Шакир-солдат йорты (Казан)

Sight symbol black.svg  республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле

Шакир солдат йорты (рус. Дом Шакир-солдата) — Казан шәһәренең Вахитов районы тарихи үзәгендә урнашкан, XIX гасыр азагында төзелгән утар йорты. Габдулла Тукай урамында урнашкан. Төбәк (республика) әһәмиятендәге архитектура һәйкәле һәм мәдәни мирас объекты булып тора[1].

Тасвирлама

Ул планда да, фасады буенча да асимметрик хәл ителгән ике катлы кирпеч бинадан гыйбарәт. Бинаның тышкы кыяфәте урта гасыр романтикасы рухында — Марокко-Әндәлүс ислам архитектурасы формаларында эшләнгән[1]. Утар комплексына шулай ук табыш йорты һәм үсеш алган ишегалды корылмалары керә. Алар ак таштан эшләнгән була һәм үз эченә зур ат абзарларын, карета сараен, мунча, хезмәтчеләр өчен флигельләр, һ.б. корылмаларны ала. Утар комплексы Госмания (хәзерге Солтан) мәчетенә терәлеп торган зур кишәрлекне биләп торган[2].

Йорт шәһәр утарлары төренә карый, асимметрик композициясе белән аерылып тора. Планда турыпочмаклы, ике катлы кирпеч бинаның урамга караган фасады өч өлештән тора: сул яктагысы — бер тәрәзәле, чатыр түбәле, планда квадрат формасындагы тәбәнәк манара белән тәмамланган; уртадагысы — иң озыны, һәр катта бишәр тәрәзәле; уң яктагысы — тар, урта өлешнең карнизыннан чыгып торучы аттик белән тәмамланган, икенче катта биек аркалы тәрәзәсе һәм беренче катта киң аркалы капкасы бар[3].

Тарих

1895—1898 елларда мещан Шакирҗан Шәмсетдинов заказы буенча Иске Татар бистәсе территориясендә, Тихвин урамында (хәзерге Г. Тукай урамының төньяк өлеше) ике катлы итеп төзелә[2]. Шакирҗан Шәмсетдинов отставкадагы унтер-офицер була, бу бинаның халыкта «Шакир солдат йорты» дигән исем алуы шуннан килә. Шәмсетдиновлар гаиләсе мөселманнар булып, сәүдә белән шөгыльләнгән. Гаиләдә биш ир бала, Шакирҗан шуларның иң кечесе була[1].

1902 елда Иске Татар бистәсендәге зур янгын вакытында бина өлешчә зыян күрә, янгын 300 дән артык йортны юкка чыгара[4].

1918 елда бина дәүләтләштерелә һәм торак итеп үзгәртелә[3].

2012 елның апрелендә, Казан агломерациясен үстерү буенча уртак эшчәнлек һәм ASGның шәһәрнең тарихи үзәген торгызу һәм реконструкцияләү эшендә катнашуы нигезендә, Казан мэриясе һәм әлеге компания арасындагы дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында, бина ASG инвестицион компанияләр төркеменә тапшырыла[2].

2025 елда бина фасадының реставрациясе тәмамлана. Эшләр барышында катламнарның җимерелгән участоклары торгызыла, конструкцияләр җылытыла, заманча инженерлык коммуникацияләре сузыла, тарихи яктан туры дөрес ишекләр һәм тәрәзәләр куела, диварларның штукатуркасы яңартыла, территория төзекләндерелә. «Мәдәни мирас үзәге» ДБУ экспертлары бәяләмәсе буенча, бинаның техник торышы канәгатьләнерлек дип табылган. 2026 елга бинаның эчке өлешендә реставрация эшләре дәвам итә[1][5].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Завершена реставрация памятника архитектуры Казани фасада усадьбы Шакир-солдата. Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (8 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
  2. 1 2 3 В День памятников ASG начало реставрацию ещё трёх исторических зданий. Министерство культуры Республики Татарстан (19 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
  3. 1 2 Дом Шакир-солдата. Рувики. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
  4. Усадьба Шакир-солдата: как унтер-офицер мечтал о Марокко. Реальное время (7 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
  5. В Казани завершили реставрацию исторического дома «Шакира-солдата». Реальное время (8 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.

Әдәбият

  • Под ред. С. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алиева. Казань в памятниках истории и культуры. — Казань: Татарское книжное издательство, 1982.
  • Салихов Р., Хайрутдинов Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). — Казань: ФЕСТ, 1995.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә