Халыкара музыка көне
Халыкара музыка көне | |
---|---|
Рәсми исем | ингл. International Music Day, рус. Международный день музыки |
Кабул ителгән | 1973 ел, рәсми рәвештә 1975 ел |
Уздырылу урыны | бөтен илдә |
Үткәрелү көне | 1 октябрь |
Кагылышы | Халыкара музыка Советының (IMC) 15 нче Генераль Ассамблеясы карары |
Халыкара музыка көне (рус. Международный день музыки, ингл. International Music Day) Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ЮНЕСКО) карамагындагы Халыкара музыка Советы (IMC) инициативасы белән оештырыла, ел саен бөтен дөньяда 1 октябрьдә билгеләп үтелә.
Тарихы
Халыкара музыка көнен үткәрү турындагы карар 1973 елда Лозаннада Халыкара музыка Советының 15 нче Генераль Ассамблеясында кабул ителә.
Борис Ярустовский белән берлектә гамәлгә ашыра[1].
Иегуди Менухин һәм аның урынбасары Борис Ярустовский Халыкара музыка Советы әгъзаларына хат белән мөрәҗәгать итә:
Халыкара музыка Советы тарафыннан гамәлгә куелган беренче Халыкара музыка көне 1973 елда Лозаннада узган Халыкара музыка Советы Генераль Ассамблеясының 15 нче резолюциясе нигезендә 1975 елның 1 октябрендә уздырыла.
Көннең максаты:
— җәмгыятьнең барлык катламнарында музыка сәнгатен тарату;
— Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасына халыклар арасында тынычлык һәм дуслык идеалларын гамәлгә ашыру, мәдәниятләрне үстерү, тәҗрибә алмашу һәм бер-берсенең эстетик кыйммәтләренә үзара хөрмәт белән карау.
Хатта бу көнгә багышланган музыкаль чаралар планы да языла: композиторлар, башкаручылар, музыка белгечләре белән иҗади очрашулар; музыка уен кораллары, сәнгать әсәрләре һәм музыкага бәйле фотосурәтләр күргәзмәләре.
Хатның тулы тексты Халыкара музыка Советының рәсми сайтында урнаштырыла[2].
Россиядә Халыкара музыка көнен 1996 елда, совет композиторы Дмитрий Шостаковичның тууына 90 ел тулгач, билгеләп үтә башлыйлар. 1973 елда Шостакович музыка бәйрәмен гамәлгә кертергә тәкъдим итеп, Берләшкән Милләтләр Оешмасына хат җибәрә. Композитор фикеренчә, сәнгатьнең бу төре төрле халыкларга бер-берсен яхшырак аңларга һәм аларга үзара берләшергә ярдәм итә. Дмитрий Шостакович (Халыкара музыка Советы рәисе Иегуди Менухин белән беррәттән) Музыка көнен оештыручыларның берсе була[3].
Борис Ярустовский һәм Иегуди Менухин тырышлыгы белән 1 октябрь Халыкара музыка көне дип игълан ителә. Рәсми рәвештә 1975 елдан билгеләп үтә башлыйлар[1].
Россиядә бәйрәм итү традицияләре
Россиядә бәйрәм чаралары бөек композитор Дмитрий Шостакович истәлегенә багышлана. Эре шәһәрләрдә симфоник оркестрларның, хорлар һәм ялгыз башкаручыларның концертлары оештырыла. Классик музыкага аерым игътибар бирелә. Дмитрий Шостакович, Петр Чайковский, Сергей Рахманинов һәм Россиянең башка танылган композиторлары әсәрләре башкарыла. Шулай ук фестивальләр үткәрелә, аларда профессиональ музыкантлар, музыка мәктәпләре һәм консерватория укучылары чыгыш ясый.
Кайбер төбәкләрдә музыкаль сәләтен стимуллаштыра торган яшь башкаручылар өчен бәйгеләр уздырыла.
Танылган музыкачылар, композиторлар һәм дирижерлар катнашында махсуслаштырылган уку йортларында, музыка мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә ачык дәресләр, лекцияләр һәм семинарлар үткәрелә, яшь буын һәм профессиональ бергәлек арасындагы элемтәне ныгытуга ярдәм итә торган остаханәләр эшли. Музыка сәнгатенә багышланган музейларда бөек композиторларның тормыш юлларын һәм иҗатын чагылдырган күргәзмәләр ачыла. Радио һәм телевидениеләрдә музыка тарихына һәм аның җәмгыять өчен әһәмиятенә багышланган тематик тапшырулар чыга[1].
