Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы

«Ленино-Кокушкино» дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы (рус. Государственный историко-культурный музей-заповедник «Ленино-Кокушкино») — Татарстанның Питрәч районы Ленино-Кокушкино (Апакай) авылында урнашкан мәдәният оешмасы (музей). 2022 елдан — ТР милли музее филиалы. XIX гасыр дворяннары көнкүреше, В. И. Ленинның туганнары Бланклар һәм Ульяновлар гаиләсе тарихы белән таныштыра. 2019 елдан реставрация сәбәпле вакытлыча ябык.

Тарих

1847 елда табиб А. Д. Бланк (В. И. Ленинның әнисе ягыннан бабасы) Апакайда утар сатып ала. Шул ук елда агач ике катлы йорт төзелә, 1860 нчы елларда флигель куела[1]. Әлеге утарда В. И. Ленинның әнисе Мария Александр кызы Ульянованың  [рус.] яшь чагы уза, биредә аның И. Н. Ульянов белән туйлары була. В. И. Ленинның балачагы һәм яшьлеге җәйләре шушы утар белән бәйле. 1887 елның декабреннән 1888 елның сентябренә кадәр биредә, Казан университеты студентлары тупланышында катнашканы өчен сөргенгә җибәрелгән В. И. Ульянов (Ленин) яши. 1898 елда утар сатыла, 1902 елда төп йорт яна, ә 1917 елгы инкыйлаб чорында утар тар-мар ителә[1].

1936 елга кадәр утар урыны ташландык хәлдә була. 1934 елның 16 декабрендәге БҮБК карары һәм 1936 елның 2 мартындагы ТАССР ҮБК президиумы карары нигезендә, сакланып калган флигельдә, 1939 елның 22 гыйнварында В. И. Ленин музее ачыла[1][2]. Музейны оештыруда В. И. Ленинның туганнан туганы Н. И. Веретенников, әнисе ягыннан туганы Е. А. Жакова һәм Ульяновлар гаиләсе әгъзалары М. И. һәм Д. И. Ульяновлар ярдәм итә[1][3]. 1980–1982 елларда архитектор В. В. Чумаков һәм археолог Л. С. Шавохин җитәкчелегендә төп йорт торгызыла. 1986–1987 елларда хуҗалык корылмалары, бакча һәм парк өлеше реконструкцияләнә[1], 1987 елның 14 декабрендә яңартылган музей ачыла[4]. 1988 елның апрелендә музей «Кокушкинодагы В. И. Ленин мемориаль музее» исемен ала[4].

2003 елда В. И. Ленин музее базасында, А. Д. Бланк утары комплексын саклау максатыннан, музей-тыюлык оештырыла[1][3]. 2003 елның 24 декабрендәге ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә ул дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы итеп үзгәртелә һәм 2004 елның 2 апреленнән «Ленино-Кокушкино» ДТММТ буларак эшли[4][5].

2019 елдан музей реконструкция эшләре белән бәйле ябык тора[6]. 2022 елның 27 мартында флигельдә янгын чыга, шулай да экспозицияләр сакланып кала[6]. Шул ук елның 14 апреленнән музей-тыюлык ТР милли музее составына аның 13 нче филиалы буларак керә[7].

2023 ел ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте «2017–2030 елларга Татарстан Республикасының мәдәни мирасын саклау стратегиясе» документына төзәтмә кертә һәм «Ленино-Кокушкино» Татарстан музей-тыюлыклары исемлегеннән төшерелә[8].

2024 елның апрелендә янгыннан зыян күргән флигель сүтелә. 2025 елның апрелендә тыюлыкка аның яңа бурасы китерелә[9].

2025 елның июнендә ТРның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты утарны һәм флигельне реставрацияләү буенча фәнни-проект документациясен раслый — реставрация эшләре башлана[10].

2026 елның июлендә флигель реставрациясе тәмамлана[11][12].

Экспонатлар

Гомуми мәйданы (парклар белән) — 7,6 га, күргәзмәләр мәйданы — 456 м². Тыюлык үз эченә А. Д. Бланкның агачтан салынган ике катлы йортын, җәйге йортын (флигель), хуҗалык корылмаларын, агачлар паркын, декоратив куаклыкны, каенлыкны һәм төзекләндерү элементларын ала[1]. Музей-тыюлык тупланмасына 677 экспонат (20 графика, 10 сын, 479 гамәли сәнгать, көнкүреш һәм этнография әйберләре, 15 документ, 86 фәнни-табигать әйберләре, 67 башка материал) керә[8]. Экспозицияләр Бланклар һәм Ульяновлар гаиләсенең — XIX гасыр дворяннар көнкүрешен тасвирлый. Флигель алдында студент В. И. Ульяновның һәйкәле урнаштырылган (1958, скульптор И. А. Новосёлов)[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 Музей-заповедник «Ленино-Кокушкино» (рус.). Татарская энциклопедия TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  2. Ленино-Кокушкино (рус.). Татарская энциклопедия TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  3. 1 2 Загородная экскурсия «Дворянская усадьба XIX века в селе Ленино-Кокушкино» (рус.). Национальный музей Республики Татарстан (архив күчермәсе) (2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  4. 1 2 3 Рустам Минниханов посетил Государственный историко-культурный музей-заповедник «Ленино-Кокушкино» (рус.). Пресс-служба Президента Республики Татарстан (27 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  5. Государственный историко-культурный музей-заповедник «Ленино-Кокушкино» (рус.). Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  6. 1 2 Во флигеле музея Ленина в Ленино-Кокушкино случился пожар (рус.). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы (27 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  7. Рузилә Мөхәммәтова. Питрәч районының «Ленино-Кокушкино» музее Татарстан Милли музее филиалы булды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы (21 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  8. 1 2 Место ссылки Ленина под Казанью лишили статуса музея-заповедника (рус.). Коммерсантъ-Казань (13 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  9. В музей-заповедник «Ленино-Кокушкино» привезли сруб для воссоздания сгоревшего флигеля (рус.). Пестречинский район: официальный сайт (21 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  10. В Ленино-Кокушкино начали реставрацию усадьбы, где жил Владимир Ленин (рус.). Реальное время (26 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  11. Завершена реставрация сгоревшего флигеля в музее-заповеднике «Ленино-Кокушкино» (рус.). Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (9 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.
  12. В Татарстане восстановили сгоревший флигель музея-заповедника «Ленино-Кокушкино» (рус.). Вечерняя Казань (10 июль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 август 2026.

Әдәбият

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә