Кыш бабай

Тикшерелгән мәкалә

Кыш бабай — Яңа ел бәйрәменең төп билгесе, әкиятләрдә, әдәби әсәрләрдә катнашучы. Рус, татар һәм башка халык риваятьләрендә тылсымчы, бүләк бирүче буларак кабул ителә. 21 декабрьдан 1 гыйнварга кадәр билгеләп үтелә торган «Нардуган» бәйрәменең төп әкияти персонажы. Кыш бабайның Кар Кызы (рус. Снежная дочь) исемле кызы, башка кышкы әкият тылсымчыларыннан аермалы буларак, күп яраннары бар.

Кыш Бабай турындагы риваять

Кыш бабай турындагы риваять борынгы төркиләрнең дине белән бәйле, аларның төп алласы Тәңре булган[1]. Ул бөтен дөнья һәм башка аллалар белән идарә иткән. Риваять буенча, ул декабрьның иң озын төнендә туа[2]. Кыш көне Кыш Тәңресе идарә итә, төркиләр аны Кыш Бабай дип атыйлар. Тәңре хөрмәтенә кышкы аллалар бәйрәм оештыра, чара вакытында кешеләр борынгы төркиләр өчен изге булган чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйныйлар һәм «Кара төн» («Черная ночь») дини йоласында катнашалар.

Төрки Кыш Бабай бу бәйрәмгә төрки пантеоннан башка аллаларны һәм рухларны чакыра. Кар Кызы һәрвакыт Кыш Бабай янында була, ул әтисенә кунакларны кабул итәргә булыша[3].

Татарстанда заманча Кыш бабайның барлыкка килү тарихы

«Кыш Бабай» проекты туристлык оешмасы җитәкчесе Юлия Таланова тәкъдиме белән төзелә[1]. Бер әңгәмәсендә ул бу идеянең Бөек Устюг Кыш Бабае образы тәэсирендә барлыкка килүе турында сөйли. Аның сүзләренчә, проект очраклы рәвештә барлыкка килә, Юлия Таланова Бөек Устюг турында телевизион тапшыру карый. Тапшыруда Кыш Бабай проекты барлыкка килүе бу зур булмаган шәһәр үсешенә нык тәэсир итүе тасвирлана. Проект белән танышкач, Юлия Таланова Татарстанда да шушындый ук проект булдырырга кирәк дигән тәкъдим ясый һәм берникадәр вакыттан соң, аның идеясы чынга аша. Шул рәвешле үз резиденциясенә (2009 елның октябрендә ачыла) ия булган заманча Кыш Бабай барлыкка килә. Аның йортты территориясендә татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләрендәге әкият каһарманнары яши[4].

Кыяфәте

Кыш Бабай тышкы кыяфәте белән руслар Кыш Бабаена охшаган[5], әмма аермалар да бар[6]. Ул алтынсу төстә бөдрә сакаллы[7]. Аның киемнәре татар халкының милли үзенчәлекләрен ассызыклый. Кыш Бабай туны милли орнамент белән бизәлгән, анда ислам диненә хас яшел төс өстенлек итә, әмма кайсыбер очракларда зәңгәр төстәге тун кияләр[1]. Баш киеме — мех белән бизәлгән традицион татар түбәтәе. Аның кызы һәм ярдәмчесе Кар Кызы татар хатын-кызларының традицион халык киеме стилендәге күлмәк кия[4].

Резиденциясе һәм яраннары

Кыш Бабай резиденциясе Казаннан 80 чакрым ераклыктагы Арча районы, Яңа Кырлай авылында, Габдулла Тукай әдәби музее территориясендә урнашкан[8].

Кунакларны резиденция капкасы янында Шайтан каршы ала, ул аларны Кыш бабайның әкияти биләмәләре буйлап экскурсиядә озата бара. Кунаклар әкият персонажлары оештырган сынаулар аша узарга, шулай ук алар табышмакларны чишәргә һәм риваятьләр белән танышырга тиешләр. Кыш Бабайның өенә могҗизада катнашучылар Шүрәле картасы ярдәмендә килеп җитәләр. Йорт хуҗасы үзенең тылсымлы бүлмәсендә кунакларны кабул итә.

Резиденциядә курчак театры бар, кунаклар борынгы татар риваятьләре буенча әзерләнгән кечкенә спектакль карый ала. Кыш Бабайның йортына килгән Һәркем татар бабаеның исемле мөһере куелган грамота ала.

Территориядә түбәндәге объектлар төзелә: «Могҗизалар урманы» паркы, кар таулары, шугалак, кунакханә, ресторан, истәлекле бүләкләр кибете, Ага-базар.

Кыш Бабай яраннарына Кар Кызыннан кала түбәндәге әкият каһарманнары керә: көчле сугышчы — Батыр; урман рухы — Шүрәле; Алтынчәч, Таһир һәм Зөһрә; Убырлы; Аҗдаһа һәм Шайтан[4][1].

Кызыклы фактлар

Кыш Бабайның рәсми сайты — Кыш Бабай резиденциясе һәм үз почтасы (422035, Татарстан Республикасы, Арча районы, Яңа Кырлай авылы; балалардан хат Кыш Бабай һәм Кар Кызы исеменә языла) бар.

Сылтамалар