Медицина хезмәткәрләре көне
Медицина хезмәткәрләре көне | |
---|---|
![]() | |
Кабул ителгән | 10 декабрь 1965 |
Уздырыла |
![]() ![]() |
Дата | 1950 елдан (рәсми булмаган) |
Бәйрәм чаралары | ел саен, июньнең өченче якшәмбесендә |
Медицина хезмәткәрләре көне[1] (гади сөйләм. Медиклар көне (День ме́дика)[2]; рус. День медици́нского рабо́тника) — медицина өлкәсендә эшләүче белгечләрнең һөнәри бәйрәме, Россиядә[3][4], Белоруссиядә[5], Казакъстанда[6][7], Әрмәнстанда[4], Латвиядә[8], Малдовиядә[4] ел да июньнең өченче якшәмбесендә уздырыла.
Башка дәүләтләрдә (элеккеге СССР республикаларында) бу бәйрәм төрле даталарда билгеләнә: Литвада (2001 елдан — 27 апрельдә)[9], Украинада (2023 елдан — 27 июньдә)[10], Кыргызстанда (июньнең беренче якшәмбесендә)[11], Азәрбайҗанда (2001 елдан — 17 июньдә)[12], Таҗикстанда (Әбугалисина көнендә — 18 июньдә)[13].
СССРда 1980 елда оештырылган Медицина хезмәткәрләре көне белән беррәттән, дөньяның бик күп илләрендә Халыкара табиблар көне[14] һәм аерым белгечлекләрнең һөнәри көннәре бар: Халыкара теш табиблары көне, Халыкара шәфкать туташлары көне, Бөтендөнья травматологлар көне һ.б.[15]. Россиядә дә аерым бер табиб-белгечләрнең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп узыла: Фельдшерлар көне, Неонатологлар көне, Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне һ.б.[16].
Тарихы
СССРда рәсми булмаган рәвештә бәйрәмне 1950 елдан бирле билгеләп үтәләр[17]. Рәсми рәвештә, кайбер чыганаклар буенча, медицина хезмәткәре көне СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1965 елның 10 декабрендә билгеләнә[18]. Башка чыганаклар буенча, рәсми һөнәри бәйрәм буларак СССР Югары Советы Президиумының 1980 елның 1 октябрендә чыккан «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында»гы Указы нигезендә гамәлгә кертелә[4][19].
СССР таркалганнан соң да әлеге һөнәри бәйрәм һәм аны ел да июнь аеның өченче якшәмбесендә уздыру традициясе сакланып кала. «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турынды»гы Указга күпмедер үзгәрешләр кертелсә дә, ул бүген дә Россиядә рәсми кулланылышта[20]. Медицина хезмәткәре көнен ел саен июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр[21].
Традицияләр
Медицина хезмәткәрләре көнендә Россия регионнарында төрле чаралар оештырыла: бәйрәм концертлары, сәламәтлек саклау оешмалары белгечләрен бүләкләү церемонияләре (тантаналы шартларда медицина хезмәткәрләренә мактау кәгазьләре, дипломнар һәм дәүләт билгеләре, «Россия Федерациясенең атказанган табибы» һәм «Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исемнәре бирелә)[22][23].
«Призвание» («Күңел кушуы») медицина өлкәсендәге премия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2001 елдан башлап Россиядә Беренче канал белән Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыклары тарафыннан Россиянең «Призвание» («Күңел кушуы»)[22] төп медицина премиясен тапшыру проекты тормышка ашырыла башлый. Аны ел саен, Медицина хезмәткәрләре көненә туры китереп, тантаналы шартларда тапшыралар. Соңгы 10 елда Россиянең төрле төбәкләреннән 350 гә якын табиб Премия лауреаты була[24].
Медиклар балы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәскәүдә традиция буенча елда медицина бергәлеге өчен дөньяви чара — Медиклар балы оештырыла, аннан җыелган акчаның бер өлеше хәйрия фондларына тапшырыла[25]. Балда җәмгыятьтә хөрмәткә ия булган, билгеле табиб-белгечләр һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнаша. һәр Балны традицион рәвештә дебютантлар — Россия медицина югары уку йортларының алдынгы 22 пар студенты ача[26]. Чараның нигезенә патша Россиясендә модада булган классик Вена балы форматы алынган[27].
Пирогов ордены[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче тапкыр 2020 елның 21 июненнән, Медицина хезмәткәрләре көнендә, «Коронавирус инфекциясе (COVID-19) белән көрәшкә керткән өлеш, табиблык бурычын башкарганда күрсәткән фидәкарьлек һәм югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык өчен» формулировкасы белән Пирогов ордены тапшырыла башлый[28]. Бүләкләнүчеләр арасында стационарларның, поликлиникаларның, лабораторияләрнең, ашыгыч медицина ярдәме станцияләренең, махсуслаштырылган медицина үзәкләренең һәм башка медицина оешмаларының хезмәткәрләре бар[29].
Башка чаралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу көндә (яисә бәйрәм алдыннан) Россиянең күп кенә шәһәрләрендә регионнар дәрәҗәсендәге медицина премияләрен тапшыру тантаналары уза. Мәсәлән, Свердловск өлкәсе медицина хезмәткәрләре ел саен (2002 елдан алып) «Медицинский олимп» («Медицина олимпы») Һөнәри сәләт премиясен тапшыру чараларында катнашалар[30].
