Манеж (Казан Кирмәне)
Манеж — 1880 елларда Казан кремле территориясендә Юнкерлар училищесы ихтыяҗлары өчен төзелгән, хәзер фәнни максатларда һәм күргәзмәләр бинасы буларак файлаланыла торган тарихи бина.
Тарих
1880 елларда төзелгән манеж Казан Юнкерлар училищесы биналары комплексына керә. Корылманың архитектура проекты 1881 елда Санкт-Петербургта җирлекнең һәм тирә-юньдәге корылмаларның рельефын исәпкә алып әзерләнә. Зур мәйданлы бу бина, ел фасылларына һәм һава торышы шартларына карамастан, хәрби сафта йөрергә өйрәнү өчен файдаланыла торган була. Манеж өчен училищеның төп корпусының көньяк тарафындагы җир сайлана. Бинаны Кремльдән чыгу юлында — көнбатыштан көнчыгышка таба киңәйтеп коралар. Төзелеш вакытында янәшәдә урнашкан Троица-Сергиев монастыре хәрабәләре, төгәлрәге — аның көнбатыш дивары ягындагы койма фундаментлары файдаланыла. Манежның ике ян- яктагы диварлары уемында бинаның үзәк күчәренә карата симметрияле итеп җылыту мичләре урнаштырыла[1][2][3].
Бина Шейнкман тыкрыгы, 11 нче йорт адресы буенча урнашкан[4]. 1995 елда, Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, республика әһәмиятендәге шәһәр төзелеше һәм архитектурасының күчемсез һәйкәлләренең дәүләт саклау реестрына кертелә[5], 2003—2006 елларда «Татар махсус фәнни-реставрацияләү идарәсе» тарафыннан торгызыла[2][3]. 2016, 2017 һәм 2019 елларда, Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы боерыклары нигезендә, «Казан Кремле ансамбле» составындагы бина Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары рәтенә кертелә[6][7][8]. Хәзер «Эрмитаж-Казан» үзәгенең структур бүлекчәсен тәшкил иткән «Манеж» күргәзмәләр залы буларак, мәдәни-агарту чараларын уздыру өчен файдаланыла[2][3]. Бинада шулай ук Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге урнашкан[9][10].
Архитектура
Манеж — озынлыгы 56 метр, киңлеге 18 метр, түбә сыртына кадәр биеклеге 10 метр булган турыпочмаклык фомасындагы кирпечтән төзелгән бина. Диварлар арасы түбәнең авыш өрлегенә беркетелгән асылмалы түшәм белән каплана. Бинаның фасадын француз рустика алымын кулланып эшләнгән киң горизонталь буйлар бизи. Баганалар өстәмә рәвештә рустовка кисеменең эчендә куелмалы чыгынтылар белән эшләнә. Тәрәзәләре профильле йөзлекләр ярдәмендә цокольгә кадәр төшкән һәм бер үк вакытта пирамидаль филёнкалар белән бизәлгән тәрәзә кәрнизе белән кисешкән аркалар рәвешендә ясалган. Фасадтан аерып чыгару ярдәмендә күренеп торган керү порталына аттик белән дәвам иттерелгән декоратив фронтон куела. Агачтан ясалган ишек өстенә чуен баганаларга утыртылган чүкеп ясалган япма капланган. Вальм түбәсе, ягъни өчпочмак рәвешендәге дүрт катлы кыек түбә, кирпеч баганаларга куелган һәм чүкеп эшләнгән рәшәткә белән әйләндереп алынган. Бинаның ян-яктагы диварлары шома, рустика алымы элеккеге мич уемының баганаларында гына файдаланыла[1][2][8].
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Хузин, Ситдиков, 2005
- ↑ 1 2 3 4 Тарунов, 2018
- ↑ 1 2 3 Манеж. Казанский кремль. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025. Архивировано 26 гыйнвар 2021 года.
- ↑ Выставочный зал «Манеж». Телеканал «Карусель». Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 24 июля 1995 года № 495 «О включении в Государственный охранный реестр памятников истории, градостроительства и архитектуры и передаче памятников истории и культуры в оперативное управление Министерства культуры Республики Татарстан». Кабинет министров Республики Татарстан (24 июль 1995). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ Приказ Министерства культуры Российской Федерации от 22 ноября 2016 года № 2547 «Об изменении категории историко-культурного значения объектов культурного наследия регионального значения на категорию историко-культурного значения объектов культурного наследия федерального значения». Министерство культуры Российской Федерации (22 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ Приказ Министерства культуры Российской Федерации от 22 декабря 2017 года № 2182 «Об утверждении предмета охраны объекта культурного наследия федерального значения «Ансамбль Казанского Кремля», XV — первая четверть XX века (Республика Татарстан, г. Казань, Кремль)». Министерство культуры Российской Федерации (22 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Приказ Министерства культуры Российской Федерации от 11 апреля 2019 года № 420 «Об утверждении предмета охраны объекта культурного наследия федерального значения „Манеж“, 1880-е годы, входящего в состав объекта культурного наследия федерального значения „Ансамбль Казанского кремля“, XV - первая четверть XX вв. (Республика Татарстан (Татарстан))». Министерство культуры Российской Федерации (11 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ Центр письменного и музыкального наследия Института. Институт языка, литературы и искусства имени Галимджана Ибрагимова. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025. Архивировано 30 апрель 2022 года.
- ↑ О проекте. Центр письменного и музыкального наследия. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025. Архивировано 3 март 2022 года.
Әдәбият
- Хузин Ф. Ш., Ситдиков А. Г. Казанский кремль: фотоальбом. — Казань: Татарское книжное издательство, 2005. — 171 с. — ISBN 5298041795. [рус.] [ингл.]
- Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань: Иллюстрированный каталог / сост. А. М. Тарунов. — Москва: НИИЦентр, 2018. — 984 с. — ISBN 9785902156437. [рус.]