Отар бистәсе мәчете

Отар бистәсе мәчете (рус. мечеть посёлка Отары) — Казандагы мөселман гыйбадәтханәсе.

Территориаль урнашуы

Мәчет Казанның көньяк-көнбатыш өлешендә, Идел буе районы территориясендә, Отар бистәсенең үзәк өлешендә, Калинин урамы, 46Б адресы буенча урнашкан[2].

Архитектурасы

Мәчет бинасы силикат кирпечтән төзелгән куб формасындагы ике катлы корылмадан гыйбарәт. Ул утилитар стиль белән аерылып тора, фасадта архитектур бизәкләр бөтенләй юк диярлек. Фасадның алгы ягыннан беренче катның үзәк өлешендә өчпочмаклы фронтоны һәм ике янтаулы түбәсе булган керү янкормасы урнашкан, аның диварлары көмешсыман металл вагонка белән тышланган. Аның өстендә металл коймалы балкон урнашкан. Алгы фасадның калган өлешен өсте түгәрәкләнгән сигез тәрәзә алып тора — һәр катта дүртәр тәрәзә. Тәрәзәләр шулай ук фасадның арткы ягында да шул тәртиптә урнашкан. Төп бинага кечерәк хуҗалык блогы да терәп салынган[3].

Мәчет бинасының дүрт янтаулы түбәсе бар, аның үзәгендә чатырлы түбә белән очланган, икенче ярусында металл коймасы булган ике яруслы манара урнашкан. Мәчетнең манарасы белән бергә биеклеге — 13 метр.

Мәчетнең эчке киңлеге түбәндәгечә бүленгән[3]:

  • беренче катта уку сыйныфлары, тәһарәтханә һәм хезмәткәрләр өлеше (имам бүлмәсе) урнашкан;
  • икенче катта — 250 кешелек намаз залы урын алган[1].

Тарихы

Отар бистәсе мәчете шәхси иганәләргә төзелгән. Ачу тантанасы 1996 елның җәендә уза. Беренче имамы Габделәхәт Сабитов була, хәзерге вакытта имам булып Әхтәм Зарипов тора[3].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Мечети Казани 90-х: как после крушения Советского Союза дома Аллаха строили всем миром (рус.). Миллиард.Татарстан (4 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.
  2. 1 2 Мечеть посёлка Отары: описание, адрес, время и режим работы 2026 (рус.). Sputnik8. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.
  3. 1 2 3 Зиганшин И. Справочник мечетей Приволжского и Вахитовского районов города Казани = Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнарындагы мәчетләр турында белешмәлек [тат.] / под ред. И. Ф. Фаттахова. — Казань, 2015. — С. 50—51. — 84 с.

Тема буенча өстәмә