Түбән Кама җәмигъ мәчете
Түбән Кама шәһәре җәмигъ мәчете (рус. Нижнекамская соборная мечеть «Джамиг») – Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәренеңүзәк мәчете. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте карамагында.
Тасвирлама
Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче урамы белән Химиклар проспекты кисешкән почмакта, шәһәрнең 25 һәм 30 микрорайоннары арасында, Химиклар проспекты, 59 йорт адресы буенча урнашкан. Көнчыгыш фасадына каршы якта, урам аркылы – Николай Лемаев исемендәге бакча (сквер), бинадан төньякта һәм көнбатышта – шәһәр бакчасы (парк) башлана.
Мәчет 1989–1996 елларда төзелә һәм шәһәрнең утыз еллыгы алдыннан ачыла (проектлаучы И. Сабитов, архитекторлар Р. И. Макуев һәм Ф. Г. Ханов).
Мәчетнең төп вазифасыннан тыш, өстәмә мәдәни-агарту функцияләрен дә башкара торган тулы бер дини комплекс булып тора. Аңа мәдәният һәм тарих үзәге, китапханә, кунакханә һәм башка хезмәтләр керә.
Җәмигъ мәчете ачык мәйданда, күпкатлы торак йортлар янында урнашкан. Ул традицион булмаган күләм-фәза композициясе белән аерылып торган заманча дини корылмаларга карый: архитектура чишелешен сайлаганда, Р. И. Макуев һәм Ф. Г. Ханов яшьләр яши торган шәһәр өчен табигый (органик) булган заманча формаларга өстенлек бирәләр[1]. Бу — Татарстан территориясендә беренче заллы күп манаралы мәчет үрнәге. Бер заллы җәмигъ мәчете гөмбәзсез, ике як кыеклы, почмакларга куелган дүрт манаралы. Манараларның биеклеге 66 метр, бу аны Россиядәге иң биек мәчетләрнең берсе итә[2]. Манараның 32 нче метрында азанчы өчен көн яктылыгы бирә торган итеп áркалы уемтыклар ясалган, эчендә дүрт маршлы баскычлар урнашкан. Мәчет хәзерге татар архитектурасының неоромантик агымына карый[3].
Мәчеткә төп керү юллары көнбатыш һәм көнчыгыш фасадлары ягында урнашкан. Үзәк биналарга өстәмә керү юллары көнбатыш һәм көньяк-көнчыгыш фасадлары ягында. Вестибюльне үзәк баскыч һәм гардероблар били. Вестибюльдән икенче катка — намаз уку залына күтәрелергә, шулай ук аскы катка – кием элү, тәһарәтләнү бүлмәләренә төшәргә мөмкин[4].
Мәчетнең гомуми мәйданы — 2,5 мең м², намаз уку залының мәйданы — 900 м²[2], төп намаз уку залы 1,5 мең кешегә исәпләнгән[5].
2002–2005 елларда мәчетнең имам-мөхтәсибе — Рамил Юнысов[6]. 2005–2017 елларда мәчет белән Йосыф хәзрәт Дәүләтшин (Әлмар Дәүләтшин)[7], 2017 елның августыннан Салих хәзрәт (Динар Рәсим улы Ибраһимов) идарә итә[8].
«Рисалә» мәдрәсәсенең мөдире – Рәфыйк Исламгалиев (2011–2012 елларда)[9].
Эшчәнлеге
Мәчет бинасы белән янәшәдә мәдәният һәм тарих үзәге, китапханә, «Рисалә» мәдрәсәсе урнашкан (дини комплексның гомуми мәйданы 2 500 м²). Биредә шулай ук татар телендә «Догалы өй» гәҗите нәшер ителә.
Җәмигъ мәчете – Түбән Камада күмәк җомга һәм бәйрәм намазлары үтәү урыны булып тора. Мәчет каршында балалар һәм олылар өчен дәресләр, лекцияләр, дин әһелләре белән очрашулар, шулай ук шәһәрнең мөселман җәмәгатьчелегенә юнәлтелгән хәйрия акцияләре һәм чаралары үткәрелә.
Түбән Каманың Җәмигъ мәчете – шәһәрнең архитектура символларының берсе, ул туристларга күрергә киңәш ителгән төп истәлекле урыннар исемлегенә керә.
Ул XX гасыр азагында Татарстанда ислам яңарышының мөһим үрнәге һәм республикада яңа заманның беренче зал тибындагы күп манаралы мәчете буларак кабул ителә.
Җәмигъ мәчете шәһәрдә ислам инфраструктурасын алга таба үстерү өчен башлангыч нокта булып тора[10].
Искәрмәләр
- ↑ Нижнекамская соборная мечеть описание и фото - Россия - Приволжье : Татарстан (рус.). Votpusk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Х. Г. Надыйрова. Түбән Кама җамигъ мәчете (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Нижнекамск. Соборная мечеть. (рус.). kitap.tatar.ru (30 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Соборная мечеть Нижнекамска (рус.). nizhnekamsk-rt.ru (28 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Нижнекамская соборная мечеть «Джамиг». 13 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ В Нижнекамске (Татарстан) мухтасиб не пускает студентов в медресе (рус.). regnum.ru (1 октябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Гарифуллин Д. Сарман районы энциклопедиясе. — Чаллы: Идел-йорт, 2000. — 254 с.
- ↑ Түбән Каманың сайланган имам-мөхтасибе журналистларны очрашуга чакыра. dumrt.ru (4 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Директор медресе в Нижнекамске покидает свой пост (рус.). www.ansar.ru (18 октябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
- ↑ Регина Макасина. В Нижнекамске начали строить «мечеть будущего» (рус.). БИЗНЕС Online (2 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2025.
Әдәбият
- Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Татар энциклопедиясе институты, 1999. — ISBN 0-9530650-3-0.
- Татарстан мәчетләре. Альбом / Төзүчеләр Х. Г. Надырова, Р. Р. Хәйретдинов, Р. Р. Салихов. — Казан, 2000.