Тайсуган мәчете

Тайсуган мәчете (шулай ук Тайсуган авылы мәчете, рус. Тайсугановская мечеть) — Татарстан Республикасының Әлмәт районы Тайсуган авылында урнашкан гамәлдәге мөселман җәмигъ мәчете[1][2]. 1992—1993 елларда авылның икенче мәхәлләсе мәчете урынында төзелгән[1].

Авылда мөселман мәхәлләсе XVIII гасырның беренче яртысыннан билгеле[1]. Беренче җәмигъ мәчете каршында 1918 елга кадәр Идел-Урал төбәгендәге эре мөселман мәгарифе үзәкләренең берсе булган Тайсуган мәдрәсәсе эшләгән[3].

Мәхәллә тарихы

Беренче мәхәллә

Беренче мәчет авылга нигез салынган вакытта ук төзелгән. Бөгелмә өязе буенча 1876 елгы "Мәчетләр һәм руханилар саны турындагы мәгълүматлар"да беренче җәмигъ мәчете мәхәлләсе 1720 елда барлыкка килгән дип язылган. Мәчетнең беренче мулласы Яугилде Бекметев (1708—1762) булган. Фаразлануынча, авылга нигез салучыларның һәм беренче имамнарның берсе Рәхимкол булган. Эшкуар һәм «Вакыт» газеты нәшире Шакир Рәмиев (1857—1914) һәм шагыйрь Закир Рәмиев (Дәрдемәнд, 1859—1921) авылга нигез салучылар нәселеннән чыкканнар[1].

Җәмигъ мәчете берничә тапкыр яңадан төзелә. 1851 елның декабрендәге янгыннан соң яңа бина төзүгә рөхсәт имам Әхмәтсафа Әбделбадыйков үтенече буенча 1854 елның 24 мартында алына. Мәчет 1883 елда тагын бер тапкыр яңартыла. Агач мәчетләр төзүгә акчаны, имам Габденнасыйр хәзрәтнең үтенече һәм васыяте буенча, Казан эшкуары Мортаза Миңлебай бине Габдерашит бине Йосыф бүлеп бирә[1].

Икенче мәхәллә

Авылда оешкан икенче мәхәллә өчен икенче җәмигъ мәчете 1887 елда агачтан, авыл уртасында төзелә. Шул ук елда мәктәп ачыла. Олы яшьтәгеләрнең мәгълүматларына караганда, мәчет 1918 елда яна. Аның урынында имам Мостафа Габделганиев тарафыннан авылдашлары ярдәме белән кечкенә генә гыйбадәт йорты төзелә, аның ишегалдында мәдрәсә бинасы урнашкан була[1].

Авыл халкы беренче һәм икенче мәхәллә мәчетләрен «Олы мәчет» һәм «Бәләкәй мәчет» дип атаган[1].

Мәхәллә саннарда

Мәгълүматлар мәхәллә хисабы документлары буенча бирелә.

Мәхәллә Ел Хуҗалык (Йортлар) Ир-атлар Хатын-кызлар
Беренче 1905 217 571 524
Беренче 1908 658 585
Икенче 1905 164 510 460
Икенче 1908 548 495

Тайсуган мәдрәсәсе

Мәдрәсә 1728-1730 нчы елларда беренче җәмигъ мәчете каршында ачыла һәм 1918 елга кадәр эшли. Мәдрәсәгә нигез салучы, беренче имам һәм мөдәррис булып галим һәм мәгърифәтче Габдрахман ибн Туймөхәммәд әл-Бикчураи әт-Тайсугани (1691, Мортыштамак авылы — 1764, Тайсуган авылы) тора, ул 1728 елдан имам һәм ахун вазифаларын башкара[4].

Мәдрәсәдә Самар губернасының Бөгелмә өязеннән, шулай ук Казан һәм Оренбург губерналарыннан шәкертләр белем ала. Уку йорты суфичылыкның нәкышбәндия тәрикате идеяләрен тарату үзәкләренең берсе була. 1730 нчы елларда биредә татарларның милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе, имам-мөдәррис, Себер юлы ахуны Батырша (Габдулла Галиев, 1710—1762) укый[5].

