Миграция хезмәте хезмәткәрләре көне

Миграция хезмәте хезмәткәрләре көне (рус. День работника миграционной службы) — Россия Эчке эшләр министрлыгының паспорт һәм миграция исәбен алып баручы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Ел саен 14 июньдә билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Президентының 2007 елның 4 июнендәге 701 нче санлы Указы нигезендә гамәлгә кертелә[1].

Тасвирламасы

Миграция хезмәте хезмәткәре көне датасы 1992—2000 һәм 2004—2016 елларда гамәлдә булган Федераль миграция хезмәте истәлегенә билгеләнә. Хәзерге хезмәткәрләрнең бурычларына миграция өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыру һәм Россия Федерациясе гражданнарына, шулай ук чит ил кешеләренә дәүләт хезмәтләре күрсәтү (шул исәптән документлар рәсмиләштерү) керә.

Бу белгечләрнең вәкаләтләренә түбәндәгеләр керә[2][3]:

  • паспортлар рәсмиләштерү һәм тапшыру;
  • гражданнарны теркәү исәбенә алу;
  • Россия Федерациясе гражданлыгы мәсьәләләре;
  • чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга визалар бирү;
  • чит ил гражданнарына Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча булу һәм хезмәт эшчәнлеге алып бару өчен документлар бирү;
  • чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны миграция исәбенә алу;
  • законсыз миграцияне кисәтү һәм аңа чик кую буенча чараларны гамәлгә ашыру һ.б.

Миграция хезмәте хезмәткәре көне бу өлкәдә иминлекне тәэмин итүнең мөһимлеген искә төшерүгә юнәлтелгән һәм әлеге тармактагы белгечләрнең хезмәтен тану символы булып тора[4].

Тарихы

2007 елның 6 маенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль миграция хезмәтенең унбиш еллык юбилее уңаеннан "Миграция хезмәте хезмәткәрләре көнен билгеләү турында"гы Указ имзалый. Документ шушы көннән үз көченә керә. Бәйрәм итү датасы 14 июнгә билгеләнә[5].

2012 елда Федераль миграция хезмәтенең штат хезмәткәрләре саны, сак хезмәте һәм биналарга хезмәт күрсәтүчеләрне исәпкә алмыйча, 42 013 кеше дип күрсәтелә[6].

2007 елда миграция хезмәте хезмәткәрләре көнен беренче тапкыр бәйрәм иткәндә, Ульяновск шәһәрендә узган тантаналы чаралар вакытында, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле А. В. Коновалов, Федераль миграция хезмәте хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итеп:

«Менә инде 15 ел дәвамында Россия Федераль миграция хезмәтенең Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе хезмәткәрләре һәм эшчеләре барлык куелган бурычларны да югары профессиональ дәрәҗәдә хәл итәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт практикасына актив рәвештә алдынгы мәгълүмати технологияләр кертелә, хезмәт күрсәтү культурасы күтәрелә, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге киңәя. Ульяновск өлкәсе буенча Федераль миграция хезмәте идарәсе эшендәге уңай якларны билгеләп үтсәк тә, гражданлык бирү һәм халык миграциясе белән бәйле мәсьәләләрнең барысы да хәл ителмәгәнлеген һәм алда җитди һәм җентекле эш торуын аңлыйбыз… Сезгә алдагыда да Россия файдасына алып барган эшчәнлегегездә һәм куелган бурычларны бурычларны үтәүдә уңышлар телибез»[7], — дип белдерә.

Федераль миграция хезмәте 1992 елда оештырыла; 1999 елда аны Федерация эшләре, милли һәм миграция сәясәте министрлыгына үзгәртәләр. 2016 елга кадәр Федераль миграция хезмәте Россия Эчке эшләр министрлыгы карамагында була. 2016 елның 5 апрелендә Федераль миграция хезмәтен кыскарталар, аның функцияләрен кабаттан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча баш идарәсенә тапшыралар[8].

Традицияләр

Миграция контроле мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен эш урыннарында каршы ала, чөнки бу көн ял көне булып саналмый.

Традиция буенча бу көнне ведомство һәм һөнәри бүләкләр тапшыру тантаналары[9], бәйрәм концертлары[10] һәм тармак ветераннары очрашулары уза[11].

Массакүләм мәгълүмат чаралары Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләренең тарихы һәм казанышлары турында материаллар бастырып чыгаралар.

Бәйле даталар

  • Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләре көне (11 сентябрь)[12].

Искәрмәләр

  1. Указ Президента Российской Федерации от 04.06.2007 г. № 701. 2 июнь 2025 тикшерелде.
  2. Главное управление по вопросам миграции (рус.). xn--b1aew.xn--p1ai. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2025.
  3. 14 июня — День работника миграционной службы России: история и традиции (2024-06-13). 2 июнь 2025 тикшерелде.
  4. 14 июня – День сотрудника миграционной службы. Министерство общественной безопасности Челябинской области (14 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2025.
  5. Федеральная миграционная служба России — Президент России Владимир Владимирович Путин подписал Указ об установлении Дня работника миграционной службы
  6. Постановление Правительства РФ от 13 июля 2012 г. N 711 "О вопросах Федеральной миграционной службы". Гарант. Информационно-правовое обеспечение. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2024.
  7. Информационный портал United Volga — новости Поволжья — Самара, Тольятти, Ульяновск, Пенза, Саратов, Димитровград, Сызрань. / Новости / Ульяновск. Полпред Президента поздравил …
  8. У работников миграционной службы профессиональный праздник. Известия (13 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2024.
  9. 14 июня — День работника миграционной службы России: история и традиции (2024-06-13). 2 июнь 2025 тикшерелде.
  10. Георгий Полтавченко поздравил с профессиональным праздником работников миграционной службы - Официальный сайт Администрации Санкт‑Петербурга (рус.). www.gov.spb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2025.
  11. Вечер ветеранов миграционной службы 2024, Мышкинский район — дата и место проведения, программа мероприятия.. 2 июнь 2025 тикшерелде.
  12. Приказ МВД России от 11 сентября 2017 г. № 710 Об объявлении Дня подразделений по вопросам миграции системы МВД России”. 2 июнь 2025 тикшерелде.

Тема буенча өстәмә