Яңа Минзәләбаш мәчете

Яңа Минзәләбаш мәчете (рәсми исеме — Гыйният мәчете) — Татарстанның Сарман районы, Яңа Минзәләбаш авылында 2021 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе. Ул Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенә караган Сарман районы мөхтәсибәте карамагында эшли[1]. Мәчет Яңа Минзәләбаш авылына нигез салган Гыйният карт исеме белән аталган.

Этимологиясе

Мәчетнең исеме авыл исеменнән алынган. Яңа Минзәләбаш ике сүздән тора[2]:

  • Яңа — авылның яңа булуын күрсәтә, чөнки ул 1924 елда Иске Минзәләбаштан күчеп килгән кешеләр тарафыннан нигезләнгән.
  • Минзәләбаш — Минзәлә елгасы башыннан алынган топоним. Биредәге «Минзәлә» — елга исеме, ә «баш» — елганың башлангыч өлеше дигәнне аңлата.

Тарихы

1923 елда Чаллы кантонының Карамалы волосте, Иске Минзәләбаш авылында[3] яшәүче Гыйният исемле кеше Минзәлә елгасы башланган урында[4], Яңа Минзәләбаш авылы буласы урынга беренче казык кага, 1924 елда бирегә бөтенләй күченеп килә[5].

2008 елда Гыйният картның оныгы Әнәс авылның Яңа Минзәләбаш урамы башында урнашкан иске йортын (буш торган ишегалды белән бергә) мәчет итеп файдалану өчен җирле мөселман җәмгыятенә бирә. Татнефть ярдәме һәм авыл халкының тырышлыгы белән бу йорт мәчет итеп үзгәртелеп, ярты елдан соң ачыла.

2020 елда мөселманнар иске мәчет янәшәсенә зуррак яңа мәчет төзү кирәклеге турында уртак фикергә киләләр. 2021 елның маенда исә яңа мәчет ачыла. Әлеге мәчет авыл кешеләреннән җыелган хәер-сәдака акчасына, шулай ук башка дин тотучыларның матди ярдәме белән төзелә. Себердә эшләүче авыл халкы мәчет төзелешенә зур өлеш кертәләр.

Авылның мәчетенә җомга намазларына унлап кеше йөри.

Архитектурасы

Яңа мәчет — бер катлы корылма. Аның манарасы бинаның түбәсендә, керү юлы өстендә урнашкан. Бина һәм манара ачык төстәге сайдинг белән тышланган, бина эче газ ярдәмендә җылытыла, тәһарәтханә бина эчендә каралган. Мәчеткә арткы яктан ялгап, ифтар ашлары үткәрү өчен залы булган янкорма төзелә.

Имамнары

2021-2024 елларда яңа мәчетнең имамы — Хәмзә улы Рәмзә хәзрәт Нигъмәтуллин[6].

2024 елга булган мәгълүматлар буенча, Сарман районы имам-мөхтәсибе булып Сәет хәзрәт эшли[7].

Әдәбият

  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. Казан, 2020.
  • Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 97нче бит.

Сылтамалар

  • Новый Мензелябаш / Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии, 1999, С. 406. ISBN 0-9530650-3-0

Тема буенча өстәмә