Россия Һава Флоты көне
Россия Һава Флоты көне (Авиация көне) — очучылар, инженер-техник һәм диспетчерлар составы, бортпроводниклар һәм Россиянең авиация инфраструктурасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме[1].
Эше авиация белән бәйле булган һәркем өчен бердәм бәйрәм 1933 елда билгеләнә. Россия Федерациясендә ел саен августның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә[1].
Тарихы
Патша Россиясендә
Башта Авиация көне (Авиаторлар көне) 2 августта билгеләп үтелә (хәзер бу көнне һава-десант гаскәрләре үз бәйрәмнәрен билгелиләр)[2].
Бу көнне чиркәү календаре буенча Илья (Ильяс) пәйгамбәрне искә алу көне. Әлеге датаның сайлануы, аны армия протопресвитеры һәм флотның атасы Георгий Шавельский фатихасы белән, очучыларның күк яклаучысы дип кабул итә башлавына бәйле. Бу изгене яклаучы сыйфатында сайлаулары да, аның турындагы күктә көпчәкле арбада хәрәкәт итүе турындагы риваятькә нигезләнгән.
1910 елда Санкт-Петербургта Офицерлар һавада йөзү мәктәбе ачыла. Мәктәп территориясендә 1899 елда күктәге очучыларны яклаучы хөрмәтенә Илья чиркәве дә салына[3].
СССРда
Октябрь революциясеннән соң, 1918 елда Кызыл һава флоты төзелә. Әмма яңа дәүләт формалашуга карамастан, тагын берничә ел дәвамында Авиация көне 2 августта билгеләп үтәләр.
Әлеге дата 1925 елда гына үзгәрә, ул вакыттагы Хәрби һәм диңгез эшләре буенча халык комиссары, СССРның Революцион хәрби советы рәисе М. В. Фрунзе указы нигезендә, РККА хәрби һава көчләре начальнигының 317 нче номерлы приказы басылып чыга. Аның буенча: «Хәзерге 1925 елда һәм алга таба да Кызыл һава флоты 14 июльдә авиация һәм химия оборонасы һәм сәнәгате (Авиахим) дуслары белән берлектә бәйрәм итә»[2].
Бәйрәмнең исеме — Һава флоты (Авиация көне) көне дип СССР Халык комиссарлары Советының 1933 елның 28 апрелендәге 859 номерлы карары белән билгеләнә, датасы 18 августка күчерелә[4].
Кабул ителгән алты көнлек эш атнасы нигезендә, әлеге көн ял көненә, бер үк вакытта августның өченче якшәмбесенә туры килә. СССР Халык комиссарлары Советының 1931 елның 21 ноябрендәге "Учреждениеләрдә өзлекле җитештерү атнасы турында"гы карары белән, 1931 елның 1 декабреннән биш көнлек атна алты көнлек атнага алыштырыла, һәр айның 6, 12, 18, 24 һәм 30 ы ял көне була. 1933 елның 18 августында беренче тапкыр Авиация көне айның өченче ялына туры килә һәм 1940 елга кадәр шулай кала. Соңрак алты көнлек эш атнасы гамәлдән чыгарыла[5][6].
1940 елда, аерым бер көннәргә билгеләнгән яллар белән алты көнлек эш атнасыннан баш тартканнан соң, Авиация көне якшәмбегә туры килә, шулай ук ял көнендә билгеләп үтелә.
Масскүләм зур бәйрәм чаралары һәм һава парады планлаштырылганга, Авиация көнен ял көненә бәйләү зарурияте туа[5].
Киләчәктә, Бөек Ватан сугышыннан соң, Һава Флоты көне берничә тапкыр күчерелә. 1947—1959 елларда, аерым бер көнгә бәйләмичә, җәйге айларның берсендә ял көнендә уздырыла[5], бу вакыт аралыгында бәйрәм бер тапкыр да 18 августка туры килми. 1947 елда — 3 август, 1948 елда — 18 июль, в 1949 елда — 17 июль, 1950 елда — 16 июль, 1951 елда — 8 июль, 1952 елда — 27 июль, 1953 елда- 9 август, 1954 елда — 20 июнь, 1955 елда — 3 июль, 1956 елда — 24 июнь, 1957 елда — 30 июнь, 1958 елда — 20 июль, 1959 елда — 23 август (чыганак — шул вакыттагы вакытлы матбугат).
1960 елдан бәйрәмне августның өченче ял көненә бәйләүдән баш тарталар, һәм 18 августка күчерәләр. 1960 елдан 1971 елга кадәр бәйрәм, даими һава парадларыннан башка,18 августта гына билгеләп үтелә[5][7].
1961 елны, кеше беренче тапкыр космоска очкан елда, Авиация көнен 18 августтан (җомга) 9 июль якшәмбесенә күчерәләр, һава парадын Тушино аэродромында уздыралар[6].
Икенче искәрмә 1967 елда, Октябрь революциясенең 50-еллыгы сәбәпле, Авиация көнен 18 августтан шулай ук 9 июльгә күчерәләр һәм һава парадын Домодедовода уздыралар[8].
1971 елның 30 ноябрендә СССР Югары Советы Президиумының 2367-VIII номерлы "СССР Һава Флоты көнен бәйрәм итү турында"гы Указы басылып чыга, аның нигезендә ел саен августның өченче якшәмбесендә СССР һава Флоты көнен бәйрәм итү турында карар кабул ителә. 1972 елдан бәйрәмне августның өченче якшәмбесендә генә билгеләп үтә башлыйлар[5][9].
СССР Югары Советы Президиумының 1980 елның 1 октябрендә чыккан "Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында"гы 3018-Х номерлы Указы нигезендә тагын бер тапкыр СССР Һава Флоты көне августның өченче якшәмбесенә билгеләнүе турында раслана[5].
Россия Федерациясендә
1992 елның 28 сентябрендә Россия Федерациясе Югары Советы Президиумы "Россия Һава флоты көне бәйрәмен билгеләү турында"гы 3564-1 номерлы карар чыгара, анда бәйрәм көне августның өченче якшәмбесенә беркетелә[5][10].
Гражданнар авиациясе аэропортлары, шулай ук хәрби аэродромнар урнашкан төбәкләрдә авиация көнендә еш кына аэродромнарда күрсәтмә очышлар һәм аэропортларда споттинглар белән бергә төрле бәйрәм чаралары уздырыла[1].
Бәйрәмнең төгәл датасы күп тапкырлар алыштырылуга һәм хәзерге вакытта 3 августта билгеләп үтелүенә карамастан, күп кенә очучылар һәм авиация тармагы хезмәткәрләре төп авиация көне дип нәкъ менә 18 августны саныйлар[11].
Россия Федерациясендә Авиация һәм Хәрби-һава көчләре көннәре
- Төп мәкалә: Хәрби-һава көчләре көне
1911 елның көзендә император Николай II Севастополь авиация мәктәбенең беренче еллыгына һәм беренче офицер-авиаторлар чыгарылышына багышланган тантаналарда катнаша[12]. Шуннан соң 1911 елның 22 ноябрендә (5 декабрь) императорның югары фәрманы чыга: «Армиядә һавада йөзү буенча барлык мәсьәләләрне Баш штабның баш идарәсендә тупларга», әмма бу фәрманны гамәлгә ашыру өчен 8 ай таләп ителә. Аны гамәлгә ашыра торган указ бары тик 12 (1912 ел) август көнне барлыкка килә: хәрби министр, кавалерия генералы В. А. Сухомлинов хәрби ведомство буенча 397 нче боерык имзалана, аның нигезендә һавада йөзү һәм авиация буенча барлык мәсьәләләр генерал-майор М. И. Шишкевич җитәкчелегендәге Баш штаб баш идарәсенең һавада йөзү бүлеге карамагына тапшырыла. Соңрак бу дата Хәрби-һава көчләре көне буларак сайлана.
