Иван Шишкинның музей-йорты
Иван Шишкинның музей-йорты, (рус. Дом-музей И.И. Шишкина) — Татарстан Республикасы Алабуга шәһәрендә урнашкан мемориаль музей, бөек рус рәссамы Иван Шишкинның балачагы һәм яшьлек еллары узган йортта урнашкан. Музей 1960 елда нигезләнгән, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына керә.
Тарих
- Төп мәкалә: Иван Шишкин
1935 елга кадәр йорт Иван Шишкин сеңлесенең туганнары милкендә була. 1938 елда ТАССР Үзәк музее хезмәткәрләре инициативасы белән Алабугада Иван Шишкинның күргәзмәсе оештырыла: анда 12 картина, офортлар, гравюралар, фототипияләр һәм фотографияләр куела. Шул ук вакытта йортның икенче катында балалар яслесы урнаша.
1940 елда йортның беренче катына шәһәр гимназиясе укытучысы Иван Ефремов тарафыннан оештырылган Туган якны өйрәнү музее күчерелә. Аның залларының берсендә Иван Шишкинның республика Дәүләт музееннан китерелгән оригиналь әсәрләре күргәзмәсе урнаштырыла. 1960 елда РСФСР Мәдәният министрлыгының Алабугадагы музейны Иван Шишкин музеена әйләндерү һәм ТАССР Сынлы сәнгать музее филиалы итеп билгеләү турында боерыгы чыга[1].
1962 елның март аенда бинаның беренче катында Иван Шишкинның мемориаль экспозициясе ачыла. Ул рәссамның тормышы һәм иҗат эшчәнлегенең төп этапларын яктыртучы биографик бүлек һәм сәнгать бүлегеннән тора. Экспозицияне ТАССР Сынлы сәнгать музее коллективы Галина Могильникова җитәкчелегендә төзи[2]. Бу эштә Анатолий Новицкий, Аркадий Файнберг, Валентина Петрулевич һәм музейның беренче мөдире Ирина Сливчикова катнаша. Экспозиция рәссамы — Иосиф Бобровицкий (1904—1980)[3].
1970 елда бина тулысынча музейга тапшырыла, һәм аны реставрацияләү эшләре башлана: йорт архив документлары һәм фотолар буенча торгызыла. Йортта планировка һәм эчке бизәлешнең кайбер детальләре — бизәкле түшәмнәр, ишекләр һәм тәрәзәләр сакланган.
1975 елның 24 июлендә Иван Шишкинның музей-йортының тантаналы ачылышы уза. 2004 елда Иван Шишкинның музей-йорты Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы составына керә[1].
Экспозиция
Музей 16 залдан тора, аның мәйданы 2 425 м² тәшкил итә. Экспозиция мәйданы — 355 м². Музейда 950 саклану берәмлеге бар. 2024 елда музейга 65 975 кеше килгән, 3 135 экскурсия узган[4].
Музей күргәзмәләре XIX гасыр сәүдәгәр гаиләсе көнкүрешен сурәтли.
Зур кунак бүлмәсе
Зур кунак бүлмәсендә XIX гасырның 30-40 нчы елларында кызыл агачтан эшләнгән йорт җиһазлары куелган, шуңа күрә аны Кызыл бүлмә дип тә йөртәләр. Диварларда гаилә дуслары В. Рязанов, А. Гине, П. Верещагин, А. Киселев картиналары эленгән. Әлеге кунак бүлмәсендә йорт хуҗалары сәүдәгәр Стахеевлар, сәнәгатькәр Ушковлар, И. Осокин, К. Гун, Василий һәм Пётр Верещагиннар, Е. Ознобишин, кавалерист-кыз Н. А. Дурова белән очраша торган була[5].
Бүлмәдә музыка уен кораллары — Zimmermann фисгармониясе һәм гитара тора. Рәссамның абыйсы Николай Иван улы оста уйный, җырлый торган була.
Кече кунак бүлмәсе
Монда Шишкиннар гаиләсе ял иткән: газета һәм китаплар укыганнар, шашка һәм кәрт уйнаганнар, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Бүлмәдә матур итеп эшләнгән өй җиһазлары, канделябрлар, овал көзге һәм төрле уенчыклар урнаштырылган[6].
Әтисенең бүлмәсе
Рәссам Иван Шишкинның әтисе Иван Шишкин (1792—1872) икенче гильдия сәүдәгәре була, икмәк белән сату итә. Эш кабинетында урнашкан язу өстәле өстендә аның рәссам В. Верещагин тарафыннан ясалган 1862 елгы портреты эленгән. Портрет янында хатыны Дарья Роман кызы һәм кызлары Александра, Анна, Екатерина, Ольганың фотолары урнаштырылган.
И. Шишкин берничә ел дәвамында Алабуга шәһәр башлыгы булып сайлана. Ул үз акчасына шәһәрдә агач суүткәргеч төзи. 1855 елда Ананьино каберлеген ачуда катнаша һәм Шайтан шәһәрлеген (рус. Чертово городище) төзекләндерергә ярдәм итә. Кабинет диварында «Ананьино каберлеге» картинасы эленгән, ә өстәлдә «Алабуга шәһәре тарихы» (1871) китабы урнашкан. Улының сәнгатькә кызыксынуын белеп, әтисе аңа рәссамнарның биографияләре һәм сәнгать буенча китаплар китереп торган[7].
Рәссам Иван Шишкин бүлмәсе
1850 елда янгыннан соң яңадан төзелгән йортта Иван үзенә ике кечкенә бүлмә сайлый — берсендә яши, икенчесендә этюдларын саклаган. Яшәү бүлмәсенең интерьерын аның «Комната в Елабуге» (1850 еллар) рәсеме буенча торгызалар. Уң якта киң агач карават, сул якта комод, урындык һәм сандык тора. Диварларда рәссамның автопортретлары эленгән[8].
Картиналар галереясе
Кыйммәтле экспонатлар арасында — И. Шишкинның нәкышь (10) һәм графика (50 дән артык) әсәрләренең төп нөсхәләре, дусларының, шәкертләренең һәм замандашларының, шул исәптән В. П. Верещагин (7 саклау берәмлеге) картиналары[9].
Алабугадагы музейда И. Шишкинның «Рудбекии золотые шары», «Хвойный лес», «Пейзаж с озером», «Жатва», «Лодка на берегу» картиналары саклана.
1991 елда музей каршына И. Шишкинга һәйкәл куела. Аны Мәскәү скульпторы Ю.Орехов ясый.
2007 елда «Шишкин буалары» дип йөртелгән буалар тезмәсе еллыгына торгызыла.
Фотогалерея
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — ISBN 0-9530650-3-0.
Әдәбият
- Елабуга. Путеводитель. — СПб.: Издательство «Маматов», 2015. — ISBN 978-5-91076-065-7.
- Алабугада Иван Иванович Шишкин музей-йорты. Юл күрсәткеч / төзүче Н.И. Курылева. — Алабуга, 2009.
- Елабуга купеческая на старинных фотографиях / составитель Н. М. Валиев. — Казань, 1995.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 К 60-летию музея. elabuga.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Посвящается Галине Могильниковой. history-kazan.ru (24 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Г. А. Рамазанова и др. Иван Иванович Шишкин. Живопись. Рисунок. Гравюра. Альбом-каталог / автор-составитель Г. А. Рамазанова. — Казань: Заман, 2013. — С. 24—26.
- ↑ О Доме-музее И.И. Шишкина. elabuga.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Дом-музей Ивана Шишкина. Тонкости. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Дом-музей Ивана Ивановича Шишкина. Видеоэкскурсия. elabuga.com (28 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ На родине Шишкина. Что можно увидеть в родительском доме великого русского художника. Российская газета (31 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Аскар Сабиров. Елабуга: на чай к Шишкину. Про Татарстан (26 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Шишкин И.И. музей йорты. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.