Руслан Айсин (1980)
Руслан Айсин — сәясәт белгече. 1980 елның 22 апрелендә Сембердә туган. Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2-нче гимназиясен тәмамлый. 2003 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. КДУның матбугат үзәген җитәкли. Бөтендөнья татар конгресында эшли.
2008-2012 елларда Бөтендөнья татар яшьләренең форумын җитәкли. Берничә ел Мәскәүдә яшәп мөселман фәлсәфече һәм сәясәт белгече Хәйдәр Җамал белән аралашып, аны үзенең укытучысы дип саный.
Казанның татар тарихчылары, фәлсәфечеләре, журналисталарынан торган «Татар шакмагы» клубының оештыручысы[1].