Мөслим җәмигъ мәчете

Викибирелмәләрдә элемент юк

Мөслим җәмигъ мәчетеТатарстанның Мөслим районы үзәге Мөслим авылында урнашкан мөселманнар гыйбадәтханәсе, Аллаһ йорты, районның үзәк (җәмигъ) мәчете. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагында. 2017 елның 18 августында ачылган. Адресы: 423970 ТР Мөслим районы Мөслим авылы, Пушкин урамы, 92нче Б йорт[1].

Районның имам-мөхтәсибе:

Тарих

Файл:Мөслим җәмиг мәчете 1.jpg
Мәчеткә айлы манара кую. 15.10.2016

2015 елның 11 сентябрендә Мөслимнең өченче мәчете[5] төзелешендә беренче нигез ташы салына. Тантанада ТР мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин катнаша.

2016 елның 15 октябрендә мәчеткә айлы манара куела[6].

2017 елның 18 августында мәчет ачыла, беренче азан әйтелә, беренче җомга намазы укыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле буларак, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе (2017 елның августына кадәр Түбән Кама имам-мөхтәсибе, тумышы белән Сарман авылыннан) Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һ.б. катнаша.

Бина

Бер манаралы, ике яруслы мәчет. Манарасы 30 м биеклектә, мәйданы ~800 м². Мәчеттә ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым ике намаз (гыйбадәт) залы, яңа технологияләр буенча эшләнгән интерактив китапханә һәм музей, өч уку бүлмәсе, ашханә, имам-хатыйб бүлмәсе, никах һәм балага исем кушу тантаналары өчен махсус зал һ.б. бүлмәләр бар. Бер меңгә якын кешене сыйдыра. Идәненә 700 мең сумлык келәм җәелгән.

Кызыклы факт

Җәмигъ мәчете халык телендә «Аэропорт мәчете» дип йөртелә, чөнки мәчет төзелгән урында элек Мөслим аэропорты булып, Казанга, Бөгелмәгә, Сарманга, Минзәләгә, Актанышка Ан-2, аннары Ил-14 очкычлары көненә икешәр рейс ясап, әйләнеп кайта торган була [7].

Шулай ук карагыз

Әдәбият

  1. Рөстәм Зарипов. Яхшылык ихлас булсын. «Татарстан яшьләре», 2017 ел, 31 август.
  2. Мөслимдәге Җәмигъ мәчете үз ишекләрен ачты. 2017 елның 24 август көнендә архивланган. Мөслим районының рәсми мәгълүмат сайты muslumirc.ru, 18.08.2017

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә