Кот-д’Ивуар

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Кот-д’Ивуар Җөмһүрияте
Flag of Côte d'Ivoire.svg Кот-д’Ивуар илтамгасы
Байрак Илтамга
Кот-д’Ивуар милли гимны
Côte d'Ivoire (orthographic projection).svg
Бәйсезлек көне 1960 елның 7 августы
Рәсми телләр француз теле[1]
Башкала Ямусукро
Идарә итү формасы президент җөмһүрияте
Президент
Әлҗәзаир
Алассан Уаттара
Жанно Ауссу-Куадио
Мәйдан
• Барлыгы

322 460 км² км²
Халык тыгызлыгы

КПҮИ  0,55[3] 
Акча берәмлеге КФА франкы
Интернет-домен .ci
ISO коды CI
ХОК коды CIV
Телефон коды +225
Сәгать кушаклары UTC±00:00[d] и Африка/Абиджан[d][4]
Җини коэффициенты 37,2[5]
Балигъ булу яше 21

Кот-д’Ивуар республикасы (фр. République de Côte d'Ivoire [ʁepyˈblik də kot diˈvwaʀ] ; 1986 елга кадәр рәсми рәвештә Фил Сөяге Яры Республикасы дип тәрҗемә ителгән)- Көнбатыш Африкадагы дәүләт. Либерия, Гвинея, Мали, Буркина-Фасо һәм Гана кебек илләр белән чиктәш. Көньяктан Атлантик океан сулары белән юыла. Франциянең элеккеге колониясе.

Илдә 60 тан артык этник группа санала. Башкаласы - Ямусукро, илнең төп шәһәре - Абиджан. Рәсми тел - бауле, дьюла, бете. Төп милли бәйрәм - Азатлык игълан иткән көн (1960 елның 7 августы).

Табигый шартлар

Кот-д’Ивуар картасы

Кот-д’Ивуарда күбесенчә тигез рельеф өстенлек итә, көньякта - дымлы тропик урманнар белән, төньякта озын үләнле саванналар белән капланган. Климат — экваториаль һәм субэкваториаль. Уртача температура— + 26° - + 28°. Еллык явым-төшем күләме— 1100 мм-5000 мм.

Табигый ресурслар — нефть, газ, алмаз, марганис, тимер рудалары, кобальт, боксит, бакыр,алтын, никел, тантал. Төп елгалар — Сасандра, Бандама һәм Комоэ.

Кот-д’Ивуарда шакаллар, шимпанзе, крокодиллар яши.

Дәүләт төзелеше

Кот-д’Ивуар - президент республикасы. Президент турыдан-туры сайлау ярдәмендә 5 елга бер сайланыла.

Халкы

Халык саны - 21,1 млн.

Еллык үсеш - 2,1%.

Туу күрсәткече - 32 гә 1000.

Үлем күрсәткече - 11 гә 1000.

Уртача гомер озынлыгы - ирләрнеке 55 ел һәм хатын-кызларныкы - 57 ел.

Шәһәр халкы - 49%.

Этник состав — аканнар 42 %, гурлар 17 %, төньяк манде 16 %, кру 11 %, көньяк манде 10 % һәм башкалар.

Диннәр

Дин тотучылар — мөселманнар 39 %, христианнар 33 %, абориген культы 11 %, атеистлар 17 %.

2020 елда: Мөселманнар ― 49,2 %, католиклар ― 17,2 %, евангелистлар ― 11,8 %, методистлар ― 1,7 %, башка христианнар ― 3,2 %, анимистлар ― 3,6 %, башка диннәр ― 0,5 %, бернинди дингә дә ышанмаучылар ― 19,1 % [6].

татар. шәһәренең Зур мәчете

Икътисад

Төп өстенлекләре: какао (беренче урын) һәм каһвә (3 урын) җитештерелә. Нефть һәм газ сәнәгате үсеп килә. начар яклары: стабильлек булмау һәм каһвә-какаога бәйлелек.

Экспорт — 8,7 млрд долл. 2009 елда — какао, каһвә, үзагач, нефть, мамык, банан, ананас, балык.

Төп сатып алучылар — Нидерландлар 13,9 %, Франция 10,8 %, АКШ 7,8 %, Германия 7,2 %, Нигерия 7 %, Гана 5,6 %.

Импорт — 6,5 млрд долл. в 2009 елда — нефть продуктлары, сәнәгать товарлары, азык-төлек.

Искәрмәләр

Сылтамалар