Кирмән яр буе урамы (Казан)
Кирмән яр буе (рус. Кремлевская набережная) — Казансу елгасының җәяүлеләр йөрү өчен сул як яр буе. Озынлыгы 1,5 чакрым чамасы һәм Казан кирмәне диварларыннан алып «Казан» милли мәдәни үзәгенә кадәр сузылган. Шәһәрнең заманча истәлекле урыннарының берсе һәм шәһәрдә массакүләм йөрү урыны. Казан шәһәренең коммерция оешмасы булып тора.
Географиясе
Киров дамбасыннан башлана, Казансу елгасы буйлап сузыла һәм Миллениум күперенә кадәр дәвам итә.
Тарихы
2010 елда Казан администрациясе Казансу яр буен төзекләндерү һәм яңа туристлык объекты төзү турында карар кабул итә. Бу вакытта яр буе начар хәлдә була, аны су юып, җир катламы таркала. Аны киңәйтеләр һәм төзекләндереләр. 2013 елда яр буеның бер өлеше ачыла[1].
Яр буе киңәйтелә һәм бетон конструкцияләр белән ныгытыла, Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән алып «Миллениум» күперенә кадәр участок төзекләндерелә. Казанлылар яңа ял итү урынына рәсми атаманы ачык интернет-тавыш бирү аша сайлыйлар. Тәкъдим ителгән вариантлар арасында «Кирмән яр буе» атамасы иң күп тавыш җыя[2]. 2015 елның җәендә Кремль яр буе тулысынча ачыла, ә 2021 елда аның тагын ике яңа участогы файдалануга тапшырыла.
2023 елда Кирмән яр буенда бер зур һәм алты кечкенә фонтан эшли башлый[3].
2025 елда Кирмән яр буенда универсаль спорт комплексы ачыла. Ул күнегүләр өчен зоналар, кием алыштыру бүлмәләре һәм спорт инвентарен саклау урыны белән җиһазландырылган. Ул воркаут мәйданчыгын, ниндзя-залны һәм каршылыклар аша узу ярышлары өчен тренировка элементларын берләштерә[4].
Шул ук елда Кирмән яр буенда танылган рәссам һәм Совкомбанкны нигезләүчеләренең берсе булган Василий Клюкинның «413» («Зур Эго») исемле арт-объектын урнаштыралар. Урам скульптурасы диск рәвешендә ясалган, аның биеклеге 4,5 метрга җитә[5].
Әһәмияте
Кирмән яр буе туристик маршрутларга керә, шулай ук казанлылар арасында да ял урыны буларак популяр. Яр буе зонасы Казан Кирмәне диварларыннан алып Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә һәм «Урам» экстрим-паркына кадәр сузыла[6].
Монда ел дәвамында күптөрле чаралар уза: гастрономия, музыка һәм кино юнәлешендәге фестивальләр, ярминкәләр, спорт чаралары (турнирлар, ярышлар, шул исәптән велосипед ярышлары һәм марафоннар), концертлар, шулай ук бәйрәм тамашалары (Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көне, Яңа ел).
2025 елда Кирмән яр буе территориясендә һәм «Елмай» балалар паркында Корбан бәйрәменә багышланган «Корбан-фест» уза. Аерым мәйданчыкларда остаханәләр, уеннар, концерт программалары һәм Корбан бәйрәме турында лекцияләр оештырыла, милли ризыклар һәм сувенирлар сатыла[7].
Җиһазландыру
Ял һәм күңел ачу зонасында ике җәяүле сукмак бар: беренчесе — яр буендагы койма белән параллель урнаша, икенчесе — чатырларны һәм павильоннарны тоташтырган түбә астыннан үтә. Роликларда, велосипедларда, прокатка бирелә торган веломобильләрдә һәм башка йөрү чараларында хәрәкәт итү өчен киң юл каралган. Аның буенча балалар махсус эшләнгән автопоездларда йөри ала.
Кирмән яр буенда урнашкан павильоннарда һәм ике-өч катлы биналарда рестораннар, кафеләр эшли. Монда шулай ук аттракционнар, фонтаннар, павильоннар, чатырлар, утыргычлар, скульптуралар һәм башка күпсанлы кече архитектура үрнәкләре урнашкан.
Кыш көне түбә астындагы җәяүле сукмакта Россия һәм Европадагы иң озын боз шугалакларының берсе эшли. Аның озынлыгы — 1,2 чакрым. Тимераякларны биредә прокатка алырга мөмкин, шулай ук шәхси инвентарь белән килү дә рөхсәт ителә. 2023–2024 елларда шугалак эшләми, ләкин 2025 елда янәдән ачыла. Шул ук елны Кирмән яр буенда Яңа ел ярминкәсе ачыла һәм Кыш Бабай йорты эшли[8].
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Кремлёвская набережная в Казани: история, фотографии, как добраться (рус.). Наш Урал и весь мир. nashural.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.
- ↑ В Казани депутаты гордумы утвердили название набережной Казанки (рус.). Казанские ведомости. kazved.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.
- ↑ Данил Садыков. На Кремлевской набережной Казани начали функционировать фонтаны (рус.). kazan.aif.ru (17 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.
- ↑ Воркаут-зона и ниндзя-зал: на Кремлевской набережной в Казани открылся новый спортивный комплекс (рус.). Kazanfirst (9 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.
- ↑ На Кремлевской набережной появился арт-объект сооснователя Совкомбанка Клюкина. Ранее он выставлялся в Вене и Малаге (рус.). Бизнес online (23 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.
- ↑ Что посмотреть в Казани: 8 архитектурных достопримечательностей (рус.). realty.rbc.ru. [Тикшерелгән 1 декабрь 2025]
- ↑ В Казани прошел большой семейный фестиваль «Курбан-фест» (рус.). Идель (7 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.
- ↑ Стала известна дата открытия катка на Кремлевской набережной в Казани. Его зальют впервые с 2023-го (рус.). Бизнес online (18 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.