Сөйки таулары

Сөйки таулары (рус. Сюкеевские горы) — Татарстанда, Иделнең уңъягында урнашкан калкулык. Көнбатышта Үләмә елгасы үзәнлеге, көнчыгышта Идел елгасы, төньякта Ишем елгасы, көньякта Мордвасу елгасы белән чикләнә.[1] Кайбер чыганакларда Сөйки таулары составына Тәтеш тауларының көнбатыш өлешен кертәләр. Сөйки тауларыннан төньяктарак Богородское таулары, төньяктарак — Тәтеш таулары урнашалар.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Республика Татарстан. Общегеографические карты Российской Федерации. Федеральная служба геодезии и картографии России, 1994 г.