Гәүһәр (мәчет, Бөгелмә)
«Гәүһәр» ― Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә төзелгән ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә караучы Бөгелмә мөхтәсибәте карамагында. Бөгелмәдә ― алтынчы һәм районда ― унбишенче мәчет.[1]
Тарих
Төзелеш 2018 елда башланган.[2] Мәчет бинасы меценатлар, мәчеткә йөрүчеләр һәм районда яшәүчеләр ярдәме белән төзелгән. Төзелешкә 60 млн сумнан артык акча киткән. Төп меценат ― «ТНГ-Групп» нефть сервисы компаниясе [3] генераль директоры Ян Галим улы Шәрипов.[4]
Мәчетне ачу тантанасы 2023 елның 16 фералендә узган. Мәчеттә Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров булган.[5]
Тасвирлама
Бөгелмәгә Әлмәт ягыннан керү юлында (Константин Олейник урамы,[6] 2нче йорт) төзелгән мәчет ― ике катлы бина, ике яктан 27 метр биеклектәге манара урнаштырылган. 477,2 квадрат метр мәйдан биләүче бинага берьюлы 270 кеше керә ала.[7]. Ул уникаль дизайн, архитектурага һәм сәнгати бизәлешкә традицион һәм инновацион алымнар куллану белән аерылып тора.[4]
Мәчет территориясендә төзекләндерелгән киңлек Бөгелмәдә яшәүчеләр өчен ял итү урыны булып тора. Парклар зонасында футбол һәм баскетбол кыры, тренажерлар, скейт-мәйданчык һәм балалар уен мәйданчыгы, кафе урнашкан. Шулай ук җәяүлеләр һәм велосипед юллары салынган, алар мәчет территориясен шәһәрнең үзәк урамы (Газинур Гафиятуллин урамы [8]) белән тоташтырган.[4]
Искәрмәләр
- ↑ Субботник в мечети "Гәуһәр". 2023 елның 19 февраль көнендә архивланган. Мухтасибат г. Бугульма и Бугульминского района
- ↑ Строительство новой мечети в Бугульме планируется завершить за 2-3 года. bugulma-tatarstan.ru
- ↑ ТНГ-Групп. О компании
- ↑ 1 2 3 Бөгелмәдә «Гәүһәр» мәчете ачылды. Татар-информ, 16.02.2023
- ↑ В Бугульме открылась новая мечеть «Гәуһәр». islam-today.ru, 16.02.2023
- ↑ Улица Олейника. Межпоселенческая центральная библиотека Бугульмы
- ↑ В Бугульме построили мечеть «Гәуһәр» за 60 миллионов рублей. Бизнес-Онлайн, 16.02.2023 [рус.]
- ↑ Улица Гафиатуллина - Главная улица Бугульмы. 101hotels.com
Сылтамалар
- Ксения Лучук. В Бугульме построили мечеть «Гәуһәр». Бугульминская газета, 17.02.2023 [рус.]
- Яндекста мәчет панорамасы