Сарысаз-Тәкермән мәчете

Сарысаз-Тәкермән мәчете (рәсми исеме: «Мөхәммәд» мәчете, рус. Сарысаз-Такерманская мечеть «Мухаммад») — Татарстанның Сарман районы Иске Имән авыл җирлегенә кергән Сарысаз-Тәкермән авылында 1994 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында эшли.

Авыл Минзәлә елгасының уң кушылдыгы булган Сарысаз елгасы буенда, район үзәге Сарманнан 20 км төньяк-көнчыгышта урнашкан[1].

Тарихы

XIX гасыр башында авылда мәчет була.

Билгеле дин әһелләре:

  • Рәхманкол Сәеткол улы (1818 елда вафат), указлы азанчы[2];
  • 1836 елдан — Фәтхулла Фәйрүш улы Фәйзуллин, азанчы;
  • 1847 елдан — Камалетдин Сараев, имам-хатип, мөгаллим;
  • 1858 елдан — Ибраһим Сәгъдетдин улы, имам;
  • Рәхмәтулла Җиһаншин, имам, мөгаллим.

1855 елда җәмигъ мәчете төзелә. Дин әһелләре:

1859 елда авылда 824 ир-ат, 1902 елда 619 ир-ат теркәлгән. XIX гасыр уртасыннан авылда мәчет, 1870 елдан аның янында мәктәп булуы билгеле, 1905 елда авылда 2 мәчет теркәлгән[3][4].

1902 елда Уфа губерна идарәсе авылда тагын бер мәчет төзергә рөхсәт бирә. Дин әһелләре:

  • 1903 елдан — Габделкотдус Сәлахетдин улы, имам;
  • Әгъләметдин Гыйззәтулла улы, азанчы[2].

1877 елда басылган «1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә авылда мәчет һәм мәдрәсә булуы теркәлгән[5].

«1906 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә авылда 2 мәчет булган[6]

Яңа бина

1994 елда яңа бер катлы таш мәчет сафка баса.

Мәчеткә «Мөхәммәд» исеме бирелә. Бина газ белән җылытыла.

Гыйбадәт залы 60 кеше сыйдыра. Манарасы бинаның түбәсендә урнашкан. Җир кишәрлеге белән бергә мәйданы 615 м² тәшкил итә.

Мәхәллә «„Мөхәммәд“ мәчете мәхәлләсе, Сарман районы мөхтәсибәтенең Сарысаз-Тәкермән авылы җирле мөселман дини оешмасы»[7].

Имамнары

1994—2012 елларда — Нәсәд хәзрәт, имам[2].

2012 елдан — Әсхәт хәзрәт Габдрахманов, имам[2].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Сарысаз-Такерман (рус.). Татарская энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
  2. 1 2 3 4 Кашапова Д., Мәхмүтов Н., Салихова Ф. .
  3. История деревни Сарысаз-Такирмень (рус.). Татары без границ. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
  4. Сарысаз Тәкермән. Милләттәшләр. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.
  5. Список населенных мест по сведениям 1870 года, 1877
  6. Список населенных мест Уфимской губернии по сведениям 1906 года, 1907
  7. Приход мечети «Мухаммат» д. Сарысаз-Такерман (рус.). СПАРК-Интерфакс. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2026.

Әдәбият

  1. Список населенных мест по сведениям 1870 года : [рус. дореф.]. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 79-80нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 42-43нче бит.

Сылтамалар

.

Тема буенча өстәмә