Ринат Гатауллин (1965)

Бу футболчы турында мәкалә, Уфа икътисадчысы турында моннан укыгыз

Ринат Нурулла улы Гатауллин (2 май 1965(1965-05-02)[1] (61 яшь)) — ССРБ һәм Россия футболчысы (ярымсакчы), ССРБ кубогы иясе (1984).

Тәрҗемәи хәле

Ринат Гатауллин 1965 елның 2 маенда Мәскәүдә туа. Татар[2]. Үзенең футбол карьерасын «Динамо» яшьләр командасында башлый. 1982 елдан 1983 елга кадәр армиядә хезмәт иткәндә, Кашираның «Динамо» клубы өчен уйный. Команда икенче лигада чыгыш ясаган, Атауллин 13 матч уйнаган һәм 3 гол керткән. 1984 елдан 1985 елга кадәр Ринат югары лигада 52 матч үткәреп һәм 1 туп кертеп, «Динамо»ның төп составы өчен уйный. Чемпионатта ул 1984 елның 14 апрелендә «Шахтер»га каршы 6 тур матчында дебют ясый[3]. Шул ук елны Гатауллин ССРБ Кубогы җиңүчесе була.

1986 елда Мәскәүнең «Спартак» командасына күчә. Сезон эчендә 15 матч уйный. Шуннан соң «Локомотив»ка күчә һәм «тимерьюлчылар» өчен 80 матч уйный, 1 гол кертә.

1989 елның маенда Ринат «Торпедо»га күчә. Аның белән ССРБ Кубогы финалисты була. Сезон тәмамлангач, ул һәм Николай Писарев Швейцариянең «Винтертур» клубы белән контракт имзалыйлар. 1992 елда алар Россиягә әйләнеп кайталар. Бер сезонны «Динамо» дубленда үткәрә, ә 1993 елда Тула «Арсенал»ы уенчысы була. 1994 ел сезонында клуб җитәкчелеге белән конфликт аркасында катнашмый. Шуннан соң «Сокол-ПЖ», «Монайши» һәм «Сатурн» өчен уйнаган.

Карьерасын тәмамланганнан соң ул «Спартак» ветераннары командасы өчен уйнаган. 2004 елдан 2006 елга кадәр «Арбат» мини-футбол клубы вице-президенты була[4]. 2014 елдан Мәскәү «Локомотив»ында академиянең яшьләр мәсьәләләре буенча генераль директоры урынбасары булып эшли[5].

Казаныш

ССБР байрагы «Динамо»

  • ССРБ Кубогы иясе: 1984

Искәрмәләлр

  1. 1 2 Renat Ataulin // Transfermarkt [неопр.] — 2000.
  2. «В «Спартаке» обязательно должен быть татарин»
  3. Шахтёр (Донецк) 0 — 1 Динамо (Москва) (рус.). КЛИСФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июль 2011. Архивировано из оригинала 30 июнь 2013 года.
  4. Фратрия — Команда (рус.). Фратрия. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июль 2011. Архивировано из оригинала 24 декабрь 2011 года.
  5. Ренат Атаулин: Зачем Бубнов обижает тех, с кем ел за одним столом? «Советский спорт», 8 декабря 2014

Тема буенча өстәмә