Татарстан Республикасында медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә һәм һөнәри эшчәнлекне камилләштерүне стимуллаштыруга юнәлтелгән «Ел табибы — Ак чәчәкләр» конкурсы уза. 2024 елда ул 17 нче тапкыр уздырыла[31].
Бу көндә Россиянең бөтен төбәкләрендә төрле конференцияләр, фәнни-практик семинарлар һ.б. чаралар уздырыла, алар тәҗрибә уртаклашу, халыкара һәм Россия медицина бергәлекләрен берләштерү максатыннан оештырыла[32][22].
Кызыклы фактлар
- Медицина хезмәткәренең өс киеме XIX гасырда барлыкка килә. Инглиз табибы Джозеф Листер ак төстә пычрак яхшырак күренә, һәм һәр табиб санитария максатларында ак халат кияргә тиеш, дип белдерә[33].
- Борынгы грек табибы Гиппократны «медицина атасы» дип атыйлар[34].
- «Гиппократ анты» оригиналь текстын рус теленә тәрҗемә итү шактый катлаулы. Шуңа күрә аны үзгәрттеләр — төп нигезләмәләрен генә алалар. Текстны медицина учреждениеләрен тәмамлаган һәр кеше әйтә[33].
Шулай ук карагыз
- Халыкара шәфкать туташлары көне
- Гиппократ
Искәрмәләр
- ↑ Медицина хезмәткәре көне . Сalend.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023. Архивировано 22 гыйнвар 2012 года.
- ↑ Ожегов С. И., Шведова Н. Ю. Толковый словарь русского языка. — М: Российская академия наук. Институт русского языка имени В. В. Виноградова| Азбуковник, 1997. — 944 с.
- ↑ Праздничные (нерабочие) дни, профессиональные праздники и памятные дни . КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023. Архивировано 4 март 2016 года.
- ↑ 1 2 3 4 День медицинского работника в 2024 году: история и традиции праздника . Комсомольская Правда (18 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2023.
- ↑ День медицинского работника: поздравьте любимого доктора 18 июня . Sputnik. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023. Архивировано 11 июль 2017 года.
- ↑ В Казахстане отмечают День медицинского работника . Служба центральных коммуникаций при Президенте Республики Казахстан (18 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ Казахстанцы будут отмечать 35 профессиональных праздников . Tengrinews. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023. Архивировано 17 июнь 2018 года.
- ↑ Город поздравил медиков с профессиональным праздником . TV DAUTKOM (17 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ День медработника Литвы . Vis24 (27 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ Указ Президента Украины «Про День медицинского работника» . Верховная Рада Украины. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023. Архивировано 4 июнь 2018 года.
- ↑ День медицинского работника: цифры и факты . Национальный статистический комитет Кыргызской Республики (1 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ Сегодня профессиональный праздник медицинских работников Азербайджана . Азербайджанское Государственное Информационное Агентство (17 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ Алиев Ш. Без клятвы Гиппократу: почему в Таджикистане становится меньше врачей? sputniknews (18 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ 3 октября - Международный день врача . Первый Московский государственный медицинский университет имени И. М. Сеченова (1 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ Праздники в 2023 году . Мурманская Областная Клиническая больница (12 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ Профессиональные медицинские праздники . Мурманская Областная Клиническая больница. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ К истории дня медицинского работника . История медицины. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2024.
- ↑ День медицинского работника в России. Справка . РИА Новости (29 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2024.
- ↑ Праздничные дни, профессиональные праздники и памятные дни: ИЮНЬ . КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ Праздничные дни, профессиональные праздники и памятные дни: ИЮНЬ . КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ Когда отмечают День медицинского работника. История праздника. В этот день поздравляют врачей и других работников здравоохранения . РБК (23 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2024.
- ↑ 1 2 3 Олеся Роженцова. Когда отмечают День медицинского работника. История праздника . РБК (25 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ День медицинского работника 2023: история праздника, традиции и поздравления . Viascio.ru (12 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ Премия лучшим врачам России «Призвание» . Призвание (15 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ В день медицинского работника в Москве пройдет Бал медиков . РБК (16 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ Бал медиков . Бал Медиков (18 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ В день медицинского работника в Москве пройдет Бал медиков . РБК (16 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2024.
- ↑ Учреждены новые государственные награды России . История Медицины (22 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ Опубликованы указы Президента о награждении работников российских медицинских и научных учреждений орденом Пирогова и медалью Луки Крымского . kremlin.ru (21 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2024.
- ↑ В Екатеринбурге прошла ежегодная премия «Медицинский олимп» . Свердловской Областное Телевидение (16 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ «Ел табибы — Ак чәчәкләр» премиясе ияләренең исемнәре билгеле булды
- ↑ Анушевская А. День медицинского работника: история и традиции праздника . Аргументы и Факты (19 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2023.
- ↑ 1 2 День медицинского работника в 2024 году: история и традиции праздника . kp.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2024.
- ↑ Гиппократ . История медицины. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июнь 2024.