Болгар цивилизациясе музее
Болгар цивилизациясе музее (рус. Музей Болгарской цивилизации) — Татарстан Республикасы Спас районының Болгар шәһәрендә урнашкан музей комплексы. Ул төрки-болгар цивилизациясенең тарихына, мәдәниятенә һәм мирасына багышлана[1].
Музей 2013 елда ачыла[2], Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы структурасына керә.
Тарих
Музей бинасы 2010-2012 елларда «„Казан“ җитештерү-төзелеш берләшмәсе» ярдәме белән төзелә. Музей проектын тормышка ашыруда «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте матди ярдәм күрсәтә[3].
Экспозицияне булдыру 2010 елда «Мәдәни мирас — Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Болгар борынгы шәһәре» проекты кысаларында башлана, аны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды төзелә[4].
Болгар цивилизация музееның рәсми ачылышы 2013 елның 25 маенда уза. Музейны ачу тантанасы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1124 еллыгына (922 ел) туры китерелә[5].
Архитектура
Музей өчен Болгар шәһәренең югары яссылыгында яңа бина төзелә, ул үзендә елга вокзалын һәм музей комплексын берләштерә[7].
Музей алты катлы таш бинада урнашкан, ул болгар архитектурасы мотивларын кулланып, классик шәрекъ стилендә төзелгән. Бинаның төп корпусы һәм ике ярымтүгәрәк кечкенә бинаның манарасы Болгарның өч зур шәһәрен символлаштыра: Болгар, Суар һәм Биләр. «Суар» һәм «Биләр» манараларында шушы шәһәрләр тарихына багышланган күргәзмә мәйданнары урнашкан[2][8].
Музейның беренче каты елга транспорты белән килүче туристларны кабул итү өчен җиһазландырылган. Икенче кат хәйриячеләргә багышланган экспозиция һәм вакытлы күргәзмәләр өчен кулланыла. Төп экспозиция өченче һәм дүртенче катларда урнашкан. Бишенче катта — кафе, ә җир өсте дәрәҗәсендә урнашкан алтынчы катта — төп керү өлеше[9].
Бинаның гомуми мәйданы 5951 квадрат метр тәшкил итә, шуның 2000 квадрат метрга якыны (якынча 30 проценты) экспозиция өлешенә туры килә[1].
Экспозиция
Болгар цивилизациясе музееның төп экспозициясе өченче һәм дүртенче катларда урнашкан. Ул уртак тарихи сюжетлар һәм экспозиция чишелешләре белән бәйләнгән өч бүлектән тора: «Болгар цивилизациясе тарихы», «Борынгы Болгар: шәһәр тормышы», «Борынгы Болгарны ачу»[1].
Экспозициянең беренче өлеше төрки-болгар цивилизациясенең 1500 елдан артык чорга сузылган үсеш тарихына багышланган. Биредә хунну һәм һуннар чоры, Халыкларның бөек күченүе, Төрки каһанлыклары, Бөек Болгар, Хәзәр каһанлыгы, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Урта гасыр татар дәүләтләре тарихы карала. 922 елда ислам динен кабул итү һәм аның төрки-мөселман мәдәнияте формалашудагы роле аеруча мөһим урын алып тора[9].
Экспозициянең «Борынгы Болгар: шәһәр тормышы» өлеше Болгарны XIII-XIV гасырлардагы Аурупаның иң эре урта гасыр шәһәр үзәкләренең берсе итеп күрсәтә[2].
Экспозициянең «Борынгы Болгарны ачу» Болгар шәһәрчеген өйрәнү, саклау һәм реставрацияләү тарихына багышланган[9].
Музейда Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы археология музее фондларыннан 1600 дән артык чын музей әйберләре (шул исәптән соңгы еллардагы казу эшләре барышында алынган әйберләр дә), Татарстан (Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы), Россия (Дәүләт Эрмитажы, Дәүләт тарихи музее, Мәскәү Кирмәне музейлары һәм Чуваш дәүләт педагогия университетының тарих факультеты карамагындагы В. Ф. Каховский исемендәге археология-этнография музее), чит ил музейларыннан (Метрополитэн музее) алынган күчерләмәләр күрсәтелгән[2].
Экспозициядә Татарстан Республикасы Милли архивы, Россия Дәүләт борынгы актлар архивы һәм Россия дәүләт хәрби-тарихи архивы тарафыннан тапшырылган документлар, карталар, төрле еллардагы Болгар һәйкәлләре сурәтләре тәкъдим ителә. Экспозициянең сәнгать-техник өлешен тәшкил иткән экспозиция җиһазлары, декоратив элементлар, баш рәссам-проектлаучы И. Н. Артамонов һәм рәссам-проектлаучы А. П. Леухин җитәкчелегендә Казан рәссамнары һәм техниклары коллективы тарафыннан эшләнгән рәсемле панно һәм карталар мөһим роль уйный[1].
Бинага керү юлында Урта гасыр болгар шагыйре Кол Гали һәйкәл куелган. Музейда Җәмигъ мәчете һәм Хан сарае макетлары урнаштырылган[10].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Баранов В.С., Бугров Д.Г., Ситдиков А.Г. Музей Болгарской цивилизации. Т.1. Древний Болгар: жизнь города. — Казань: Главдизайн, 2016. — 267 с. — ISBN 978-5-9905716-6-2.
- ↑ 1 2 3 4 Д.Г. Бугров, А.Г. Ситдиков. Музей Болгарской цивилизации (рус.) (pdf). cyberleninka.ru 253—261. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 май 2025. [Тикшерелгән 28 гыйнвар 2026]
- ↑ Минтимер Шаймиев провел совещание по вопросу создания Музея болгарской цивилизации (рус.). «Татар-информ " мәгълүмат агентлыгы. www.tatar-inform.ru (3 сентябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Музей болгарской цивилизации (рус.). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. tour.vbolgar.ru (Экскурсии в Болгар). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Речной вокзал с Музеем булгарской цивилизации открылся в Болгаре. tatarstan.ru (25 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Эльза Кузнецова. Музей болгарской цивилизации закрылся на ремонт. tatar-inform.ru (11 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Музей болгарской цивилизации. visit-tatarstan.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ Музей Болгарской цивилизации. gosekspertiza-rt.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 3 Сафина Л.Н. Музей Болгарской цивилизации // Вестник Комиссии Российской Федерации по делам ЮНЕСКО. Специальный выпуск : журнал. — 2019. — С. 93–97.
- ↑ Музей Болгарской цивилизации (рус.). Великий Болгар. bolgar-tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
Әдәбият
- Баранов В.С., Бугров Д.Г., Ситдиков А.Г. Музей Болгарской цивилизации. Т.1. Древний Болгар: жизнь города. — Казань: Главдизайн, 2016. — 267 с. — ISBN 978-5-9905716-6-2.;
- Баранов В.С., Бугров Д.Г., Ситдиков А.Г. Музей Болгарской цивилизации. Т.2. История тюрко-болгарской цивилизации. — Казань: Главдизайн, 2016. — 254 с.;
- Абдуллин Х.М., Баранов В.С., Бугров Д.Г., Ситдиков А.Г. Музей болгарской цивилизации. Т.3. Открытие древнего Болгара. — Казань: Главдизайн, 2016. — 254 с..