Габдулла-Кәрим Апанаев йорты

Габдул-Кәрим Апанаев йорты (рәсми рәвештә: Татарстан урамындагы 8 нче йорт, бу йортта 1913 елда, Габдулла Кариев җитәкләгән, беренче татар төркеме «Сәйяр») — Казан шәһәренен, Иске Татар бистәсенен, Татарстан урамынын 8 нче йортында урнашкан тарихи бина. XX гасыр башында төзелгән. Региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты.

Тарих

Керемле йорт XX гасыр башында Казан сәүдәгәре Абдул-Кәрим Апанаев заказы буенча төзелгән. 1910-1917 елларда йортта Кабан яр буенда Сабитов утарыннан күчеп килгән «Восточный клуб» урнашкан. Йортның икенче катында 150 кешегә исәпләнгән тамаша залы, лото уйнау бүлмәсе һәм китапханә, беренче катта — гардероб, касса һәм клуб идарәсе урнашкан иде. 1913 елда йортка беренче татар төркеме «Сәйяр» оеша[1][2].

Архитектура

Хәзерге вакытта участокта бер-берсенә якынлашкан ике кирпеч йорт бар: ике катлы һәм өч катлы.

Искәрмәләр

  1. Дом № 8 на ул. Татарстан. В этом доме в 1913 г. работала первая татарская группа «Сайяр», которой руководил Габдулла Кариев // / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 603—604. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.
  2. Дом № 8 на ул. Татарстан, в этом доме в 1913 г. работала первая татарская группа «Сайяр», которой руководил Габдулла Кареев. Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2020. Архивировано 3 июль 2020 года.

Сылтамалар