Зур Тигәнәле туган як музее

Викибирелмәләрнең буш элементы

Зур Тигәнәле туган як музее, Салих Баттал исемендәге Зур Тигәнәле туган як музее (рус. Большетиганский краеведческий музей имени Салиха Баттала) — Татарстанның Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Алексеевск районының В. И. Абрамов исемендәге Туган як музее филиалы. Зур Тигәнәле авылының тарихы, күренекле авыдашлары — өч бертуган Батталовларның язмышы белән таныштыра.

Тарих

Музейга 2003 елда нигез салынган. 2003 елның 8 (10) маенда яңа бинада рәсми төстә ачылган.

Музей өчен материаллар җыюда ветеран укытучы Д. Хафизова башлап йөри. Күргәзмәне ТР милли музееның иҗади төркеме бизи. Музейны оештыруда якташлары «Татнефтепродукт» АҖ генераль директоры Ралиф Кәрим улы Зарипов (01.02.1942) спонсорлык ярдәме күрсәтә[1].

Экспозиция

Музей экспонатларының күп өлеше өч бертуган Батталга багышланган:

Галерея

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Геннадий Абрамов. В Больших Тиганах открыт музей трех братьев 2019 елның 11 июль көнендә архивланган.. «Республика Татарстан», 20.06.2003 [рус.]
  2. Салих Баттал (Салихзян Вазыхович Батталов) 2019 елның 11 июль көнендә архивланган.. Алексеевск районы сайты [рус.]
  3. Абдулла Баттал: отстоять доброе имя. Блог М. Черепанова, 1.09.2009 [рус.]

Тема буенча өстәмә