Илексаз мәчете (Сарман районы)
Илексаз мәчете, рәсми исеме Ихлас мәчете (рус. Иляксазская мечеть «Ихлас») ― Татарстанның Сарман районы Илексаз авыл җирлегенең административ үзәге Илексаз авылында [1] 2000 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.[2]
Тарих
Авылда 1820-елларда мәчет булган, чөнки 1829 елгы метрикә кенәгәсе сакланып калган. Билгеле имамнар:
- 1830 елдан ― Мөхәммәдгол Сәлимов
- 1831 елдан ― Булатхуҗа Иркәшев (Мортышбаш авылыннан)
- 1835 елдан ― Шәмгун Габделлатыйпов (Сарманнан), беренче имам
- 1837 елдан ― Габделхәким Рәхмәтуллин (1808, Илексаз ― 1869), икенче имам, 32 ел мулла вазифасында булган. Аның икенче улы Хәйретдин (1847―1897), Димитарлау мәчете имамы булган.[3]
- Мөхәммәдрәхим Бәшир улы (Яңа Имәннән, 1830 елда вафат)
- Гыйлаҗетдин Мөхәммәдрәхим улы
- 1859 елдан ― Идрис Ишкуатов (1827 елгы), указлы азанчы (1859 елның 31 мартында 4907нче санлы указ алган), мөгаллим.[3]
1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда мәчет, аның каршында мәктәп эшләгән.
1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәтмулла волосте Илексаз авылында 1412 кеше (718 ир-ат һәм 694 хатын-кыз) яшәгән, барысы да мөселманнар.
XX гасыр башында биредә 3 мөселман мәхәлләсе булган, 1913 елда 3 мәктәптә 150 укучы белем алган.[4]
Авылда өч мәчет булса да, мәдрәсә беренче мәхәлләдә генә эшләгән. Хәлфә ― Габдерәүф Гайсин (Күтәмәледән).[5]
Татарстан АССР Югары Советы президиумының 1939 елның 23 июнендәге № 41-1373 указы белән Илексаз авылында мәчет ябыла, бинасы уку йорты (изба-читальня) итеп файдалану өчен район башкарма комитеты карамагына тапшырыла.[6]
Мәчет манарасын 1937 елның июнь аенда комсомоллар кискән.[7]
Габделхак, Габделмәҗит муллаларны Себергә кугач, 1994 елга кадәр дини йолаларны Әхмәтзәки мулла, Габдулла Хәбибуллин, Габдрахман Миңлеханов, Габделгафур Габделхаков башкарганнар. Алардан соң ― Рәшит Мифтахов, Фалыйх Хаҗиев, Инсаф Хуҗин.[7]
Яңа бина
Искәрмәләр
- ↑ Иляксазское сельское поселение. О поселении
- ↑ ММО Приход мечети Ихлас с.Иляксаз
- ↑ 1 2 3 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 53-54, 92нче бит.
- ↑ История деревни Иляксаз. Татары без границ
- ↑ Илсур Фәрхетдинов. Илексазым ― моңлы сазым. 2018.
- ↑ Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 81нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
- ↑ 1 2 Гөләндәм Хәлиуллина. Илексаз авылы (Сарман районы). Гөләндәм Хәлиуллина ВКонтакте, 17.07.2023
Әдәбият
- Список населенных мест по сведениям 1870 года : [рус. дореф.]. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
- Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 58-59нчы бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
- Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 53-54, 92нче бит.
Сылтамалар
- Ойконим: Иляксаз. ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ
.