Йосыф Дәүләтшин


Йосыф Ирек улы Дәүләтшин (рус. Юсуф Ирекович Давлетшин; 21 гыйнвар 1980, Сарман, Татарстан АССР) — Россия мөселман дин эшлеклесе, 2005 елга кадәр Сарман районы имам-мөхтәсибе, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе (2005—2017, шул ук вакытта үзәк җәмигъ мәчете имам-хатыйбы), Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе (2017 елның августыннан)[1].

Тормыш юлы

1980 елның 21 гыйнварында Татарстан АССРның Сарман районы Сарман авылында туган. Әтисе Ирек Йосыф улы — эретеп ябыштыручы, әнисе Бриллиант Вәли кызы — фотограф, Татарстанның атказанган көнкүреш хезмәткәре, Алсу исемле кыз туганы бар[2].

Белеме

1986—1995 елларда Сарман гимназиясендә белем ала. 1995—1996 елларда Яр Чаллы шәһәренең «Нуретдин» мәдрәсәсендә укый. Читтән торып «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен (Казан, 2000), «Йолдыз» мәдрәсәсен (Яр Чаллы, 2000), читтән торып Түбән Кама муниципаль институтының филология бүлеген (2011), Россия ислам институтында ислам теологиясе фәне  [рус.] буенча магистратура тәмамлый.

1996 елда, 16 яшендә, Сарманның «Тәүфыйк» мәчетенә имам итеп куела, бер ел эшләгәннән соң, гыйлем җитмәвен аңлап, Чаллының яңа мәдрәсәсенә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Уку йортларын тәмамлап 5 ел дәвамында Сарман районының имам-мөхтәсибе вазифасын башкара[3]. Мөфти Госман Исхакый тәкъдиме белән, 2005—2017 елларда Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, шул ук вакытта Түбән Кама үзәк җәмигъ мәчете имам-хатыйбы булып тора[4].

Мөфти Камил Сәмигуллин чакыруы буенча, 2017 елның августыннан Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе булып тора (2026 ел торышы буенча)[1].

2017—2023 елларда Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы булып хезмәт итә. 2023 елның сентябреннән Казанның Дубравная урамындагы Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал Таң» мәчете имамы булып тора[5].

Гарәп телен яхшы белә[3], «Намаз тәмен ничек татырга?» китабының авторы[6].

Тәнкыйть

2011 елның июнендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте президиумы Йосыф Дәүләтшинга, «Рисаля» мәдрәсәсе җитәкчесе Венер Моратовка һәм Рамил Юнысовка «шәхси эшкә теркәү белән шелтә» белдерә. Сәбәбе «„Рисаля“ нәшриятында басылган гарәп дин белгече шәех Али бин Аби әл-Изза әл-Хәнәфиненең „Комментарии к вероучению имама Ат-Тахави“ китабының ваһһабичылыкка якын дип табылуы һәм рухи бердәмлекне бозуы» була[7].

Гаиләсе

Хатыны Ландыш белән дүрт ул һәм ике кыз үстерәләр: Ясир, Рәсүл, Хәлил, Юныс, Ясминә, Хәнсә[2].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Мухтасибаты и имамы-мухтасибы (рус.). Духовное Управление Мусульман Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2026.
  2. 1 2 Гарифуллин, 2017
  3. 1 2 Бездә толерантлык юк. Мәдәни җомга (31 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2026.
  4. Эксперты про назначение Юсуфа Давлетшина: «Он рассматривался кандидатом на пост муфтия». БИЗНЕС Online (28 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2026.
  5. В Закабанной мечети новый имам-хатыб. Ее закроют на капремонт в конце 2024-го (рус.). БИЗНЕС Online (18 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2026.
  6. Йосыф Дәүләтшин. Намаз тәмен ничек татырга?. — Казан: Рисаля, 2015. — 80 с. — ISBN 978-5-905607-27-1.
  7. Колокол для имама Кул Шарифа (рус.). БИЗНЕС Online (24 июнь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2026.

Әдәбият

  1. Дамир Гарифуллин (төзүче һәм мөхәррир). Илһамлы Сарман. — Казан: Яз, 2017. — С. 348. — ISBN 978-5-9500696-1-1.
  2. Дамир Гарифуллин (төзүче һәм мөхәррир). Сарман районы энциклопедиясе (1 нче китап). — Яр Чаллы: Идел-йорт, 2000. — С. 71.

Сылтамалар