Ринат Гатауллин (1953)

Бу икътисадчы турында мәкалә, футболчы турында моннан укыгыз

Ринат Гатауллин (Ринат Фазлетдин улы Гатауллин, баш. Ринат Фазлетдин улы Ғатауллин, рус. Ринат Фазлтдинович Гатауллин) ― Россия икътисадчы, профессор (2007), икътисад фәннәре докторы (2001). 1990―1999 елларда Башкортстан парламенты депутаты. Татар теленә Башкорстанда дәүләт теле статусын бирүне яклаучы[1]. Башкортстанның (2016) һәм Россиянең атказанган икътисадчысы (2024).

Тәрҗемәи хәле

1953 елның 14 июнендә Башкортстан АССР Шаран районы Түбән Зәет авылында туган. Башкорт дәүләт университетының икътисад факультетын (1975), СССР Икътисад институтының (Мәскәү) аспирантурасын тәмамлый. «Икътисади теория» белгечлеге буенча докторлык диссертациясе яклый (2001). Диссертациянең темасы: «Базар икътисадында халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең нәтиҗәлелеге».

1975―1977 елларда ― БАССР Туймазы районы Константиновка тулы булмаган урта мәктәбе директоры[2].

1977―1979 елларда һәм 1982 елдан ― СССР Фәннәр Академиясенең Урал бүлекчәсе Башкортстан гыйльми үзәгенең икътисад тикшеренүләре бүлегендә фәнни хезмәткәр[3].

1989 елдан ― Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында (1993 елдан университет) лаборатория мөдире.

1990 елдан БАССР Госпланында бүлек җитәкчесе.

1991―1995 елларда — Башкортстан Республикасы икътисад министры урынбасары.

1995―1999 елларда — Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы — Корылтае Законнар чыгару палатасының Бюджет, салымнар, банклар һәм финанслар, милек мәсьәләләре буенча комитеты җитәкчесе.

1999―2003 елларда ― БР хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары.

2004 елдан Көнчыгыш икътисад-гуманитар университетында (рус. ВЭГУ) укыта, 2006 елдан икътисад кафедрасы мөдире[2].

2011 елдан ― Россия Фәннәр Академиясенең Уфа фәнни үзәге Социаль-икътисади тикшеренүләр институты (рус. ИСЭИ) сектор мөдире[2].

Фәнни эшчәнлеге

Ринат Гатауллинның фәнни эшчәнлеге хезмәт күрсәтү өлкәсе нәтиҗәлелеген, авылның социаль мәсьәләләрен, төбәкләр үсешен һәм ярлылык проблемаларын өйрәнүгә багышланган. Ул Башкортстан республикасының көнкүреш хезмәте, торак-коммуналь хуҗалык һәм сәнәгать предприятиеләрендәге икътисади тәҗрибәләрне өйрәнә[4].

undefined

Ул түбәндәге республика программалары проектларын әзерләгән эш төркеме җитәкчесе һәм автордашы була[4]:

  • икътисадны тотрыкландыру һәм базар мөнәсәбәтләренә күчү буенча (1991);
  • Башкортстан Республикасы икътисадын үзгәртеп кору буенча (1992);
  • халыкны социаль яклау буенча (1992);
  • дәүләт милкен хосусыйлаштыру буенча (1992).

Ринат Гатауллин — Башкортстанда нефть чыгару салымын төшерү буенча икътисади эксперимент авторы.

400 дән артык фәнни эш, шул исәптән 46 монография һәм брошюралар авторы[5].

Ринат Гатауллин «Социаль үсешнең икътисади нигезләре» фәнни мәктәбенең җитәкчесе. Аның фәнни җитәкчелегендә 13 икътисад фәннәре кандидаты диссертация яклый.

Җәмәгать эшчәнлеге

1990―1999 елларда Башкортстан парламенты (XIII чакырылыш БАССР Югары Советы, I чакырылыш БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай) депутаты. Башкортстанның 18 кануны авторы.

1997 ел ахырында фикердәшләре белән бергә «Башкортстан Республикасының гаделлек һәм тәртип партиясе»н гамәлгә куя һәм теркәү уздыра.

1999 елда «Башкортстан Республикасының телләр турында кануны» проектын кискен тәнкыйтьли, берничә протест митингында катнаша, бу проектны, депутат буларак, кабул иттертмәскә тырыша. Фикердәшләре белән «Төньяк-көнбатыш башкортлары корылтае» иҗтимагый оешмасын төзи һәм җитәкли. Оешма, Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш башкортларының күпчелеге туган тел дип саный торган татар теленә дәүләт теле статусын бирергә кирәк дип саный[6].

« Тарихи яктан без үзебезне башкорт дип хис итәбез, тел, мәдәният ягыннан татар. Мин татарны кимсетсәләр, канәгать түгел, башкортны кимсетсәләр дә риза түгел[1].
Ринат Гатауллин
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2013 ел ― БР Дәүләт Җыелышы — Корылтайның «Башкортстан Республикасында закончылыкны үстерүгә аерым өлеш керткән өчен» билгесе;
  • 2016 ел ― Башкортстанның атказанган икътисадчысы;
  • 2016 ел — Башкортстан Республикасы хөкүмәтенең Мактау грамотасы[7];
  • 2018 ел — Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләте каршындагы казанышлары өчен» медале;
  • 2018 ел — Фәнни эшчәнлектәге күпьеллык хезмәте, фәнне үстерүгә керткән өлеше өчен һәм юбилее уңаеннан Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәге президиумының Мактау грамотасы;
  • 2019 ел ― «Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел» юбилей медале[4];
  • 2024 ел — Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы[4];
  • 2020, 2025 еллар — «Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае» истәлек билгеләре.

Гаиләсе

Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Ринат Гатауллин: «Башкортстанда татарларга каршы иң күп сөйләүчеләр үзләре татар». Интертат. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
  2. 1 2 3 Гатауллин Ринат Фазлтдинович. Башкирская энциклопедия (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 март 2026.
  3. "Гатауллин Ринат Фазлетдин улы", Башкирская энциклопедия, retrieved 2026-03-24 
  4. 1 2 3 4 Ринат Фазлтдинович Гатауллин удостоен Звания “Заслуженный экономист Российской Федерации”. Уфимский федеральный исследовательский центр РАН (24 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 март 2026.
  5. Сектор экономики и управления развитием территорий. ИСЭИ УФИЦ РАН. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 март 2026.
  6. «Мы не согласны с тем, что башкир делят на два сорта». KazanFirst (13 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
  7. Алексей Чугунов. Я работал в пяти министерствах... dzen.ru (28 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.

Тема буенча өстәмә