Утыз Имәни мәчете

Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал Таң» мәхәлләсе мәчете (Утыз Имәни мәчете, «Ал Таң» мәчете, рус. мечеть прихода «Ал Тан» имени Габдрахима Утыз-Имяни) ― Казанның Идел буе районында, Имәнлек һәм Рихард Зорге урамнары киселешендә, «Ал Таң» микрорайонында урнашкан мәчет[1]. Төзелеш 2018 елда башлана, 2023 елның 28 июнендә, Корбан гаете көнендә ачыла[2]. Мәчетнең гомуми мәйданы 2480 квадрат метр тәшкил итә, сыйдырышлылыгы — 1100 кеше[2].

Исеме

Мәчеткә дин галиме, шагыйрь һәм мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәни (1754―1834)[3] исеме бирелгән. Имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин билгеләгәнчә, исем сайлауның ике сәбәбе бар: галимнең күренекле зат булуы, шулай ук мәчеткә якын урында имәнлек урман массивы урнашканга күрә, галимнең «Имәни» фамилиясен җирлеккә бәйләү[1].

Тарихы

Мәчет мәхәлләсе 2014 елда рәсми теркәлгән[1]. 2016 елда Казан эшмәкәрләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга мәчет төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәләр. Ике елдан соң Казан шәһәре башкарма комитеты төзелешкә рөхсәт бирә[1].

Мәчет иганә акчасына төзелә, төзелеш 500 миллион сумга төшә. Төзелешкә гади халык та, меценатлар да ярдәм күрсәтә[1]. Мәчетнең имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин мәгълүматларынча, башта мәйданны койма белән әйләндереп алалар, мәхәллә халкы кирпеч, арматура, техника белән ярдәм күрсәтә. Төзелешкә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов да булышлык күрсәтә[4]. Төзелеш 2021 елда тәмамланырга тиеш булса да, пандемия һәм икътисади кризис сәбәпле эшләр акрыная[1].

2023 елның 28 июнендә, Корбан гаете көнендә, мәчет рәсми рәвештә ачыла. Беренче Корбан гаете намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып бара, тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, республика һәм муниципалитет органнары вәкилләре катнаша[2][5].

Мәчет проектының авторы ― архитектор Дмитрий Мусин. Кулдан ясалган мозаика шамаилләрнең авторы ― Нәҗип Нәккаш[1].

Тасвирлама

Мәчет зурлыгы буенча Казанда Колшәриф мәчетеннән генә калыша (10 мең кв. м). Җәмигъ мәчете төзелгәнче «Утыз Имәни» Казан мәчетләреннән иң зурысы булып тора[1].

Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, бина ике каттан һәм цокольдән гыйбарәт. Беренче катта төп намаз залы (500 кешелек), ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен киенү бүлмәләре, имам кабинеты, бухгалтерия урнашкан. Икенче катта хатын-кызлар өчен намаз залы (250 кешелек), укучыларны төркемнәргә бүлеп укыту өчен берничә сыйныф бүлмәсе, китапханә, мәҗлесләр өчен тантана залы бар. Цоколь катта өстәмә намаз залы, ашханә, кечерәк мәҗлес залы урнашкан[2]. Мәчетнең ике манарасы һәм гөмбәзе бар[4]. Мәчет ишегалдында мәрхүмнәрне соңгы юлга озату һәм хушлашу өчен заманча шартлары булган ике зал эшли. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бинада ике лифт, аерым тәһарәт бүлмәләре каралган. Ишегалдында балалар мәйданчыгы урнаштыру һәм чишмә ачу планлаштырыла[1].

Мәчетнең тышкы диварларындагы язулар куфи гарәп графикасы стилендә эшләнгән, эчке ягы сөлүс язуы  [рус.] белән бизәлгән. Тәрәзәләр астында Нәҗип Нәккаш эшләгән шамаилләр урнаштырылган[1].

Төп күрсәтелүче хезмәтләр

Мәчеттә, биш вакыт намаз белән беррәттән, социаль һәм мәгърифәт эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә. Фәкыйрьләргә ярдәм күрсәтү эше, хәйрия эшчәнлеге алып барыла. Атна саен җомга көннәрендә теләгән һәркемгә пылау әзерләнә[1][4].

Имамы

Мәчетнең имам-хатыйбы ― Ирек хәзрәт Җиһаншин. Ул элек Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры, Мәрҗани мәчете имамы һәм Россия ислам университетында тәрбия эшләре буенча проректор булып эшләгән[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Амруллаева Н. По величине уступает только «Кул-Шарифу»: как строят крупнейшую мечеть Казани (рус.). Татар-информ (9 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2026.
  2. 1 2 3 4 В Казани в Курбан-байрам открылась новая мечеть имени Утыз-Имяни (рус.). ДУМ РТ (28 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2026.
  3. Шарипов А. М. Утыз Имяни Габдерахим ибн Гусман аль-Булгари (рус.). Татарская энциклопедия TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2026.
  4. 1 2 3 Ибраһимова Г. Казандагы яңа мәчет - Утыз Имәни исемендәге Аллаһ йорты «Кол Шәриф»не уздырырмы? Интертат (3 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2026.
  5. Габдуллина Э. Казанда яңа ачылган «Ал таң» мәчетендә беренче тапкыр гает намазы укыдылар. Татар-информ (28 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр