Халыкара балаларны яклау көне
Халыкара балаларны яклау көне (рус. Международный день защиты детей; ингл. International Day for Protection of Children) — 1949 елдан бирле ел саен 1 июньдә[1][2] дөньяның күпчелек илләрендә билгеләп үтелә торган халыкара бәйрәм (кайбер дәүләтләрдә — 20 ноябрьдә үткәрелә)[3].
Төп максаты — җәмәгатьчелек игътибарын бала хокукларын яклау өлкәсендәге җитди проблемаларга: аларның яшәүгә, фикер ирегенә хокукларын тәэмин итү, көч кулланудан һәм дискриминациядән саклау зарурлыгына юнәлтү[4]. 1950 елда БМО бала хокукларын яклауны дөньякүләм өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип рәсми рәвештә игълан итә[5].
Халыкара балаларны яклау көнендә күпчелек илләрдә концертлар, спорт һәм күңел ачу чаралары, шулай ук балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән төрле хәйрия акцияләре үткәрелә: авыр чирле сабыйларга, ятимнәргә, балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә, аз керемле гаиләләрдәге балаларга ярдәм күрсәтелә.
Бу көнне төрле халыкара фондларның ирекмәннәре дөньяның икътисади яктан артта калган илләренә гуманитар ярдәм илтәләр, балалар проблемаларына игътибарны җәлеп итәләр.
Дөньяда балалар мәсьәләләренә багышланган, ким дигәндә, тагын өч истәлекле көн бар: Бөтендөнья балалар көне (20 ноябрь[6]), Агрессия корбаны булган гаепсез сабыйларның халыкара көне[7] (4 июнь) һәм Африка балаларын яклау көне (16 июнь)[8].
Килеп чыгу тарихы
1925 елда Женевада балалар иминлегенә багышланган Бөтендөнья хатын-кызлар конференциясе Балаларны яклау көнен гамәлгә кертергә һәм аны ел саен уздырырга тәкъдим итә[2]. 1926 елда бу бәйрәмне Мексикада, Төркиядә, Венгриядә һәм дөньяның башка илләрендә билгеләп үтә башлыйлар[3][9].
Бүгенге көндә 1 июньдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган Халыкара балаларны яклау көне 1949 елның 20 ноябрендә Халыкара демократик хатын-кызлар федерациясе (франц. Fédération démocratique internationale des femmes)[10] тарафыннан гамәлгә куела. Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) бу башлангычны хуплый, Бала хокуклары декларациясен кабул итә һәм балаларның хокукларын, тормышын һәм сәламәтлеген яклауны үз эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе итеп билгели[2].
Балаларның халыкара хокукларын билгели торган төп документ — БМО тарафыннан 1989 елның 20 ноябрендә кабул ителгән Бала хокуклары турындагы конвенция. Ул 1990 елның 13 июлендә СССР тарафыннан ратификацияләнә[2].
Россия Федерациясендә балаларның хокукларын 1998 елның 24 июлендәге "Россия Федерациясендә бала хокукларына төп гарантияләре турында"гы Федераль закон яклый. Ул Россия Федерациясе Конституциясендә каралган бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең төп гарантияләрен билгели[3].
Бөтен дөньяда бала хокукларын яклау мәсьәләләре
1950 елдан башлап БМО балаларны яклауны дөньякүләм өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип рәсми рәвештә игълан итсә дә, аларның хокуклары формаль яктан Бала хокуклары турындагы конвенция белән якланса да[5], дөньяның төрле илләрендә балаларның ачлыктан интегүе, хезмәт эксплуатациясенә һәм көч куллануга дучар булуы фактлары даими ачыкланып тора[1][11].
Мәсәлән, 2020 ел башына дөньяда 160 миллион бала үзен балачактан мәхрүм итә торган ялланма хезмәт белән шөгыльләнә (шуларның 79 миллионы — сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч тудыра торган хәвефле эшләр)[12].
Ел саен 1 миллиардка якын бала физик, сексуаль яки психологик көч куллануга дучар була. 2020 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчелегендә ун халыкара оешма «INSPIRE: балаларга карата көч куллануны бетерү буенча җиде стратегия» дигән проект эшләп чыгара[13].
БМОның 2023 елның гыйнвар ае мәгълүматлары буенча, дөньяның 15 илендә 30 миллионнан артык бала ризык җитмәүдән җәфа чигә (аларның 8 миллионы авыр дәрәҗәдәге физик хәлсезлек кичерә)[14].
Бәйрәм итү
Халыкара балаларны яклау көнендә күп кенә илләрдә концертлар, спорт-күңел ачу чаралары, төрле хәйрия акцияләре үткәрелә[15]. Бу чаралар авыру балаларга, ятимнәргә, балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә[16], шулай ук аз керемле гаиләләрдәге мәктәп укучыларына һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ярдәм итүгә юнәлтелә[2].
Бу көнгә багышлап, ана булуны саклкап калу һәм бала хокукларын яклауга кагылышлы төрле акцияләр уздырыла. Мәсәлән, бала төшерүгә каршы чыгучылар Халыкара балаларны яклау көнендә әле тумаган балаларның яшәү хокукын яклап акцияләр оештыралар. Чехия[17], Литва[18], Беларусь[19], Россия[20][21] һәм башка дәүләтләрдә 1 июньдә (яки аның алдыннан) үсештәге илләрдә абортлар саны арту проблемасына дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән чаралар уза.
Россиядә
Бу көнне Россиянең төрле шәһәрләрендә онкологик авырулы балаларга ярдәм итү өчен хәйрия акцияләре үтә. Мәсәлән, 2012 елдан Санкт-Петербургта Халыкара балаларны яклау көненә туры китереп, авыр хәлдәге балалар өчен акча җыюга һәм җәмәгатьчелек игътибарын балалар онкологиясе проблемаларына җәлеп итүгә юнәлтелгән «Ак чәчәк» акциясе уздырыла[16].
2013 елдан башлап ел саен 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Россиянең берничә шәһәрендә (Мәскәү, Ярославль, Краснодар, Иваново, Пенза, Самара, Казан, Түбән Новгород, Уфа, Әстерхан, Тула, Ижау)[4] Беренче каналның «Беренче бул!» («Стань первым!») хәйрия акциясе үтә. Аның максаты — сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга, ятимнәргә һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү[22].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Роженцова О. Когда отмечают День защиты детей. РБК (24 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ 1 2 3 4 5 1 июня - Международный день защиты детей. Уполномоченный при Президенте РФ по правам ребенка (1 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ 1 2 3 Международный день защиты детей 1 июня. Досье. ТАСС (1 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ 1 2 Международный день защиты детей: история и традиции праздника. РИА Новости (1 июнь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ 1 2 Конвенция о правах ребёнка. КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023. Архивировано 12 май 2022 года.
- ↑ Всемирный День ребенка. ООН. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ Миллионы детей во всем мире страдают от дискриминации. ООН (18 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ Сегодня — День защиты детей Африки. ООН (16 июнь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ 1 июня — День защиты детей: как у малышей и подростков появился свой праздник
- ↑ Воловатов В. Когда основали Международную демократическую федерацию женщин. Парламентская газета (1 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ Яушева Э. новому докладу, половина детей,разработанные стратегии для их защиты. Агентства ООН заявляют о всплеске насилия в отношении детей во время пандемии COVID-19. ЮНИСЕФ (23 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ Детский труд: глобальные оценки. ООН. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ Насилие в отношении детей. ВОЗ (29 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ ООН: 30 миллионов детей в 15 странах страдают от истощения. ООН (12 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ Международный день защиты детей. Центр гигиенического образования населения Роспотребнадзора России (1 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ 1 2 Благотворительная акция «Белый цветок». Детский хоспис (1 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ В Праге прошла демонстрация против абортов. ТАСС (1 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ Православные Литвы - против абортов. ИА REGNUM (1 июнь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ 1 июня прошла акция против абортов «Мама подари мне жизнь». Боровичская Епархия Русской Православной Церкви (1 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ В Москве и других городах России проходит акция против абортов "40 дней за жизнь". Interfax (24 март 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ Наложили запрет. Врачи откажутся от проведения абортов 1 июня. SmartNews (31 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.
- ↑ Масштабная благотворительная акция «СТАНЬ ПЕРВЫМ!» в этом году пройдёт в Чебоксарах. Первый канал (13 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2023.