Зәйнулла мәчете
«Зәйнулла» мәчете (рус. Мечеть «Зайнулла») — Казан шәһәренең Совет районында, Царицынский Бугор микрорайонында (Саф урамы, 39а йорт) урнашкан мөселман гыйбадәт йорты[1]. Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәтенең Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәтенә карый[2].
Аталышы
Мәчет Зәйнулла Рәсүлев хөрмәтенә аталган[1]. Зәйнулла Рәсүлев (1833–1917) — җәмәгать һәм дин эшлеклесе, суфичылык тарафдары, ишан һәм мәгърифәтче. Нәкышбәндия тарикате әгъзасы һәм җәдидчелек җитәкчеләренең берсе була[3].
Тарихы
Дини һәм җәмәгать эшчәнлеге
Мәчеттә һәркөн биш вакыт намаз, җомга намазлары өчен ачык. Биредә бәйрәм вәгазьләре (Ураза гаете, Корбан гаете) укыла, ифтарлар үткәрелә[2][4].
Бәйрәм намазларына 400 гә кадәр кеше җыела, җомга намазына 150 гә якын кеше килә. Иртәнге намазны 25 тирәсе, көндезге намазны 10 га якын кеше укый[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Деревянные мечети Казани: дело жизни мэра Казани, храмы в память сыновей и проект Союза офицеров. Миллиард.Татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.
- ↑ 1 2 Рамадан-2019: все, что нужно знать. ДУМ РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.
- ↑ Расулев Зайнулла. Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан»; ГАУН РБ «Башкирская энциклопедия». Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.
- ↑ ДУМ РТ опубликовало список мечетей, где будут проводиться ифтары. Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июль 2026.