Мәдрәсә комплексы җиде агач бура бинадан гыйбарәт. Ишегалдында аерым таш кухня урнашкан. 10-30 яшьтәгеләр белем ала, дәресләр җәйге кыр эшләре тәмамлангач, башлана. 1911 елда 255 шәкерт җәдитчелек укыту системасына күчү таләбе белән чыгыш ясый, шуннан соң укыту яңа ысул белән алып барыла башлый. 1878 елда мәдрәсә бинасы яңадан төзелә. Мәчет каршында шулай ук мәктәп тә эшли, анда 1868 елда 25 малай һәм 19 кыз белем ала, 1883 елда хатын-кызлар мәктәбе ачыла. Совет хакимияте урнашкач, мәдрәсә ябыла. Бинада мәктәпкә тапшырыла 1945 елда бина сүтелә[3].

Совет чоры

Совет хакимияте урнашу белән ике мәчетнең дә манаралары киселә. Беренче мәчет мәхәллә мөтәвәллиләре гаризасы буенча 1936 елның 2 июнендәге Татарстан Үзәк башкарма комитеты Президиумы карары белән рәсми рәвештә ябыла. 1936—1957 елларда бина клубка тапшырыла. 1958 елда ул яна, аның урынында ике катлы торак йорт төзелә. Икенче мәхәлләнең гыйбадәт йорты Татарстан АССР Югары Советы Президиумының 1939 елның 13 августындагы карары белән ябыла[1].

Имам-хатиб Мостафа Габделганиев 1930 елларда милегеннән мәхрүм ителә һәм репрессияләнә. Алга таба авылда дини йолаларны җирле халык арасыннан чыккан рәсми булмаган муллалар башкарган[1].

Мәхәлләне торгызу

Яңа җәмигъ мәчете 1990 нчы елларда икенче мәхәллә мәчете урынында төзелә. Нигезенә беренче таш 1992 елның 5 августында салына. Ачылышы 1993 елның 12 сентябрендә була. Төзелеш инициаторы, эшләр җитәкчесе һәм мәхәллә рәисе Рәсих Зиннәтулла улы Яруллин була[1].

Мәчет төзүдә «Татнефть» (Р. Г. Галиев), «Иркеннефть» НГДУсы (М. З. Тәҗиев), «Татнефтьпромхим» башлыгы Ш. Хәсәнов, С. Әхтәмов, И. Ихсанов (имам Мостафа Габделганиевның оныгы), Х. Камалов, И. Әхмәтшин һәм башкалар ярдәм күрсәтә[1].

2013 елның 11 маенда мәчет каршында авыл кешесе, эшкуар И. Ф. Юлдашев тарафыннан төзелгән аерым бер катлы кирпеч мәдрәсә бинасы ачыла. Аның беренче укытучылары — М. Абдуллин һәм Ш. Закиҗанов[6]. 2019 елда Ш. Ф. Тәхәветдинов булышлыгы белән мәчет эче төзекләндерелә.

Архитектурасы

Бина планда Г-нигезле, бизәкләү детальләренә кызыл кирпеч кертеп, сары бизәкләү кирпеченнән төзелә. Бинаның кыска ягына тәбәнәгрәк кирпеч керү тамбуры терәп ясала. Үзәк керү урыны кабыргасына куеп өелгән кирпеч белән каймаланган ишек уемының аркалы дугасы белән бизәлә. Тамбур стеналарының яссылыклары кирпеч ярымтүгәрәк дугалар һәм ике яктан үтәли шарларга урнаштырылган ярымайлы ике миниатюр манарачык белән тәмамлана[1].

Гыйбадәт залы күләме ике яктан силикат кирпечтән эшләнгән архивольтлы һәм наличниклы арка формасындагы тәрәзәләр белән киселә. Михраб бүлмәсе бинаның көньяк очы уртасында ризалит рәвешендә эшләнгән һәм тәрәзә белән киселгән. Тәрәзәләр өстендәге фасадлар кызыл кирпечтән ясалган һәм ритмлы рәвештә кабатланып килә торган баскычлы фигуралар бизәге белән, өске кәрнизләр чыгып торган сары һәм кызыл кирпеч рәтләренең ярашуы белән бизәлә[1].

Манара түбәненең үзәк керү урынына якынрак куелган. Ул сигез кырлы, дүрт яруска бүленгән һәм тоташтан цинкланган тимер белән капланган. Өстә челтәрле металл коймалы әйләнеп үтү балкончыгы ясала. Манара ярымай астындагы ике шарлы пирамидаль шпиль белән тәмамлана. Мәчетнең территориясе металл койма белән әйләндереп алынган[1].

