Гипс-1
Гипс-1 — Татарстанның Кама Тамагы районында гипс җитештерү урыны. Иделнең текә ярында (Богородское таулары), Куйбышев сусаклагычы кимәленнән 20 метр биеклектә, Тенеш бистәсеннән көньяк-көнчыгышка таба урнашкан. Мәгарәнең озынлыгы 2680 метр, сыдыручы тау токымнары — гипс белән доломит, керү юллары 11. Туристлар өчен уңайлы булган, хәзерге көндә файдалынылмаган гипс штоленнарының берсе булып тора[1] Штоленнар 1930-нчы елларда «семисаженник» дигән гипс пластын эшләгәндә барлыкка килә. 1950 елга эшкәртү эшләре туктатыла. Системада 11 өлешчә җимерелгән чыгу юллары бар. Системада быраулар, вагонеткалар өчен рельс калдыклары сакланган[2][3] 2005 елда беренче җимерелү очрагы була, ә 2011 елда икенсе очрак. Европада иң зур рудник булып исәпләнгән Тенеш руднигына керү тыелган[1].
Гипс-1 мәгарәсенә керү янындагы мәйданчык каяга үрмәләүчеләр өчен дивар буларак кулланыла[4].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 КАКИЕ ПЕЩЕРЫ В ТАТАРСТАНЕ МОЖНО ПОСЕТИТЬ НАЧИНАЮЩИМ?
- ↑ http://speleogenesis.info/institute/libpdf/Gunko_2011_Swiyazhsk_Tetushi.pdf(үле сылтама) [недоступная ссылка]
- ↑ Гипсовый рудник "Гипсы-1"
- ↑ Клуб путешествий Экстрем 2013 елның 3 сентябрь көнендә архивланган.