Ирек мәйданы (Казан)

Ирек мәйданы (рус. Площадь Свободы) — Казанның иң зур, ике төп мәйданының берсе (Меңьеллык мəйданы белән беррәттән). Шәһәрнең тарихи үзәгендә, Вахитов районында урнашкан. Мәйдан аша төньяктан көньякка Пушкин һәм Театр урамнары, көнбатыштан көнчыгышка Карл Маркс һәм Зур Кызыл урамнары уза.

Тарих

Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы чорында Ирек мәйданы урынында Казан шәһәренең чиге булган, нәкъ монда Арча капкасы урнашкан. Казан шәһәрендә ике ныгытмалар боҗрасы: Казан Кирмәне һәм Казан бистәсенең дивары (рус. Казанский посад). Арча капкасы аша Казан бистәсеннән Арча кырына таба юл салынган.

1552 елда Казанны басып алган вакытында Арча кырында Казан ханлыгының мөстәкыйльлеге өчен канкойгыч сугыш барган, шул рәвешле Ирек өчен булган сугыш урынында хәзер Ирек мәйданы урнашкан.

1928 елга кадәр Ершов урамы Арча кыры урамы исемен йөрткән.

Элекке исеме — Театр мәйданы. 1924 елның 23 сентябрендә Ирек мәйданы исеме бирелә. XX гасыр башына кадәр мәйдан урынында баш шәһәр театры бинасы урнашкан, хәзерге опера һәм балет театры бинасы урынында Державин һәйкәле белән Державин бакчасы (1870—1932 елларда гамәлдә) һәм Кутузов һәйкәле белән сквер (1915 елдан) була.

1951 елда скверга 1 Май мәйданыннан Ленин һәйкәле күчерелә. 1954 елның 7 ноябрендә театр төзелү сәбәпле, яңадан төзекләндерелгән мәйдан уртасында скульптор П. Яцыно һәм архитектор А. Гегелло проекты буенча Ленинга трибуналары булган яңа һәйкәл куела[1].

Хәзерге заман

Мәйдан архитектура һәм тарихи һәйкәлләрнең күп булуы белән генә түгел, биредә шәһәр һәм республика өчен мөһим роль уйный торган учреждениеләрнең урнашуы белән дә әһәмиятле. Совет чорында мәйданда гомумшәһәр 1, 9 Май һәм октябрь демонстрацияләре, башка парадлар һәм митинглар уза. Совет чорыннан соң мәйданда митинглар, төрле акцияләр, бәйрәмнәр һәм фестивальләр көннәрендә иҗтимагый чаралар уздырыла. 2012 елда Җиңү көне уңаеннан парад үткәрелә.

Транспорт

Карл Маркс урамы буйлап мәйдан аша һәм Карл Маркс урамының көнбатыш һәм көнчыгыш юнәлешләреннән Пушкин урамының көньяк юнәлешенә берничә автобус маршруты уза. Карл Маркс урамының көнчыгыш юнәлешеннән Пушкин урамының көньяк юнәлешенә бер яклы 2,3,5,7,8 номерлы троллейбус маршрутлары, 2008 елга кадәр 5,12,20,21 номерлы трамвай маршрутлары йөри[2].

Әһәмиятле биналар һәм корылмалар

Галерея

Искәрмәләр

  1. Площадь Свободы, она же – Театральная. 23 гыйнвар 2025 тикшерелде.
  2. Площадь Свободы. visit-tatarstan.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 гыйнвар 2025.

Әдәбият

  • «Их именами названы улицы Казани», Казань, Татарское книжное издательство, 1977.
  • Амиров К. «Казань: Где эта улица, где этот дом», Казань, 1995.
  • Амиров К., Ахметзянова Р., Вениаминов Р. «Казанских улиц имена», Казань, Татарское книжное издательство, 2010.
  • Гафурова Ф. Имени Горького //Вечерняя Казань. — 1979. — 20 сент.
  • Хэйруллин Э., Эмирханов Р. Биредэ Горький эзлэре //Социалистический Татарстан. — 1984. — 1 сент. — ул. А. М. Горького.
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани

Тема буенча өстәмә