Чураш мәчете (Сарман районы)

Чураш мәчете (рәсми исеме «Намус» мәчете; рус. Чурашевская мечеть) — Татарстанның Сарман районы Карашай-Саклау авыл җирлеге составындагы Чураш авылында 1994 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарихы

Уфа губернасының Минзәлә өязе Сарайлы-Мең (1866 елдан Нөркәй) волостена[1] караган, XVIII гасыр башында (1722 ел) язма документларда искә алына башлаган[2] Чураш (Чураш-Саклау) авылында мәчет 1848 елда рәсми рәвештә теркәлә. Мәчет каршында эшләгән мәктәп 1870 елда рәсмиләштерелә[3][4].

VIII ревизия (1834 ел) мәгълүматларында искә алынган дин әһелләре:

  • Габделкарый Тоймаков (1752—1823), указлы мулла;
  • Зәйнегабидин Яһүдә улы (1800 елгы), 1820 елдан указлы мулла;
  • Гыймазетдин Яһүдин, 1849 елдан имам-мөгаллим;
  • Сираҗетдин Яһүдин, указлы мулла. 1821 елдан Карашай-Саклау мәчетендә имам-мөгаллим;
  • Хафизетдин Зәйнегабидинов, хатип[4];
  • Шәехгаздали Җиһанша улы Ардуганов (1873 елгы), 1900 елдан — Карашай-Саклау мәчетендә имам, 1931 елның маенда сөргенгә җибәрелә[5].

1885 елда авылда яңа мәчет төзелән. Аның имамнары:

  • 1886 елдан — Әхмәтшакир Шәрәфетдин улы, имам-хатип, мөгаллим[4];
  • Хафизетдин Зәйнегабидинов (? — 1918), имам-хатип[4];

1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Чураш (Саклау-Чураш, Чураш-Саклау) авылында 810 кеше (398 ир-ат һәм 412 хатын-кыз) яши, шуларның 808 е мөселманнар булган[6].

1918 елда Ибраһим Сәхәветдин улы (1860—1931) яңа мәчет бинасы салдыра. 1919—1930 елларда мәчетнең имамнары:

  • Шәйхразый Ибраһим улы Сәхәвиев (1888 елгы);
  • Хәлиулла Галиулла улы Вәлидов (1880—1963), Бохарада мәдрәсә тәмамлый. 1932 елда Хәлиулла хәзрәт Вәлидов, үзен кулга алырга җыенуларын сизеп, гаиләсе белән авылдан китә һәм Ижауга барып урнаша, фамилиясен Валетовка үзгәртә[4].

Авыл мәчете 1939 елның 21 июнендә рәсми рәвештә ябыла, манарасы киселә. Татарстан АССР Югары Советы Президиумы карары белән бина мәктәп итеп файдалану өчен Ворошилов район советы башкарма комитетына тапшырыла. Мәчет бинасы дүрт сыйныфлы мәктәп итеп үзгәртелә һәм яңа таш мәктәп төзелгәнче (1976 елга кадәр) кулланыла. Мәдрәсә бинасы озак еллар авыл китапханәсе булып хезмәт итә.

Яңа бина

Авылның Җәлил һәм Тукай (элекке Бәшенде) урамнары чатында төзелгән бер катлы яңа кирпеч мәчет 1994 елда ачыла. Бина электр белән җылытыла. Манарасы түбәсенә урнаштырылган. Мәчетнең гыйбадәт залы 50-60 кешене сыйдыра.

Имамнары:

  • 1994—2008 елларда — Габделхак хәзрәт Ибраһимов;
  • 2008—2017 елларда — Әскать Сафин, Рәсим Бариев;
  • 2017 елдан — Мәүлетхуҗа хәзрәт Хәйруллин[7].

Искәрмәләр

  1. Нөркәй авылы тарихы. Сарман ягы — нурлы як. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
  2. Чурашово (Чураш) (рус.). Татар энциклопедиясе институты. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
  3. Чурашево (рус.). «Башкортостан» региональ интерактив энциклопедик порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
  4. 1 2 3 4 5 История села Чурашево (рус.). Татары без границ. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
  5. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. — Казан: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. — С. 79. — ISBN 978-5-6044058-7-1.
  6. Населённые места Российской империи в 500 и более жителей: с указанием всего наличного в них населения и числа жителей преобладающих вероисповеданий по данным первой всеобщей переписи населения 1897 г. / под ред. Н. А. Тройницкого. — СПб., 1905. — С. 246.
  7. Кашапова Д., Мәхмүтов Н., Салихова Ф. .

Әдәбият

  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. — Казан: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. — ISBN 978-5-6044058-7-1.
  • Кашапова Д., Мәхмүтов Н., Салихова Ф. Гасырларны бәйләүче азан авазы. — Сарман, 2022.

Тема буенча өстәмә