Мәрҗани йорты (Казан)

Sight symbol black.svg  республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле

Мәрҗани йорты (рус. Дом Ш. Б. Марджани) — Казанның Иске Татар бистәсендә, Каюм Насыйри урамындагы 10а номерлы йорт — тарихи бина. XIX гасыр уртасында төзелгән. Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты[1].

Тарих

Йортның хуҗасы — татар галиме һәм дин эшлеклесе, имам Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани була. Йорт 1858 елда төзелә, 1863 елда янгыннан соң архитектор П. И. Романов проекты буенча яңадан торгызыла. Элегрәк йорт зур утарның флигеле (канат йорты) була. Бу йортта Ш. Б. Мәрҗани 1889 елда вафат булганчы яши, биредә күпсанлы хезмәтләрен иҗат итә, күпсанлы кунаклар кабул итә, алар арасында академик В. В. Радлов, Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы И. Ф. Готвальд, профессор Н. Ф. Катанов, шулай ук 1876 елның мартында Казан аша үтеп барган алман зоологы А. Брем да була. Хуҗасы вафатыннан соң йорт аның улы, Беренче җәмигъ мәчете (хәзерге әл-Мәрҗани мәчете) имамы Борһанетдингә күчә. Мәрҗанинең китапханәсе 1918 елгы янгында юкка чыга. Йорт 2012—2013 елларда С. А. Мамлеева, Г. Ю. Исхакова җитәкчелегендә реставрацияләнә. 2017 елда, Ш. Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан, бинаның эчке ягы (интерьеры) яңартыла[1].

Архитектура

Йорт ике катлы, ярым таш, урамга биш тәрәзәле фасады белән чыга. Ике яклы түбә белән капланган, ул мезонинның квадрат тәрәзәле фронтонын барлыкка китерә. Татар традициясе буенча, йортка ишегалдыннан, агач коймадагы капкадан керәләр. Кирпечтән салынган аскы кат хуҗалык максатларында кулланылган, ә бурадан ясалып, такта белән тышланган өске катта торак бүлмәләре урнашкан. Фасадның композициясе симметрияле, үзәк тәрәзә тар калакчалар (лопаткалар) белән аерылып тора, фасад почмакларындагы калакчалар киңрәк, аларның барысы да ромблар белән бизәлгән. Өске кат тәрәзәләренең йөзлекләре стилизацияләнгән лалә чәчәге сурәтләре белән бизәлгән[1][2].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Дом Ш. Б. Марджани, 1858 г. // Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог / гл. ред. Тарунов А. М.. — М.: НИИЦентр, 2018. — С. 637—638. — 984 с. — ISBN 978-5-902156-43-7.
  2. Дом Ш. Б. Марджани, 1858 г. В этом доме жил и скончался видный религиозный деятель, ученый-историк и просветитель Шигабутдин Марджани (1818-1889 гг.). Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июнь 2020.

Тема буенча өстәмә