Азат (газета)

«Азат» газеты 1906 елда Казанда чыккан татар милли-демократик газетасы. Ул ябылгач, аның дәвамы буларак, шул ук елда «Азат халык» газеты нәшер ителә башлый.

Тарих

«Азат»

Беренче саны 1906 елның 1 февралендә басыла. Аның нашире һәм матди яктан тәэмин итүчесе, ягъни һимаячесе Габдулла Апанаев, ә мөхәрире Галиәсгар Камал булган. Газетада Гафур Коләхмәтов, Нәҗип Думави, Мәҗит Гафури, Миргазиз Укмаси кебек әдипләр языша. Чыккан чорында газета үзендә урнаштырылган материаллар аркасында берничә тапкыр кисәтү ала һәм ике санын цензура конфискацияли. Ниһаять, 56 нчы саны чыкканнан соң, 1906 елның 30 маенда ул чыгудан туктый

«Азат халык»

«Азат»ның дәвамы буларак, шул ук елның 4 июненнән «Азат халык» газеты чыгарыла. Аның да мөхәрире Г.Камал була. Бу басмада элеккесенә караганда сул материаллар күбрәк урнаштырыла һәм бу, әлбәттә, цензура каршылыгына очрый. 15 саны чыкканнан соң, 12 сентябрьдә ул ябыла, ә Галиәсгар Камал мәхкәмә алдында җавап тотарга мәҗбүр ителә.

Чыганак

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Азат» газеты, «Азат халык» газеты // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.