Татарстан байрагы

Татарстан Республикасы байрагы (рус. Флаг Республики Татарстан), герб һәм гимны белән беррәттән, рәсми дәүләт символы булып тора. Байрак өч горизонталь сызыкка бүленгән турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт: өскесе — яшел, уртадагысы — ак, аскысы — кызыл. Бу төсләр тирән символик мәгънәгә ия: яшел төс — яңаруны, язны һәм табигать байлыгын, ак төс — чисталыкны, сафлыкны һәм тынычлыкны, кызыл төс татар халкының көчен, кыюлыгын һәм тормыш булган дәртен гәүдәләндерә.

Байрак Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге 1314-XII санлы карары белән раслана һәм Россия Федерациясе Дәүләт геральдика реестрында 378 нче сан белән теркәлә[1]. Дәүләт символын куллану тәртибе "Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында"гы канун белән билгеләнә.

Казан кирмәнендәге Губернатор сарае түбәсендә Татарстан Республикасы байрагы

Тарих

Казан ханлыгы байрагы

XV—XVI гасырлардагы Казан ханлыгының тарихи символы — аның байрагы. Ханлык байраклары турындагы беренче мәгълүматлар XVII—XVIII гасырларда язылган чыганакларда очрый. Нидерланд тарихчысы Карл Алярдның 1705 елда басылган һәм 1709 елда Россиядә тәрҗемә ителгән хезмәтендә "Татария патшасы"ның ике байрагы телгән алына[2]:

Алярдның китабыннан байраклар
« Флаг Цесаря от Тартарии, жёлтый, с чёрным лежащим и наружу смотрящим драконом (великим змеем), с василисковым хвостом. Другой татарский флаг, жёлтый с чёрной совою, у которой перси желтоваты.
Алярд К. Новое галанское карабельное строение: глашающее совершенно чинение карабля… снесено чрес Карлуса Алярда. — М., 1709.
»

Кайбер тикшеренүчеләр әлеге байракларның тарихи дөреслеген шик астына куялар[3].

Француз авторы Пьер Люкс-Вурмның 2001 елда басылган «Les drapeaux de l’Islam» («Ислам байраклары») хезмәтендә XV гасыр Казан ханлыгы байрагының сурәте китерелә. Ул төрки символикасы традицияләрендә эшләнгән: очында ике тармаклы уемнан торган зәңгәр төстәге тукымадан гыйбарәт. Зәңгәр төс төркиләр һәм Чыңгызханның монгол империясе варис-дәүләтләре өчен гадәти күренеш була[4].

П. Люкс-Вурмның китабында сурәтләнгән байрак (P.Lux-Wurm, «Les drapeaux de l’Islam»)
« Это синее полотнище с двумя косицами. Синий цвет объясняется как традиционный для тюрков и для государств-наследников монгольской империи Чингиз-хана. »

Казан губернасы

Төп мәкалә: Казан ханлыгы

Россия империясенең башка губерналары кебек үк, Казан губернасының да байрагы булмый. Әмма аның 1856 елның 8 декабрендә рәсми рәвештә расланган гербы була. Тасвирламасы түбәндәгечә: «Көмеш калканда алтын таҗлы, кызыл канатлы һәм койрыклы, алтын томшыклы һәм тырнаклы, кызыл телле кара аждаһа (Зилант) сурәтләнгән. Калкан өстенә император таҗы келган, ул Андрей тасмасы белән бәйләнгән алтын имән яфракларыннан үрелгән такыя белән уратып алынган»[5].

Казан губернасы гербы

Идел-Урал Штаты байрагы

Төп мәкалә: Идел-Урал Штаты

1918 елның гыйнварында Уфада узган Үзәк Россия һәм Себер мөселманнарының II съездында Казан һәм Уфа губерналарын үз эченә алган автономияле Идел-Урал Штатын төзү турында игълан ителә[6]. Шул ук вакытта Бөтенроссия Мөселман хәрби шурасы оештырыла[7]. Яңа төзелгән административ берәмлекнең байрагы күк-зәңгәр төстәге тукымадан гыйбарәт була, анда алан, төрки һәм башка халыкларда таралган ыру тамгасы төшерелгән була. 1918 елның апрелендә большевиклар хакимияте Брест солыхы ярдәмендә Кызыл армия көчләре белән бу территориаль берәмлекне юкка чыгара. Әмма җәен, Чехословакия корпусының баш күтәргән өлешләре белән берләшеп, татарлар Идел-Урал Штатының Милли административ аппаратын яңадан торгызалар. Соңрак, 1918 елның декабрендә, Бөтенроссия мөселман хәрби шурасы бүлекчәләре адмирал Колчак гаскәрләре составына кереп, 16 нчы татар полкын оештыралар.

Бөек Ватан сугышы вакытында Гитлер Германиясенең Кораллы Көчләре составында, нигездә, Идел буе халыкларыннан, шул исәптән татар, башкорт, мари, мордва һәм төбәкнең башка этник төркемнәреннән тупланган, «Идел-Урал» легионы оештырыла. Исемнәре охшаш булса да, легион хәрби хезмәткәрләренең эмблемасы һәм аерма билгеләре тарихи «Идел-Урал» дәүләте символларыннан аерыла.

Татарстан АССР байраклары

Төп мәкалә: Татарстан АССР

1920 елның 27 маенда РСФСР составында Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелә (исемдә «автономияле» термины еш кулланылмый). 1926 елгы ТАССР Конституциясе проектында байракның тасвирламасы түбәндәгечә:

ТАССР байрагы (1978—1990)
« Флаг Татарской Социалистической Советской Республики общий с Российской Социалистической Федеративной Советской Республикой, но вместо надписи «РСФСР» имеет на татарском и русском языках надпись «ТССР».
Проект Конституции ТАССР 1926 года[8]
»

1937 елгы Конституция нигезендә, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының байрагы — сабы янындагы өске сул почмагына алтын хәрефләр белән язу төшерелгән комач.

« Статья 112. Государственным флагом Татарской Автономной Советской Социалистической Республики является государственный флаг РСФСР, состоящий из красного полотнища, в левом углу которого, у древка наверху, помещены золотые буквы «РСФСР» на русском и татарском языках, с добавлением под надписью «РСФСР» буквами меньшего размера надписи «Татарская АССР» на русском и татарском языках.
Конституция ТАССР 1937 года[9]
»

1954 елда РСФСР байрагына үзгәрешләр кертелә: агач сап янында тукыманың 1/8 өлешен алып торган зәңгәр вертикаль сызык барлыкка килә. Өске өлешендә, сап янында, урак-чүкеч һәм йолдыз сурәте урнаштырыла. Татарстан АССР байрагының үзенчәлеге — бу символлар астында «ТАССР» дигән язуның булуы. Соңрак, 1978 елның 31 маенда тугызынчы чакырылыш Югары Советның чираттан тыш IX сессиясендә Татарстан АССРның яңа Конституциясе кабул ителгәч, байрактагы язу «Татарстан АССР» дип ике юлга языла башлый. Яңа байрак Конституциянең 158 нче маддәсендә рәсми рәвештә раслана:

« Статья 158. Государственным флагом Татарской Автономной Советской Социалистической Республики является Государственный флаг РСФСР, представляющий собой красное прямоугольное полотнище со светло-синей полосой у древка во всю ширину флага, которая составляет одну восьмую длины флага. В левом верхнем углу красного полотнища изображены золотые серп и молот и над ними красная пятиконечная звезда, обрамленная золотой каймой, а под ними золотыми буквами помещается надпись «Татарская АССР». Отношение ширины флага к его длине – 1:2.
Конституция ТАССР 1978 года[10]
»

Татарстан АССР байрагы турындагы нигезләмә 1981 елның 1 июнендә раслана.

Хәзерге заман

1990 елның 30 августында Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә. Башта республика исеменнән «автономияле» сүзе алына, 1992 елның 7 февралендә дәүләт рәсми рәвештә «Татарстан Республикасы» дип атала башлый[11]. Яңа милли байрак кабул ителгәнче, Татар иҗтимагый үзәгенең байрагы киң кулланылышта булган. Ул — диагональ буенча яшел һәм кызыл төсләргә бүленгән, уртасына ак ярымай һәм йолдыз урнаштырылган ике төсле әләм. Шулай ук рәссамнар Р. Ногманов һәм Ә. Мөхәммәтшин проектлары да тәкъдим ителә, алар арасында төрле төсләр комбинацияләре белән өч төсле байраклар аеруча игътибарны җәлеп итә[12].

Дәүләтнең рәсми символларын булдыру өчен махсус комиссия төзелә. Бер ел эчендә комиссия тарафыннан күп тәкъдимнәр кабул ителә. Татарстан Югары Советы герб һәм байрак эскизларын 1991 елның августында хуплый. Сурәтләрдә байракның кызыл тукымасына ике нәзек вертикаль сызык төшерелгән: беренчесе — күк төстә (анда кызыл йолдыз һәм ак ярымай тасвирланган), икенчесе — ак төстә. Бу проектта кызыл йолдыз тарихи совет чорын гәүдәләндерсә, ярымай ислам динен символлаштыра. Проект «Советская Татария» газетында басыла, әмма гамәлгә куелмый[13].

1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасының Дәүләт байрагы кабул ителә. Ул Россия Федерациясенең Дәүләт геральдика реестрына 378 нче сан белән теркәлә. Байрак авторы — Татарстанның халык рәссамы Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов. Төсләр мөһим символларны чагылдыра: яшел төс — яз һәм яңарыш, ак төс — сафлык, кызыл төс — энергия, көч һәм өлгергәнлек. Байрак — төбәк тарихында яңа этап, аның күпмилләтле халкының бердәмлеге һәм суверенитетлы булуы символы[14].

Тасвирламасы һәм символикасы

Татарстан Республикасы байрагы — яшел (өске), ак (урта) һәм кызыл (аскы) төстәге өч горизонталь буйдан торган турыпочмаклы тукыма. Бу төсләр түбәндәге мәгънәләргә ия[15]:

  • Яшел төс: яз, яңарыш һәм өмет символы.
  • Ак төс (тукыма киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә) — ниятләрнең сафлыгы, тынычлык һәм татулык билгесе.
  • Кызыл төс: көч, кыюлык, яшәү дәрте һәм тормыш символы.

Байракның зурлыгы билгеләнгән стандартларга туры килә: озынлыгы киңлегеннән ике тапкыр зуррак; яшел һәм кызыл буйлар — бертигез киңлектә, алар уртасындагы ак буй шактый тар.

Байрак рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге карары белән раслана һәм төбәк суверенитетының, милләтара татулыкның һәм тарихи тамырларының төп символы булып таныла. Дәүләт символын куллану тәртибе һәм кагыйдәләре «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» махсус канун белән билгеләнә[16][17][18][19].

Искәрмәләр

  1. Флаг Татарстана стал символом возрождения, чистоты, зрелости и силы. 100 лет ТАССР (29 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
  2. Флаг Казани (рус.). Национальная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
  3. Хайрутдинов Р. Р., Салихов Р. Р., Миннуллин И. Р., Бушканец Г. М., Измайлов И. Л., Мочёнов К. Ф. Геральдическое наследие Республики Татарстан. — М.: «Регионсервис», 2012. — 328 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-9902751-2-6.
  4. ПроГер - проект "Геральдика". www.proher.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
  5. Геральдика.ру. Герб Казанской губернии Российской империи. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2010. Архивировано 10 сентябрь 2025 года.
  6. Урало-Волжский Штат (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
  7. И.Г. Гиззатуллин. Вошуро: светлые мечты и трагический конец. КиберЛенинка. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
  8. Разработка и принятие Проекта Конституции ТАССР 1926 года :: Образовательный портал МОиН РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025. Архивировано 22 ноябрь 2010 года.
  9. Разработка, принятие и утверждение Конституции ТАССР 1937 года :: Образовательный портал МОиН РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025. Архивировано 22 ноябрь 2010 года.
  10. Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025. Архивировано из оригинала 11 сентябрь 2016 года.
  11. Декларация о государственном суверенитете Татарской Советской Социалистической Республики (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
  12. Журнал «Наука и Жизнь» № 10 (1994)
  13. Флаги Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025. Архивировано 20 декабрь 2017 года.
  14. Флаг Татарстана стал символом возрождения, чистоты, зрелости и силы. 100 лет ТАССР (29 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
  15. Государственная символика (рус.). tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
  16. О государственных символах Республики Татарстан от 14 июля 1999 (рус.). docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
  17. О государственных символах Республики Татарстан (рус.). pravo.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
  18. Закон РТ от 14.07.1999 N 2284 "О государственных символах Республики Татарстан" (с изменениями и дополнениями) (рус.). base.garant.ru. ГАРАНТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.
  19. Закон РТ N 2284 от 14.07.1999 : Республика Татарстан (рус.). 1997-2011.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 сентябрь 2025.

Әдәбият

Тема буенча өстәмә