Дөньяда бәйрәм итү традицияләре
Төрле илләрдә музыка көнен төрлечә бәйрәм итәләр, әмма кешеләрне музыка аша берләштерү идеясе сакланып кала.
Төп традицияләрнең берсе — бушлай концертлар уздыру. Аларда профессиональ башкаручылар да, һәвәскәр җырчылар да катнаша ала. Музыка мәктәпләре һәм консерватория студентлары катнашында музыкаль кичәләр оештырыла. Яңа буын музыкачыларын тәрбияләүдә һәм музыкаль белем алуга юнәлдерелгән белем бирү программалары бәйрәмнең мөһим өлеше булып тора.
Ауропада классик һәм заманча музыка фестивальләре, саф һавада концертлар һәм тематик күргәзмәләр уза.
Америка Кушма Штатлары һәм Канадада яшь талантларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә: яшь музыкачылар өчен бәйгеләр үткәрелә һәм стипендия программалары төзелә.
Латин Америкасы илләрендә бәйрәм көнендә халык биюләре энергиясе белән сугарылган карнавал йөрешләре һәм музыкаль тамашалар уздырыла.
Азия илләре шулай ук бәйрәм итүдә актив катнаша. Мәсәлән, Япония һәм Көньяк Кореяда бу көнне махсус фестивальләр оештырыла, тамашада традицион милли музыка һәм заманча музыкаль юнәлешләрне ишетергә мөмкин. Бәйрәм мәдәниятара алмашу һәм төрле музыка өслүбләрен үзара баету ысулына әверелә.
Кызыклы фактлар
- Музыкаль әсәрләрне тыңлау кеше организмында физиологик үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, күңелле музыканың стресс дәрәҗәсен киметә, кәефне яхшырта һәм хәтта иммунитетны да күтәрә алуы исбатланган.
- Музыка баш мие эшчәнлеген стимуллаштыра: тикшеренүләр күрсәткәнчә, музыка баш миенең төрле өлкәләрен активлаштыра, шул исәптән ишетү, хис-кичерешләр һәм хәрәкәт күнекмәләре. Бу музыканың ни өчен акыл эшчәнлеген стимуллаштыру һәм баш миен үстерү өчен шундый көчле чара булырга мөмкин булуын аңлата.
- Музыка белән дәвалау — кешеләрнең физик һәм психик сәламәтлеген яхшырту өчен музыка ярдәмендә дәвалау формасы. Ул баш миендәге кан әйләнешенең бик нык бозылуыннан соң сөйләмне торгызырга, борчылу һәм төшенкелекне киметергә, шулай ук психик тайпылышлы кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
- Спорт белән шөгыльләнгәндә музыка тыңлау организмның физик эшкә сәләтен арттыра.
- Happy Birthday — дөньяда иң танылган җыр.
- Иң озын концерт 2001 елда Алманиянең Хальберштадт шәһәрендәге чиркәүдә башлана һәм 2640 елда тәмамланырга тиеш. Ул 639 ел дәвам итәчәк.
- Дөньяда иң озык җыр 1000 ел җырланачак. 2000 елның 1 гыйнварында Longplayer композициясе яңгырый. Ул җырлаучы Тибет касәләре өчен языла һәм озак вакытка программалаштырылган компьютер ярдәмендә идарә ителә.
- Metallica төркеме Гиннесс рекордлар китабына керә: музыкантлар барлык җиде континентта, шул исәптән Антарктидада чыгыш ясыйлар.
- Танылган музыкант Боб Марли үләр алдыннан үзенең кабере өстендәге бинада Библия, футбол тубы, гитара һәм… марихуана урнаштырырга дип васыять калдыра
- Сиэтла рэперы Noclue Гиннесс рекордлар китабына дөньядагы иң тиз рэп укучы буларак кертелә. Ул 723 сүзне 51,27 секунд эчендә укый ала.
- Бетховен, музыка яза башлаганчы, башын салкын сулы тазга тыга.
- Бетховен ишетү сәләтен югалта, ә Бах уңышсыз операциядән соң тулысынча сукырая, әмма бу сәбәпләр бөек композиторларга музыка иҗат итүгә комачауламый.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Страна 1 октября — Международный день музыки: история и традиции праздника
- ↑ Официальный сайт Международного музыкального совета (IMC, International Music Council) при ЮНЕСКО . Дата обращения: 14 октябрь 2017. Архивировано 25 сентябрь 2017 года.
- ↑ Всемирный праздник меломанов: Когда и как отмечают День музыки в России