Әтиләр мәчете
«Әтиләр» мәчете (рус. мечеть «Атиляр», мечеть «Этиляр» ) — Казан шәһәренең Идел буе районындагы Кояшлы торак массивында урнашкан мәчет. Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәтенә карый.
Тарихы
«Әтиләр» мәчете 2010 елда төзелә. Җир кишәрлеген кадастр исәбенә алу үзенчәлеге белән бәйле объектның ике адресы бар[2]:
- юридик (кадастр) адресы: Күлбаш урамы, 13 йорт (территориаль яктан Петровский бистәсенә карый);
- фактик (почта) адресы: Кояшлы торак массивы, Радиальная урамы, 21 йорт (логистика һәм навигация өчен кулланыла).
Төзелешнең инициаторы һәм төп иганәчесе — эшкуар, «Рамаевское» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Нәфигулла улы Хәйретдинов. Мәчет төзелеше шулай ук мәхәллә халкы иганәләренә дә алып барыла[2][3]. Проект авторы — архитектор Искәндәр Насыйров[1].
Мәчет мәхәлләсе — «Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтенең Кояшлы бистәсендәге „Әтиләр“ мәчете мәхәлләсе» дип аталган җирле мөселман дини оешмасы — Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында 2016 елның 11 февралендә теркәлгән. Оешманың юридик адресы: Казан шәһәре, Чернопрудная урамы[4][5].
2023 елда мәчет каршында Мәгърифәтчелек үзәгенә беренче таш салына. Үзәк бинасы ике ел дәвамында җирле халык тырышлыгы, хәйриячеләр һәм эшмәкәрләр ярдәме белән төзелә. Мәгърифәтчелек үзәгенең ачылыш тантанасы 2025 елның 1 сентябрендә узга. Ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры, академик Рәшит Низамов, Татарстанның элеккеге мөфтиләре Габдулла хәзрәт Галиуллин һәм Госман хәзрәт Исхаков катнаша[6]. Әлеге үзәк ачылганчы, дини белем бирү курслары «Әтиләр» мәчетенең үз бинасында үткәрелгән була[6].
Архитектурасы
Мәчет бинасы бер манаралы тоташ гөмбәзсыман корылмадан гыйбарәт. Архитектур чишелеше традицион татар мәчетләреннән аерылып тора[2][3]. Мәчетнең намаз залы якынча 200 кешене сыйдыра[2].
Мәгърифәтчелек үзәге
Мәгърифәтчелек үзәге — мәчет каршындагы ике катлы һәм мансардалы таш бина. Аның гомуми мәйданы 600 м² тәшкил итә. Үзәктә 3 сыйныф бүлмәсе, мөгаллимнәр өчен 2 кабинет, 5 ярдәмче бүлмә һәм актлар залы урнашкан. Актлар залын ифтарлар үткәрү өчен дә файдалану мөмкинлеге каралган. Бинада ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханәләр, аш бүлмәсе, кер юу бүлмәсе булдырылган, керү юлында махсус пандус урнаштырылган. Яңа үзәктә берьюлы 51 укучыга белем алу мөмкинлеге тудырылган[6][7].
Дини һәм иҗтимагый эшчәнлеге
Мәчеттә даими рәвештә биш вакыт намаз, җомга һәм бәйрәм намазлары укыла. 2022 елгы мәгълүматлар буенча, җомга көнне намаз залы якынча 200 урынга тула. Эш көннәрендә мәхәллә кешеләре саны сизелерлек дәрәҗәдә аз[2][3].
Мәчет каршында балалар өчен ислам нигезләре һәм Коръән уку буенча белем бирү курслары оештырылган. 2025 елның сентябреннән бу курслар яңа Мәгърифәтчелек үзәгенә күчерелгән[6].
Рамазан аенда «Әтиләр» мәчете ураза тотучылар өчен ифтарлар — кичке авыз ачулар үткәрә[8][9]. Моннан тыш, мәчеттә тәравих намазлары вакытында Коръән хәтеме — Изге Китапны тулысынча уку гамәле башкарыла[10][11].
Җитәкчелеге һәм имамнары
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Альфред Мухаметрахимов. «Гордился им как своим шакирдом»: автор 40 мечетей Искандер Насыров умер в 39 лет (рус.). Бизнес Онлайн (13 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Амруллаева Н. Ислам в пригороде Казани: топ-5 поселковых мечетей (рус.). Миллиард.Татар (16 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 Амруллаева Н. История мечетей Казани: от 1000-летия города до завершения эпохи Шаймиева (рус.). Миллиард.Татар (18 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 Местная Мусульманская Религиозная Организация-Приход Мечети "Атиляр" пос.Кояшлы (рус.). СБИС. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2026.
- ↑ 1 2 РО Местная мусульманская РО -приход мечети Атиляр (рус.). РБК Компании. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Казанда «Әтиләр» мәчете каршында Мәгърифәтчелек үзәге ачылды. Татар-информ (1 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2026.
- ↑ Белем көне алдыннан Казанда «Әтиләр» мәчете каршында Мәгърифәтчелек үзәге ачылды. tatar-congress.org (1 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июнь 2026.
- ↑ Где в Казани и крупных городах Татарстана пройдут ифтары? (рус.). Духовное управление мусульман Республики Татарстан (27 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2026.
- ↑ Вахитов И. Полный список мечетей, где проводятся ифтары в Татарстане (рус.). Миллиард.Татар (18 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2026.
- ↑ В каких мечетях Казани совершают хатм Куръана во время таравих-намаза? (рус.). Духовное управление мусульман Республики Татарстан (27 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2026.
- ↑ Хатм Корана во время таравих-намаза будет совершаться в 35 мечетях Казани (рус.). Татар-информ (28 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 июнь 2026.
Тема буенча өстәмә
| Правообладателем данного материала является АНО «Интернет-энциклопедия «РУВИКИ». Использование данного материала на других сайтах возможно только с согласия АНО «Интернет-энциклопедия «РУВИКИ». |