Иман Нуры (мәчет, Казан)
Казанның «Иман Нуры» мәчете (халык телендә —Абыстайлар мәчете[1], рус. Мечеть «Иман Нуры» города Казани) – Казанның Совет районы Нагорный торак массивыныда урнашкан мәчет. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Казан мөхтәсибәте, «Иман Нуры» мәчете мәхәлләсе» җирле ислам оешмасы карамагында[2].
Тарихы
1993 елда Казанның Совет районы Нагорный бистәсендә ислам җәмгыяте оеша[3]. 1994 елда имам Габдрәүф Кәримов инициативасы белән «Иман Нуры» мәчете төзелә башлый. Бу бистәдә яшәүчеләрнең ислам дине нигезләренә, намазга өйрәнү теләге белән аңлатыла. 1994 ел башында Нагорный бистәсендә яшәүчеләр исеменнән Әмин Гайнуллин белән Мидхәт Галиәхмәтов, мәчет төзү өчен җир участогы бүлеп бирү үтенече белән, Казан шәһәренең Совет районы администрациясе башлыгы Альберт Камалиевка мөрәҗәгать итәләр. Район хакимияте бистәнең үзәк урамында 20 сутый җир бүлеп бирә. Беренче чиратта мәчет салынасы урынны агач-куаклардан чистарталар. Мәчет төзелешен Казан шәһәренең Совет районы башлыгы Альберт Камалиев үз контроленә ала[4].
1994 елның язында булачак мәчет нигезенә беренче таш салына, 1997 елның 14 декабрендә «Иман Нуры» мәчетен ачу тантанасы уза[4]. 2003 елда 100 кешегә исәпләнгән мәдрәсә төзелә[4].
ХХ гасырның 1990 елларында төзелгән Яңа Савин районындагы «Болгар» мәчете, Дәрвишләр бистәсендәге «Ислам» мәчете белән якынча бер үк вакытта төзелгән һәм архитектурасы буенча бер төрле. Мәчетнең түбәдә урнашкан 3 манарасы һәм бер гөмбәзе бар[2].
2014–2015 елларда архитектор Айвар Саттаров җитәкчелегендә реконструкция эшләре уздырыла, мәчетнең файдалы мәйданы киңәйтелеп, территория бердәм ансамбль тәшкил итә[2][5]: ир-атлар өчен һәм икенче катта хатын-кызлар өчен аерым намаз уку заллары, дини-милли чаралар уздыру цчен тантаналар залы (никах, исем кушу, бәби чәе, юбилейлар һ.б.), уку класслары, заманча үзгәртеп корылган тәхарәтханә, имам йорты, корбан чалу урыны булган хуҗалык ишегалды һ.б. корылмалар. Мәчетнең сыйдырышлылыгы — 300 кеше[2].
Мәчет бинасы тышкы яктан травертин белән тышланган, эчке яктан яктылыкны арттыру өчен күксел төсләргә өстенлек бирелгән. Мозаикалап бизәлгән гөмбәз, михраб һәм минбардан кала, эчке бизәлеш тыйнак[2]. Мозаика бизәлешендә Коръәннең Ихлас, Фатыйха сүрәләреннән аятьләр бирелгән[2].
Эшчәнлек
2002 елдан мәчетнең имам-хатыйбы ― Нияз Илдар улы Закиров (1984 елгы, Нагорный бистәсендә туган)[2].
2017 елдан мәчет Ислам үзәге буларак эшли башлый. Уку бүлеге балалар һәм өлкәннәр өчен ислам дине нигезләре курслары алып бара. Дәресләр 6—10, 10—16 яшьлек балалар төркемнәре өчен үткәрелә, аларны ТР мөфтияте тарафыннан хупланган һәм тәкъдим ителгән материаллар нигезендә Россия ислам университеты укытучылары һәм аны тәмамлаучылар уздыра. 2025 елның ноябреннән 2026 елның февраленә кадәр мәчеттә Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университеты әзерләгән махсус программа буенча барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары оештырыла[6].
Хәйрия бүлеге мохтаҗ гаиләләрнең төрле категорияләре өчен комплекслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән[7]. Мәчет 300 гә якын гаиләгә (мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр, күпбалалы аналар, ялгыз аналар, өлкән яшьтәге мохтаҗлар) ярдәм күрсәтә[8]. Мәчет ел саен 9 майда 100 өлкән яшьтәге кешегә 100 азык-төлек җыелмасы тапшыра, яки Казан шәһәренең Совет районы ветераннары өчен кичке аш оештыра[9].
Мәчет базасында «Кыска гәүдәле кешеләр» берләшмәсе эшли. Берләшмә Россия Федерациясе Идел буе төбәгендә яшәүче ахондроплазия авырулы кешеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү, ныгыту һәм яклау максатыннан төзелгән[10].
Мәчет каршында «Арт-бүлек» эшли. 2017 елдан башлап уздырыла торган халыкара «Киномәүлид» кинематография-театраль проекты мөселман мәдәниятенең төрле аспектлары турында сөйләгән фильмнар төшерүгә юнәлдерелгән[11][12].
Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрендә Дәрвишләр бистәсе паркында һәм 2018 елда ачылган «Кечкенә Принц» паркында балалар өчен түләүсез бәйрәм программалары оештырыла[13].
Искәрмәләр
- ↑ «Иман Нуры» мәчетендә дини чара Мәүлет аена багышлап үткәрелде. old.trt-tv.ru (10 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 ГТРК «Татарстан». Мечеть «Иман-Нуры». Rutube (15 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 март 2026.
- ↑ Мечети Казани 90-х: как после крушения Советского Союза дома Аллаха строили всем миром (рус.). milliard.tatar (4 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
- ↑ 1 2 3 Мечеть Иман Нуры – Казань (рус.). kazan.ros-spravka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
- ↑ История успеха: как архитектор мечети «Гаиля» Лира Гараева начинала карьеру с создания 7-килограммовых платьев (рус.). БезФормата (10 июнь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
- ↑ Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары башлана (рус.). dumrt.ru (31 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2026.
- ↑ «Число просьб о помощи выросло вдвое»: как «фея Регина» в период пандемии помогает многодетным РТ (рус.). sntat.ru (28 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
- ↑ Наталья Рыбакова. «Фея Регина» из Казани во время Рамадана доставит горячие обеды пожилым людям (рус.). Татар Информ (23 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
- ↑ Айсылу Галиева. Регина Иванова: «Мы – проводники добра» (рус.). islam-portal.ru (26 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
- ↑ Общественный помощник главы Минтруда РТ провела первый съезд маленьких людей Поволжья (рус.). Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан (22 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
- ↑ Казанда беренче мәртәбә Мәүлидне «Киномәүлид- 2017» чарасы белән билгеләп үтәләр. www.tatar-islam.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
- ↑ Казанда өченче “КиноМәүлид” үтте! www.tatar-congress.org (13 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.
- ↑ В казанском поселке Нагорный открылся детский парк «Маленький принц» (рус.). kzn.ru (21 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2026.