Икмәк музее (Болгар)
Икмәк музее (рус. Музей хлеба) — Татарстан җирлегендә игенчелек һәм икмәк җитештерү тарихын борынгы заманнардан алып XX гасырга кадәр чагылдырган интерактив музей. Татарстанның Спас районында, Болгар шәһәреннән көньякта урнашкан[1].
Тарих
Музей төзелеше 2010 елның маенда башлана һәм Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегендә инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан гамәлгә ашырыла. Экспозицияләрне әзерләү эшләре Татарстан Республикасының Милли музее белгечләре катнашында алып барыла[2].
Музейны ачу тантанасы 2012 елның маенда уза. Әлеге чарада Татарстан Республикасы президенты Р. Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе М. Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Ф. Мөхәммәтшин, ТР Хөкүмәте башлыгы И. Халиков, ТР авыл хуҗалыгы министры М. Әхмәтов һ. б. катнаша[3].
Экспозиция
Икмәк музее комплексына төп экспозиция, тегермәнче йорты, җил һәм су тегермәннәре, икмәк пешерү йорты, тимерче остаханәсе, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, халык кәсепләре осталары сәүдә рәтләре керә[4].
Төп экспозиция 320 м² мәйданлы бинаның өч залында урнашкан.
Кереш залда тәкъдим ителгән экспонатлар икмәкнең төбәк халыклары тормышындагы тарихи ролен чагылдыра. Киләсе заллар игенчелек тарихына һәм икмәк җитештерү этапларына багышланган: монда басу эшләре цикллары — сөрү, чәчү, ашлык үстерү, урып-җыю, шулай ук уңышны эшкәртү, он һәм камыр ризыклары җитештерү, икмәк сәүдәсе темалары яктыртыла[5].
Музейда хуҗалык эшчәнлеге белән бәйле археологик табылдыклар, этнография предметлары, документлар һәм видеоматериаллар саклана. Монда бронза һәм тимер гасырларда кулланылган казу таяклары һәм китмәннәрне дә, урта гасырларда барлыкка килгән суканы да, хәзерге заман авыл хуҗалыгы машиналарын да күрергә була. Алар ярдәмендә игенчелекнең үсешен һәм эш коралларының камилләшү тарихын күзәтү мөмкинлеге ачыла[6].
Экспозиция икмәк үстерүчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең көндәлек эш һәм мәшәкатьләрен дә, бәйрәмнәрен дә сүрәтли. Сабантуй бәйрәме аерым урын алып тора. Күргәзмәдә агрономия тарихы, игенчелек системаларының һәм агротехника үсеше дә чагылыш таба[5].
Экспозицияне интерактив зал тәмамлый: «Җир сөрү» һәм «Урак» электрон җайланмалары ярдәмендә кунаклар үзләрен сабанчы һәм тракторчы ролендә сынап карый ала. Балалар мәйданчыгында «Икмәк агачы» белән танышырга, Колобок һәм Камыр Батырда кунакта булырга мөмкин[2].
Су тегермәне
Икмәк музее комплексында буа системасы янында урнашкан су тегермәненең күләмле макеты куелган. Аның эшче тәгәрмәче буа өстенә асылынып торган бердәм корылма эченә урнаштырылган, ә таш тегермәннәр (рус. жернова), бункер һәм ашлык саклау урыннары эчке биналарда урнашкан[7].
Җил тегермәне
Икмәк музеендагы җил тегермәне чатырлы типка карый, ул дүрт канатлы итеп эшләнгән. XIX гасырның икенче яртысында мондый корылмалар киң тарала, борынгырак баганалы тегермәннәрне акрынлап алыштыра башлый. Тегермәннең барлык механизмнары нарат, өрәңге һәм кызыл агачтан ясалган. Таш тегермәннәр (рус. жернова) Нидерландлардан кайтарылган.
Корылма өч төп бүлмәдән тора: үзәктә — тегермән механизмы урнашкан өлеш, уң якта — ашлык салынган капчыкларны саклау бүлмәсе, сул якта исә әзер продукция — он һәм ярма салынган капчыклар өчен урын каралган. Экспозициядә кунаклар ашлык тарту процессы белән таныша һәм үзләрен тегермәнче ролендә сынап карый ала[7].
Тегермәнче йорты
Тегермәнче йортында XIX гасыр ахыры — XX гасыр башына караган татар йорты интерьеры яңадан торгызылган. Ул Татарстан Республикасының Милли музее фондларында сакланучы татар йортлары интерьерларының фотосурәтләренә, шулай ук көнкүреш әйберләре, йорт җиһазлары, кием-салым һәм хезмәт коралларының сакланып калган үрнәкләренә нигезләнеп эшләнгән[8].
Күргәзмәнең башка бүлекләре
Ипи пешерү йортында (рус. пекарня) икмәк пешерү һәм традицион татар чәй эчү белән бәйле экспонатлар: өй-көнкүреш җиһазлары, савыт-саба, икмәк пешерү формалары, табын кирәк-яраклары саклана. Биредә кунаклар камыр ризыклары әзерләү процессын күзәтә һәм яңа пешкән икмәктән авыз итә ала[9].
Авыл хуҗалыгы техникасы урнаштырылган ачык лапаста XIX гасыр ахыры — XX гасыр башына караган туфрак эшкәртү кораллары күрсәтелгән. Тимерче остаханәсендә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында кулланылган хезмәт кораллары һәм тимерчелек эш алымнары белән танышырга мөмкин[5].
Сәүдә рәтләрендә халык кәсепләре осталарының эшләнмәләре, сувенир продукциясе тәкъдим ителә. Комплекс территориясендә ресторан эшли[10].
Галерея
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Музей хлеба Болгар Татарстан. bolgar-tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 В Болгарском музее-заповеднике откроется современный Музей хлеба. Правительство Республики Татарстан (prav.tatarstan.ru) (21 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ В Болгаре открылся Музей хлеба. Татар-информ (21 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 гыйнвар 2026.
- ↑ Музей хлеба в Болгаре: экспозиции, адрес, телефоны, время работы, сайт музея. Tonkosti.ru (23 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 Музей хлеба. Спасский муниципальный район Республики Татарстан (spasskiy.tatarstan.ru) (9 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ Музей хлеба ждет гостей древнего Болгара. sdelanounas.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 Абдуллин Х.М., Баранов В.С., Бугров Д.Г., Ситдиков А.Г. Болгар сегодня // Музей болгарской цивилизации. Том III. Открытие древнего Болгара: каталог / Отв. ред. Валеев Р.М.; Ред. кол.: Губайдуллин А.М. и др.. — Казань: Главдизайн, 2016. — С. 252. — 254 с. — ISBN 978-5-9905716-9-3.
- ↑ Музей хлеба в Булгаре. Visit Tatarstan. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ В Болгаре открылся Музей хлеба. Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан (21 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.
- ↑ Алсу Сафина. Из Казани в Болгар: увидеть самый большой Коран, посетить Белую мечеть и подняться на минарет. urban-media.ru (4 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2026.