Нурлы (мәчет, Әлмәт)
«Нурлы» мәчете (рус. мечеть «Нурлы») — Татарстанның Әлмәт шәһәре «Агробистә» (Алсу) микрорайонында 2022 елның 31 августында ачылган мөселман гыйбадәтханәсе. Мәчет Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә ачыла. Ул Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Әлмәт мөхтәсибәтенә карый.
Тарихы
2008 елда инициатив төркем Әлмәтнең «Алсу» («Агробистә») микрорайонында мәчет төзү тәкъдиме белән чыгыш ясый[1]. 2009 елда Әлмәт шәһәре башкарма комитеты тарафыннан мәчет төзелеше өчен җир кишәрлеге бүлеп бирелә. 2010 елда төзелешкә беренче акчаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күчерә[2]. Нәкъ шул вакыттан мәчетне төзү эшләре башлана. Шулай ук төзелешкә шәһәр һәм микрорайон халкы, хәйриячеләр һәм иганәчеләр матди ярдәм күрсәтә. 2017 елдан мәчетне финанслауга «Татнефть» ширкәте кушыла.
2020 елда мәчет манарасына ярымай куела.
Мәчетне ачу тантанасында Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның Көнчыгыш төбәге казые Исмаил хәзрәт Сингатуллин[3], Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков, шәһәр һәм район имамнары һәм башка рәсми затлар катнаша[4].
Тасвирламасы
Мәйданы 270 кв. метр тәшкил иткән ике катлы мәчет 100 кешегә исәпләнгән. Цоколь каты булган мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханә, уку сыйныфлары, фарыз-заллар, никахлашу, исем кушу һәм имамнар өчен бүлмәләр бар. Рамазан аенда мәчеттә ифтарлар уздырыла. Мәчет газ, су, энергия белән тәэмин итү системаларына тоташтырылган, канализация системасы белән җиһазландырылган[5].
Эшчәнлеге
Мәчеттә даими рәвештә биш вакыт намаз һәм җомга намазлары укыла.
Ул шулай ук мәгърифәт үзәге вазифаларын башкара. Биредә балалар һәм олылар өчен Коръән уку һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча курслар оештырылган. Изге Рамазан аенда мәхәллә кешеләре өчен ифтарлар оештырыла.
Имамнары
Мәчетнең имамы — Мәгъсум Хәлим улы Нуретдинов[6].
Искәрмәләр
- ↑ Фотография мечети «Нурлы». ВКонтакте. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ Строилась с 2009 года: в Альметьевске новая мечеть торжественно открылась в Агропоселке. almetievsk-ru.ru (3 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ Альметьевский Мухтасибат 2022 елның 27 декабрь көнендә архивланган.
- ↑ Публикация в официальной группе. ВКонтакте. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ В Альметьевске открылась новая мечеть. Islam-today.ru (31 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ В Альметьевске открылась новая мечеть. Официальный сайт города Альметьевска. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.