Россиядә аерым Хәрби-һава көчләре көнен билгеләүне Хәрби-һава көчләре Баш командующие Пётр Дейнекин тәкъдим итә. 1997 елның 29 августында Россия Федерациясе президенты Б. Н. Ельцин "Хәрби-һава көчләре көнен билгеләү турында"гы указ имзалый.
Озак вакыт дәвамында хәрби очучылар үз бәйрәмнәрен калган авиаторлар белән уртак көндә билгеләп үтүләренә карамастан, бу бәйрәмне һәм Һава флоты көнен (Авиация көнен) бутарга ярамый[13].
Башка авиация бәйрәмнәре
Авиация, ягъни Һава флоты көненнән тыш, Россиядә шулай ук авиациянең аерым тармакларына багышланган авиация бәйрәмнәре дә билгеләп үтелә:
- Хәрби-һава көчләре көне — 12 август;
- Федераль куркынычсызлык хезмәте авиациясе көне — 14 август[1];
- Авиатөзүчеләр көне — 15 август[14];
- Еракка оча торган авиация көне — 23 декабрь;
- Хәрби-транспорт авиациясе көне — 1 июнь[15];
- Гражданнар авиациясе көне — 9 февраль[1] (7 декабрьдә аерым Халыкара гражданнар авиациясе көне);
- Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясе көне — 10 май[1];
- Росгвардия авиациясе көне — 3 март[1];
- Хәрби-һава көчләре штурман хезмәте көне — 24 март[16];
- Хәрби-диңгез Флоты авиациясе көне — 17 июль[16];
- Диңгез авиациясе көне — 16 сентябрь[16];
- Авиация-космос көчләре көне — 4 октябрь[16];
- Вертолётчылар көне — 13 декабрь[16];
- Армия авиациясе көне — 28 октябрь[16].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Андрей Абрамов. День воздушного флота России в 2023 году: история и традиции праздника. Комсомольская правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2023.
- ↑ 1 2 ГКУ Московский авиационный центр. Что общего между праздником воздушного флота и Ильиным днем. ВКонтакте (2 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2023.
- ↑ День Военно-Воздушного флота. Мир тесен (17 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2023.
- ↑ Елисеев Б. П., 2023
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 К истории празднования Дня авиации в нашей стране. Ейский историко-краеведческий музей им. В. В. Самсонова. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2023.
- ↑ 1 2 12 августа — День ВВС России: когда отмечается, история, мероприятия. Известия (11 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2023.
- ↑ Приказ министра обороны СССР
- ↑ YouTube сайтында Авиапарад в Домодедово 1967
- ↑ О праздновании Дня воздушного флота СССР
- ↑ Об установлении праздника День Воздушного Флота России
- ↑ Виктор Галенко, вице-президент Русского воздухоплавательного общества. ВВС — страна чудес. Российские авиаторы 18 августа празднуют свой третий праздник в этом месяце. Московский комсомолец (19 август 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2023.
- ↑ Авиамузей — Севастопольская офицерская школа авиации. Авиару.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2023. Архивировано 13 май 2021 года.
- ↑ Виктор Галенко, Рус һавада йөзү җәмгыяте вице-президенты. ВВС — страна чудес. Российские авиаторы 18 августа празднуют свой третий праздник в этом месяце. Московский комсомолец (2015 елның 19 августы). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2023.
- ↑ 15 августа — День авиастроителя в России. Aviation Explorer (15 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2023.
- ↑ День Военно-транспортной авиации. Ростех (1 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2023.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Игорь Рявкин. Авиационные праздники. АвиаПорт (5 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 август 2023.
Әдәбият
- Елисеев Б. П. {{{заглавие}}} // Научный вестник Московского государственного технического университета гражданской авиации : журнал. — 2023.