Хөзәйфә мәчете

«Хөзәйфә» мәчете (тулы рәсми атамасы — «Хөзәйфә ибн әл-Ямани» мәчете, рус. мечеть «Хузайфа ибн аль-Ямани») — Казанның Идел буе районы, Горки торак массивының 10 нчы микрорайонында урнашкан мәчет. Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенә керә[1]. Советлар Берлеге таркалганнан соңгы чорда Казанда төзелгән беренче мәчетләрнең берсе һәм Горки бистәсендәге иң беренче мәчет[2].

Тарихы

Мәчет 1988 елда оеша һәм башта «Сәлам нуры» исеме белән теркәлә. Соңрак ул урта гасыр шагыйре Кол Гали исеме белән атала, 1997 елда мәчет ачылгач, исеме «Хөзәйфә ибн әл-Ямани» дип үзгәртелә.

Мәчет 1996—1997 елларда төзелә. Проекты архитектор В. Е. Белицкий һәм инженер А. Г. Хәйретдинов тарафыннан эшләнә[3]. Төзелеш җирле мәхәллә акчасына, шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) меценатлары ярдәме белән алып барыла. БГӘ химаячеләре шарт буларак мәчеткә Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхәбәләреннән берсе — Хөзәйфә ибн әл-Ямани исемен бирүне таләп итәләр[4]>.

Гамәлдәге мәчет: биредә көн саен биш вакыт намаз, җомга вәгазьләре, дини бәйрәмнәр уздырыла. Гадәти көннәрдә мәчеткә 70-100 кеше, җомга намазына якынча 600 кеше, Ураза һәм Корбан гаетләрендә 2-3 мең кеше җыела[4]. Рамазан ае дәвамында мәчет Казан мөхтәсибәтенең ифтар уздыра торган мәчетләр исемлегенә кертелә: 2023 елда[5], 2025 елда[6] һәм 2026 елда[1].

Атамасы

Мәчетнең атамасы ислам тарихыннан алынган антропоним: ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхәбәләренең берсе, гаскәр башлыгы һәм күп санлы хәдисләр калдырган Хөзәйфә ибн әл-Ямани (?-656) истәлегенә бирелгән[3]. Татар вариантында исем «Хөзәйфә» рәвешендә укыла, рус вариантында — «Хузайфа»; кыска халык атамасы — «Хөзәйфә мәчете»>.

Шулай ук мәхәлләнең 1988 елдан 1997 елга кадәр булган башка исемнәре дә билгеле: башта «Сәлам нуры», аннары — XII—XIII гасыр шагыйре Кол Гали хөрмәтенә бирелгән атама.

Архитектурасы

Мәчет функционализм стилендә төзелә[2]. Бина — катлаулы формадагы, кирпеч диварлы, ике катлы корылма; өске өлеше сигез почмаклы уклы гөмбәз белән төгәлләнә, төньяк ягында дүрт катлы манара урнашкан. Манараның яруслары баскыч сыман өскә таба тарая, очы кечкенә чатыр белән капланган[3].

Кирпеч диварлар сыланган (штукатурланган), яшькелт-зәңгәр төскә буялган. Фасадның төп бизәкләре — манара карнизының фигуралы кирпеч үреме һәм тирән булмаган уемнарга (нишаларга) урнаштырылган озын уклы тәрәзәләр; тәрәзәләрнең бер өлеше парлы. Көньяк фасадта (михраб ягында) дивар өслекләре чыгынтылар белән аерылган; ярымтүгәрәк михраб авыш түбә белән капланган[3].

Мәчеттә ир-атлар (төньяктан) һәм хатын-кызлар (көнчыгыштан) өчен аерым керү ишекләре бар. Беренче катта — хатын-кызларның намаз залы, тәһарәтханә һәм башка ярдәмче бүлмәләр; цоколь катында — кечкенә зал, уку бүлмәләре һәм хуҗалык бүлмәләре урнашкан[3]. Икенче катта, дүрт почмаклы баганаларга таянган тәрәзәле сигезкырлы гөмбәз астында, ир-атларның намаз залы урнашка.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Адам Сагал. Где проходят коллективные ифтары в месяц Рамадан: список мечетей Татарстана. «Комсомольская правда» — Казан (20 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
  2. 1 2 Мечети новой Казани. «Казань» (6 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
  3. 1 2 3 4 5 Х. Г. Надырова. Хузайфа ибн аль-Ямани. Татар энциклопедиясе (Tatarica). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
  4. 1 2 Наргиза Амруллаева. Мечети Казани 90-х: как после крушения Советского Союза дома Аллаха строили всем миром. «Миллиард.татар» (4 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
  5. Лилиана Гарифуллина. Ифтар в Казани на Рамадан 2023: подробный список мечетей по районам города. «Комсомольская правда» — Казан (15 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
  6. Настя Касаткина. В 47 мечетях Казани в месяц Рамадан пройдут вечера разговения. «Новости Mail» (27 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр