Туфан Миңнуллин музее (Кама Тамагы)

Викибирелмәләрдә элемент юк

Туфан Миңнуллин музее (рус. Музей Туфана Миннуллина) — Татарстанның Кама Тамагы районы үзәге Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Кама Тамагы туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның (Туфан Габдулла улы Миңнуллин, 19352012) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Тарих

2012 елның 12 августында ачылган.

2015 елның 25 августында музей ишегалдында Туфан Миңнуллинга бюст ачыла. Авторы — сынчы Винера Абдуллина.

undefined

Бина

Музей Кама Тамагы туган якны өйрәнү музее янәшәсендә (Карл Маркс урамы, 105), Туфан Миңнуллин үзе буялмаган нарат бүрәнәләрдән салдырган бер катлы мансардалы йортта урнашкан. Әлеге йорт төзелә башлагач, язучы бирегә кайтып иҗат итәргә хыялланган.

Экспонатлар

Мәйданы — 124, 3 кв. м. Экспонатлар беренче катта һәм чормада (мансардада) урнашкан. Музей-йортта язучының рухы, тынгысыз күңеле чагылыш тапкан. Биредәге экспонатларның кайберләрен Туфан Миңнуллин үзе китергән булган. Кайберләрен, язучының вафатыннан соң, кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова бүләк иткән. Күпсанлы китаплары, фотосурәтләр, киемнәр, өстәл-ятагы һ. б. шәхси әйберләреннән төзелгән экспозиция язучы образын ача. Музей ишегалдында куелган бюст — замандашларының аңа булган олы хөрмәте, мәхәббәте билгесе[1].

« Мәскәүдә, Лондонда, Парижда, башка шәһәрләрдә куеп та, үземнең туган ягымда хөрмәт итмәсәләр, мин үземне зур язучыга санамыйм
»
« Язучы бирегә кайтып иҗат итәргә хыялланды. Бу хыялы тормышка ашмаса да, әлеге музей-йорт аның рухын саклый
»

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә