Алексей Салмин

Алексей Салмин (18 февраль 1951(1951-02-18) — 8 сентябрь 2005) — сәясәт белгече, тарих фәннәре докторы. 1973-1991 елларда ССРБ ФА халыкара эшчеләр хәрәкәте институтында, 1999-2002 елларда - Югары икътисад мәктәбендә, 2002 елдан үлеменә кадәр Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында эшләгән. Сәяси мәдәниятләрне һәм институтларны чагыштырма анализлау, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр белән шөгыльләнгән.