Тынычлык (мәчет, Байлар Сабасы)
«Тынычлык» мәчете (рус. Мечеть «Тынычлык» в пгт. Богатые Сабы) ― Татарстанның Саба районы административ үзәге Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә 2024 елның 14 июнендә ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган Саба районы мөхтәсибәте карамагында. Районның 61 нче мәчете[1].
Тарихы
Төзелешнең башы ― 2018 ел[2]. Мәхәллә 2019 елның 22 гыйнварыннан рәсми теркәлә [3]. 2019 елның март ахырында мәчет төзелешенә рөхсәт алу өчен проект документациясе әзерләнә. 2019 елның 10 апрелендә төзелешкә рөхсәт алына. «Тынычлык» мәчете төзелешен 2019 елның июнендә, «Шоколад» балалар бакчасы янында башлау планлаштырыла[4]. 2021 елның 14 октябрендә манарасына ярымай куела[5]. Ул тулысынча халыктан җыелган сәдака акчасына һәм эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәме белән төзелә. Мәчет биш елда сафка баса[6].
2024 елның 14 июнендә, Корбан бәйрәме көнендә ачыла[7]. Тантанада Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, башка дин әһелләре катнаша[8].
Бина
Мәчет ― бер манаралы, аксыл-кызыл кирпечтән күтәрелгән бина. Бик муллык, байлык белән салына. Түбәсендә гөмбәзе юк. Тәрәзәләренең өске ягы ярымтүгәрәкләнеп килә. Мәчет янәшәсенә җыйнак кына беседка да ясап куйганнар.
Җитәкчелек
Имам-хатыйб ― Камил улы Илнур хәзрәт Галимҗанов[9][10].
Искәрмәләр
- ↑ Сабада яңа «Тынычлык» мәчете ачылды (фоторепортаж). «Саба таңнары», 14.06.2024
- ↑ Мечети района. saby.tatarstan.ru
- ↑ ММРО ― Приход «Тынычлык» пгт. Б. Сабы
- ↑ Мечеть «Тынычлык» ВКонтакте
- ↑ Сабада «Тынычлык» мәчете манарасына ай куелды. «Саба таңнары», 15.10.2021
- ↑ Сабада «Тынычлык» мәчете ачылды. Татар-информ, 16.06.2024
- ↑ Корбан гаете алдыннан Сабада яңа мәчет ачыла. «Саба таңнары», 7.06.2024
- ↑ Байлар Сабасында Аллаһның тагын бер изге йорты ― «Тынычлык» мәчете ачылды. Саба ТВ, 14.06.2024
- ↑ Галимзянов Ильнур Камилович. companies.rbc.ru
- ↑ Мечеть «Тынычлык». Cаба24
Сылтамалар
Сабада «Тынычлык» мәчете ачыла. YouTube видео, 1:32