Интерьеры

Мәчет интерьерын С. Я. Фәрхетдинов бизи. Гыйбадәт залының стеналары ачык яшел төс белән штукатурланган. Керү киңлеге биеклек буенча хатын-кызлар намаз уку өчен антресоль белән бүленгән, аңа урамнан аерым керү юлы бар. Түшәм шаһмат тәртибендә беж һәм зәңгәр төсләргә буялган, шулай ук татар орнаменты бизәкләре төшерелгән пластик плиталар белән капланган.

Михраб уемы тимпаннары бизәлгән очлы арка формасындагы панель белән корылган. Арканың ике ягында һәм тәрәзә араларында догаларның каллиграфик язуы төшерелгән дивар тәлинкәләре урнаштырылган. Залда үсемлек орнаментлы уеп ясалган агач мөнбәр һәм кафедра куелган[1].

Имамнары

Беренче җәмигъ мәчете (1936 елга кадәр)

Мәгълүматлар ревизия кенәгәләре һәм указ документлары буенча бирелә[1][3].

Исеме Хезмәт еллары Искәрмәләр
Яугилде Бекметев XVIII гасырның беренче яртысы мәчетнең беренче мулласы; 1708—1762
Габдрахман ибн Туймөхәммәд әт-Тайсугани 1728 елдан имам һәм ахун, мәдрәсәгә нигез салучы; 1691—1764
Габделманнан ибн Габдрахман XVIII гасырның икенче яртысы имам һәм мөдәррис
Фазыйлулла ибн Габделманнан XVIII гасыр ахыры ахун; 1795 елда вафат
Борһанетдин мулла 1791 елдан 1767-1826
Габделкадыйр Габдрахманов 1848-1853
Габденнасыйр ибн Габдерәхим әт-Тайсугани 1845 елдан 1793-1865
Габделгани Габденнасыйров 1853 елдан Габденнасыйр хәзрәтнең улы
Әхмәтзәки Ногманов 1866 елдан икенче имам, 1879 елдан мөхтәсиб; якынча 1837—1897
Вәлиәхмәт Насыйров 1890 елдан 1866-1921
Мөхәммәтгариф Мөхәммәтзәкиев 1899 елдан имам-хатыйб һәм мөдәррис
Мөхәммәтсалих Әхмәтзәкиев 1915 елдан Әхмәтзәки Ногмановның улы

Икенче җәмигъ мәчете (1939 елга кадәр)

Исеме Хезмәт еллары Искәрмәләр
Габделгалим Габделганиев 1889-1902 1902 елда Карабаш авылы мәхәлләсенә күчерелә
Мостафа Габделганиев 1901 елдан 1870-1934
Вәлиәхмәт Насыйров 1890 елдан мөәзин
Әхмәтҗан Насыйров 1922 елдан мөәзин, Вәлиәхмәт Насыйровның улы

Хәзерге мәчет

Исеме Хезмәт еллары
Шакирҗан Закиҗанов 1993-2013
Рәсих Яруллин 2013-2014
Мидхәт Сәетгәрәев 2014 елның февраленнән

2023 елның июленнән имам-хатиб вазифасын Д. И. Әхмәтов башкара.

Мәхәллә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте карамагындагы Әлмәт районы мөхтәсибәте составына керә.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 Тайсуганово села мечети (рус.). Альметьевская энциклопедия. ПАО «Татнефть». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2024.
  2. Мечеть, село Тайсуганово, улица Г. Тукая, 57 (рус.). Яндекс Карты. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2024.
  3. 1 2 3 Тайсугановское медресе (рус.). Альметьевская энциклопедия. ПАО «Татнефть». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2024.
  4. Тайсугани Габдрахман (рус.). Альметьевская энциклопедия. ПАО «Татнефть». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2024.
  5. Альметьевский район: нефтяник из XVIII века (рус.). Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2024.
  6. В Тайсуганово открылось медресе (рус.). Официальный сайт Альметьевского муниципального района. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2024.

Әдәбият

  • Фәхретдин Р. Асар. — Оренбург, 1907.
  • Гарифуллин Д. Мәшһүр исеме Тайсуган. — Әлмәт, 2001.
  • Газизов Р. Тайсуганым — яшел бишек (Тайсуган авылы һәм кешеләре). — Әлмәт, 2013.
  • Альметьевская энциклопедия. — Казань: Идел-Пресс, 2003.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр