Елмай (балалар паркы)
«Елмай» балалар паркы (рус. Детский парк «Елмай») — Казанның Казансу елгасы яр буенда урнашкан заманча иҗтимагый киңлек. Татарстанда һәм илдә иң зур балалар паркы[1]. Исеме балалар һәм аларның ата-аналары өчен тудырылган күңелле һәм якты атмосфераны чагылдыра.
Барлыкка килү тарихы
Парк урнашкан җирлек 2012 елга кадәр ташландык хәлдә була һәм территорияне яңарту таләп ителә[2]. «Елмай» паркы 2020 елда кабул ителгән һәм 2030 елга кадәр дәвам итәчәк «Казансу елгасы яр буен үстерү стратегиясе» проекты кысаларында төзелә. Әлеге стратегия нигезендә Казансу елгасының яр буе зоналарын яңартуның унике парк һәм «Зәңгәр күлләр» экокомплексын үз эченә алган тулы бер проектын эшләү күздә тотыла[3].
Парк 2024 елның 30 августында дәүләт-шәхси партнерлыкта гамәлгә ашырыла[4], әлеге масштаблы проектның бер өлеше буларак ачыла. Яр буе территориләрендә яшьләр һәм өлкәннәр өчен булган мәйданчыкларны тулыландырып, махсус балалар өчен киңлек төзү мөһим әһәмияткә ия була.
Исем
Паркка исемне шәһәр һәм республика халкы интернет аша тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлый. Сораштыруда биш исем тәкъдим ителә, шулай ук исем сайлау барышында катнашырга теләүчеләр үз вариантларында язып җибәрә ала.
Исемнәр түбәндәгечә[5]:
- «Су баласы/Дети воды» — Габдулла Тукайның «Су анасы» әсәренә аваздаш.
- «Юл(а)» — юл, юнәлеш һәм максатчанлык.
- «Елмай» — балалар елмаюы белән бәйле шатлык һәм эчкерсезлек.
- «Уен/Игра» — парк мәйданчыклары балалар өчен һәрвакыт уен белән бәйле.
- «Айда парк/Ай-Да парк!» — иң шәп парк.
Исемлек халык тарафыннан тәкъдим ителгән атамалардан гыйбарәт. Алар Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салиховның социаль челтәрләренә үз вариантларын җибәрә. Шулай ук исемнәрне шәһәр активистлары, рәссамнар, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары, яшь казанлылар, «АрхиДети» проектында катнашучылар тәкъдим итә[6].
Интернет аша тавыш бирүдә 6 меңнән күбрәк кеше катнаша[7]. Тавыш бирү нәтиҗәсендә беренче урында «Елмай» исеме, икенче — «Айда парк/Ай-Да парк!», өченче — «Су баласы/Дети воды»[8].
Концепция һәм тематик зоналар
Паркның төп темасы — территориянең тарихын, экологиясен, археологиясен һәм табигый үзенчәлекләрен берләштергән Казансу елгасы[9]. Паркның концепциясе елганың бормалы юлын һәм аның экосистемасын архитектур чишелешләр һәм тематик уен зоналары аша чагылдыра[10].
Парк алты төп тематик зонага бүленгән[11]:
- Күзәтү пункты — нәниләр өчен мәйданчык, биредә балалар яр буе кошлары белән таныша һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне өйрәнә.
- Балалар су станциясе — елганың миниатюр моделе, анда балалар су процессларын тикшерә, дамбалар төзергә һәм су әйләнмәләре белән идарә итәргә өйрәнә.
- Дулкыннар — хәрәкәткә, вибрациягә, тавыш һәм дулкын процессларына, шулай ук су асты археологиясенә багышланган уен мәйданчыгы.
- Казу эшләре — елга суларында яшерелгән борынгы әйберләрне өйрәнү белән бәйле тарихи-археологик зона.
- Суга чуму һәм агым — балаларның физик күнекмәләрен үстерү һәм энергия бирү өчен билгеләнгән манаралары, лабиринтлары, таулары, тоннельләре һәм каршылыклар полосалары булган актив уен зоналары.
Моннан тыш, парк җәяүлеләр өчен киң юллар челтәре, уңайлы кибетләр, фонтан, балалар китап кибете һәм кафесы булган күпфункцияле павильон, шулай ук 8 меңгә кадәр кешене сыйдыра алырлык мәдәни чаралар зонасы белән җиһазландырылган[12].
Табигый үзенчәлекләр һәм яшелләндерү
«Елмай» паркының мәйданы якынча 3,4 гектар тәшкил итә, төп үзенчәлеге — куе яшел зона[13]. Биредә 500 гә якын агач һәм дүрт меңнән артык куак утыртылган, шул исәптән 540 метр озынлыктагы ялтыравык кызылча куакларыннан ясалган уникаль яшел лабиринт бар. Ясалма калкулыклар, киңлекне җилдән саклап һәм табигый чолганышка гармонияле рәвештә туры килеп, табигый рельеф тудыра[14].
Паркның тәрбияви һәм мәдәни роле
Парк күңел ачу гына түгел, белем бирү үзәге дә. Интерактив мәйданчыклар һәм маршрутлар аша балалар төбәкнең биологиясен, экологиясен, тарихын һәм археологиясен өйрәнә. Вакыйгалар мәйданчыгы һәм павильон даими рәвештә остаханәләр, концерт программалары һәм мәдәни чаралар уздыру урынына әверелә[15].
Шәһәр һәм халык өчен әһәмияте
Парк Казансу яры территориясен үзгәртеп, балалы гаиләләр өчен яңа һәм заманча үзәккә әверелә, шул ук вакытта шәһәр мохитенең гомуми хәлен яхшырта. «Елмай» паркы шәһәрнең социаль-мәдәни инфраструктурасында мөһим урын алып тора. Ул мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның ата-аналары өчен киңәйтелгән ял итү мәйданчыгы булып хезмәт итә.
Парк бер үк вакытта 8 меңгә кадәр кеше кабул итә ала һәм әһәмиятле шәһәр бәйрәмнәре һәм фестивальләре уздыру өчен мәйданчык буларак кулланыла[12].
Эш вакыты
Паркның күпчелек өлеше тәүлек буе ачык, кафе һәм иҗади студияләр урнашкан павильон көн саен, ел әйләнәсендә, якынча 9:00 дән 19:00 гә кадәр эшли[16]. Павильонда остаханәләр һәм белем бирү дәресләре җирле резидентларның эш вакытына бәйле көндез үткәрелә.
Паркка кадәр маршрут
«Елмай»га берничә ысул белән барып җитәргә мөмкин:
- Җәмәгать транспорты
- Якындагы тукталыш «Гоголь урамы», парктан якынча 700 метр ераклыкта урнашкан.
- Җәяү
- Кирмән яр буеннан яисә Ирек мәйданыннан Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә барып җитәргә, аннары Фукс бакчасы аша үтәргә һәм паркка баскычтан төшәргә мөмкин.
- Автомобильдә
- Машинада Болын яны урамы буйлап килергә мөмкин.
- Милли китапханә белән «ТАИФ» бизнес-үзәге арасында, Солтан Галиев мәйданы астында «на НКЦ» күпкатлы җир асты паркингы эшли.
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Речные мотивы, самая большая в Казани игровая площадка и первый книжный для детей: как устроен новый детский парк «Елмай» - Инде (рус.). Инде. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ На набережной Казанки открылся детский парк «Елмай» с зеленым лабиринтом (2024-08-30). 13 август 2025 тикшерелде.
- ↑ «Елмай» — самый большой детский парк в Татарстане. 13 август 2025 тикшерелде.
- ↑ В Республике Татарстан открыли новый детский парк «Елмай» и благоустроенный сквер имени Карла Фукса (рус.). Главный федеральный инспектор по Республике Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Жители столицы РТ могут выбрать название детского парка на набережной Казанки (2024-06-28). 13 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Стартовало голосование за название детского парка на набережной Казанки [неопр.]. Бизнес Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ В Казани новый детский парк получил название «Елмай». 13 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Казансу яр буендагы балалар паркына «Елмай» исеме бирделәр. 13 август 2025 тикшерелде.
- ↑ «Мечта для детей»: в Казани представили проект крупнейшего детского парка в России. 13 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Галька из Крыма, цирковые номера на сцене и восьмиметровая башня: 10 фактов о парке «Елмай» (2024-10-12). 13 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Вести Татарстан. trt-tv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ 1 2 В Казани в День Республики открылся Детский парк «Елмай». institute.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Детский парк «Елмай» [неопр.]. Парки Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 август 2025.
- ↑ Новая гранитная лестница, лабиринт из кизильника и кафе правильного питания – в Казани комплексно благоустраивают детский парк и Фуксовский сад (2024-06-28). 13 август 2025 тикшерелде.
- ↑ «Даже не представляли, что здесь будет столько детей»: в Казани открылся парк «Елмай». 13 август 2025 тикшерелде.
- ↑ Открытие лета: Детский парк «Елмай» на набережной реки Казанки | Enter. entermedia.io. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2025.
| Казанның истәлекле урыннары | ||