Шәһәр панорамасы (музей)
«Шәһәр панорамасы» музее (рус. Музей Музей «Городская панорама») — Казан шәһәре үсеше тарихына багышланган күргәзмә-тамаша комплексы. Музей 4 катлы бинада урнашкан, мәйданы — 3,5 мең м².
Тарих
«Шәһәр панорамасы» күргәзмә залын булдыру идеясе беренче тапкыр 2012 елның сентябрь ахырында яңгырый. Аның нигезендә шәһәрнең 3 вакыт аралыгында сурәтләнгән макеты ята: Борынгы Казан, XIX-XX гасыр Казаны, бүгенге Казан[1]. Төзелешнең заказчысы — «Дом печати на Баумана» ҖЧҖ, гамәлгә куючысы — «Связьинвестнефтехим» компаниясе. Төзелеш эшләре 2014 елның апрелендә башлана. План буенча бина 4 катлы, мәйданы — 3,5 мең м². 2014 елгы мәгълүматлар буенча, инвестицияләр күләме 500 млн. сум тәшкил иткән[2].
Проектның баш архитекторы — РФ атказанган архитекторы Герман Бакулин. Эчке интерьер дизайны ТР ФА Археология институты директоры Айрат Ситдыйков җитәкчелегендәге эшче төркем тарафыннан эшләнә[2].
Экспозиция
Музей экспозициясе түбәндәге тематик зоналарга бүленә:
- Төрле тарихи чорларның диорамалары. Музей кунаклары шәһәр тормышының төрле чорларын — Казан ханлыгына нигез салынган борынгычордан алып бүгенге көнгә кадәр күрә ала. Заманча мультимедиа технологияләрен куллану нәтиҗәсендә, шәһәр мохите һәм архитектурасы үзгәрешләрен күзәтеп, һәр тарихи чор атмосферасына чумарга мөмкин;
- Интерактив экспозиция. Биредә интерактив элементларга аерым игътибар бирелә. Килүчеләр, сенсор панельләр һәм мәгълүмати терминаллар кулланып, шәһәр буйлап виртуаль йөрү белән идарә итә алалар. Бу технологияләр Казанның төп объектлары һәм инфраструктурасы төзелеше тарихы белән танышу мөмкинлеген бирә;
- Биналарның макетлары коллекциясе. Музейның төп экспонатларыннан берсе ― миниатюра сәнгате осталары башкарган шәһәрнең архитектура корылмаларының төгәл күчермәләре. Тәкъдим ителгән модельләр арасында Казан Кирмәне, Кол Шәриф мәчете, Игенчеләр сарае һәм башка бик күп истәлекле урыннар бар.
Музей экспозициясен вакыт кысаларында шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп була: тарихи Казан һәм хәзерге заман[3].
Бирегә килүчеләр сәяхәтләрен XVI һәм XVIII гасыр чоры шәһәре буйлап йөрүдән башлый. Бу чордагы Казан түгәрәк видеопанорама рәвешендә һәм һәр йортны төгәл кабатлый торган интерактив архитектура макетында чагылдырылган. Музейдагы макетларның гомуми мәйданы 300 м² артык. Макеттагы биналарның биеклеге берничә сантиметр гына тәшкил итә.
Беренче этажда сувенирлар кибете урнашкан. Ишек каршында, берничә баскыч менгәч, килүчеләр күргәзмә комплексының төп зоналары һәм Казанга багышланган ролик күрсәткән зур экран каршына чыга, һәм монда ук комплекс буенча экскурсияне мөстәкыйль планлаштыру өчен индивидуаль колакчыннар белән планшет-аудиогид ала.
Казан үсеше тарихи мизгелләре «3D маппинг» ярдәмендә күрсәтелгән. Рельефлы карталарда төрле чорлардагы сугыш күренешләре ачыла.
Шәһәр язмышында эз калдырган шәхесләргә аерым зал багышланган. Петр I, Екатерина II, Емельян Пугачев һәм башка тарихи шәхесләр образларындагы актерлар катнаша.
Музейны тамаша кылган кешеләр Татар бистәсенең тар урамнары буйлап йөри алалар. Монда Казанның зурайтылган фотосурәтләре җанлана: урам себерүче бик тырышып урам себерә, извозчик үз пассажирын илтергә ашыга, шәһәр халкы үз эшләре белән ашыга.
Хәзерге Казан исә уникаль мультимедиа панорамасы рәвешендә тәкъдим ителгән. 2,5 м биеклектәге диварда кош очышы биеклегеннән шәһәрнең теләсә кайсы өлеше сурәтен күрергә мөмкин. Килүче картада кирәкле ноктаны үзе сайлый һәм 3D джойстик белән хәрәкәт юнәлешен билгели. Барлык күренешләр шәһәрне абсолют төгәллек белән аэрофотога төшереп ясалган[4].
Икенче катта XIX-XX гасырларда Казан урамнары буйлап йөргән шәһәр трамваена охшатып ясалган интерактив кафе бар. Кафега керүчеләр милли камыр ризыклары белән чәй эчкән арада Иске Казанның трамвай маршрутлары буенча виртуаль сәяхәт ясый ала. Трамвай тәрәзәләре артында узган гасыр урамнары кала. Кафеда шулай ук Казан шәһәр трамваеның тарихы белән танышырга мөмкин.
Күргәзмә комплексының өченче катында — Казан макеты. Мәсәлән, XXI гасыр буенча залда — 1:320 масштабында заманча шәһәр төзелеше макеты урнашкан. Хәзерге Казанның үзәк өлеше макеты мәйданы буенча 170 кв. метрдан артып китә, аның өслегендә 7 меңнән артык бина, макетны яктырту өчен 6 мең миниатюр фонарь урнаштырылган.
XVIII гасыр Казанның тарихи макеты 1:400 масштабында, ә XV - XVI гасырлар Казан ханлыгы чоры тирәсендәге территорияләр белән макеты 1:1000 масштабында эшләнгән. Шул ук залларда роликлар күрсәтелә торган экраннар һәм Казан тарихының төрле чорлары буенча мәгълүматлы планшетлар бар[5].
Белем бирү-агарту эшчәнлеге
Музей эшчәнлегенең мөһим өлеше булып мәктәп укучыларына һәм студентларга белем бирү эшчәнлеге тора. Музей шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнаша, Казан тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле шәһәр чаралары, фестивальләр, китаплар һәм документаль фильмнар тәкъдир итү мәйданчыгы булып тора[6].
Урнашуы һәм эш вакыты
«Казан панорамасы» музее Казан шәһәренең тарихи үзәгендә, «Черек күл» паркы каршында, Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 7 йорт адресы буенча урнашкан.
Атнаның барлык көннәрендә 10:00 дән 18:00 гә кадәр, ә җомга көнне 11:00 дән 20:00 гә кадәр эшли, касса бер сәгатькә иртәрәк ябыла.
Казанышлары
- «Ел ачышы» номинациясендә «Туризм лидеры» премиясе (2017)[5];
- Kids-friendly Business Award 2017 премиясе лауреаты (2017);
- «Яхшы урын» — «Яндекс кулланучыларының сайлавы 2021» сертификаты (2021);
- Республиканың төрле органнары һәм оешмаларыннан күпсанлы рәхмәт хатлары.
Галерея
«Шәһәр панорамасы» музее экспозициясе
Искәрмәләр
- ↑ Максим Матвеев, Гузель Шамилова. «Казанская панорама»: битва с Зилантом, поцелуй Екатерины Великой и видеопослание «городу и миру» (рус.). Реальное время (2 июль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025.
- ↑ 1 2 Эльвира Вильданова. «Хотелось уйти от банальщины»: СИНХ отгрохал музей Казани за полмиллиарда рублей (рус.). Бизнес Онлайн (26 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025.
- ↑ Музей «Городская панорама» (рус.). Туристер (10 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025.
- ↑ Ассоциация частных и народных музеев России. Экспозиции «Городской панорамы»: глубинная культура Казани через историю и современность (рус.). Дзен (26 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025.
- ↑ 1 2 Наши награды (рус.). kazan-panorama.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025.
- ↑ Новости (рус.). kazan-panorama.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025.
Сылтамалар
- Видеопрезентация музея (рус.). kazan-panorama.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025.
- Ольга Валеева: «Городская панорама» – это прогулка по Казани разных эпох» (рус.). kzn.ru (21 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2025.
| Казанның истәлекле урыннары | ||