Сөйки мәгарәләре
Сөйки мәгарәләре — Татарстанда 1958 елга кадәр булган зур мәгарәләр төркеме.[1]Сөйки тауларында, Сөйки авылы янында, хәзерге Кама Тамагы районы территориясендә урнашкан. Мәгарәләр Куйбышев сусаклагычын тутырганда су баскан һәм соңыннан сусаклагыч ярларын ныгыткан вакытта җимерелгән.[2][3]
Тасвирлама
Идел агымы буенча тәртиптә Сөйки мәгарәләре исемлеге: Исемсез, Змей, Отвай-Камень (Вали-Камень) яки Кладовая, Кызлар (Зур Сөки), Коры (Кече Сөйки), Боз, Удачинская.[4]
Мәгарәләрнең иң зурлары: Олы Сөйки (Кызлар) мәгарәсе, аның буе 240 м, мәйданы 3205 м², күләме 14515 м³; Кече Сөйки мәгасәсе, аның озын 70 м, мәйданы 128 м², зурлыгы 734 м³, шулай ук Сөйки Ледяная, озынлыгы 45 м. Башка мәгарәләр бик зур түгел, аларның барсына да 1950 елга керү урыны җимерелгән һәм су белән тутырылган.[5]
Кызлар мәгарәсе Сөкәй тауыннан бер ярым километр чамасы югары урнашкан һәм биш залдан торган. Мәгарә эчендә озынлыгы 90 м, иңе 12 м га кадәр, тирәнлеге 1-2 м булган күл булган, күл суы температурасы җәен һәм кышын даими 6,8 градус булган.
Коры мәгарә Идел агымы буйлап Кызлар мәгарәсеннән 150 м түбәндә урнашкан. Мәгарәләрнең гипс стеналары һәм доломит түшәме булган. Мәгарәләрне ел саен Идел суы ташкан вакытта су басан булган, һәм керү юллары берничә тапкыр чүп-чар белән капланган. Бу вакытта мәгарәләргә көймә белән йөзеп кереп йөргәннәр, су шулай ук бүрәнәләр һәм боз кисәкләре китереп тутырыр булган. Коры мәгарәнең яше Кызлар мәгарәсеннән күпкә яшерәк.[6]
Тикшеренү тарихы
Зур Сызма Китабында (Книга Большого Чертежа) "Юрь тауларында, Иделдән ярты тау ераклыгында, бозлы күлле мәгарәләр бар" дип әйтелә. Әмма,билгеле булган Юрь тауларында бозлы күлле мәнаралар юк, бу язма Кызлар мәгарәсендәге күлгә күрсәтә дигән тәкъдимнәр бар.[7]
Казан университеты галимнәре мәгарәләрдә 1812 елдан бирле йөргәннәр. 1838 елда Идел буйлар сәяхәт иткән вакытта, Сөки мәгарәләренә бертуган рәссам Чернецовлар килгән, алар үлчәү эшләрен башкарган һәм мәгарә эскизларын ясап калдырганнар.[3][7]
Мәгарәләрнең соңгы һәм иң җентекле тасвирламасы А.В.Ступишин тарафыннан тупланган.[1]
Җимерелү
Кызыклы фактлар
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Ступишин А. В. Гл. XII. Карстовые пещеры // Равнинный карст и закономерности его развития на примере Среднего Поволжья. — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1967. — 292 с.
- ↑ 1 2 Ступишин А. В. и др. Географические особенности формирования берегов и ложа Куйбышевского водохранилища. — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1981. — 184 с.
- ↑ 1 2 3 Бортников М. П., Сидоров А. А. Пещеры Поволжья в творчестве художников Чернецовых // Спелеология Самарской области : Сборник статей Самарской спелеологической комиссии. — Самара: РОО «Самарский геолог», 2007. — Вып. 4. — С. 84–92.
- ↑ Камско-Устьинский район (рус.). Союз малых городов РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2020.
- ↑ Перечень пещер Республики Татарстан (рус.). PRO Speleo (1 февраль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2020.
- ↑ Ступишин А. В., Мухитдинова Д. Х. Сюкеевские пещеры. — Казань: Татгосиздат, 1950. — 24 с.
- ↑ 1 2 Гунько А. А. История изучения пещер в Татарстане // «Спелеология и спелестология». — НГПУ, 2010.
- ↑ Столова О. Г. Научные основы организации «учебных троп» с геологическими памятниками природы (в условиях Республики Татарстан). Автореферат диссертации на соискание ученой степени кандидата геолого минералогических наук. — Казань: ООО «ИПЦ Фолиант», 2005. — 31 с. — 100 экз.
- ↑ Ольдгамит (олдгамит, ольдамит) (рус.). Natural Museum. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2020.(үле сылтама)
Чыганаклар
Пещеры. «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998. ISBN 0-9530650-3-0
Тышкы сылтамалар
- {{cite web|author = |url = http://pro-speleo.ru/Cave-dokument/sukeevo.jpg |title = Схема Сюкеевских пещер |lang = ru |website = pro-