Мамык (үсемлек)

Мамык (Gossypium) — мальвалар үсемлек төреннән булган, көньякта игелә торган берьеллык үләнчел үсемлек, яки куак. Мамык — мөһим техник культура, дөньякүләм җитештерелгән сүснең 50% ын тәшкил итә.

Үзәк тамыр системасы көчле. Чәчәкләре эре, ак, сары төсләрдә. Үзеннән серкәләнүче үсемлек. Җимеше — тартмачык, 3—5 капкач белән ачыла. Күн санлы орлыклар озын ак төкчәләр белән канланган, алар — орлык тарату өчен җайланма. Төкчәләрнең озынлыгы 50—60 мм га җитә.[7]

Мамык үсемлеге җылылык, кояш, уңдырышлы туфрак һәм дым ярата. Гадәттә аны җирне ясалма сугару юлы белән үстерәләр. Мамык үсемлегенең биеклеге — метр яки метр ярым. Чәчәкләре эре. Җимеше булып орлык тартмачыгы пәйда була. Өлгергәннән соң аның капкачлары ачыла һәм аннан йомшак сүсле ак масса килеп чыга. Барыннан да элек аны Һиндстанда, аннан сон Кытайда һәм Мисырда үстерә башлаганнар. Башка илләрдән элегрәк һиндстанда киҗе-мамыктан җинел, нәфис тукымалар һәм төрле төстәге менә дигән ситсылар эшли башлаганнар. Хәзер мамыкны Һиндстанда, АКШта, Кытайда, Бразилиядә һәм башка илләрдә үстерәләр. Элекке ССРБда ул Урта Азия республикаларында һәм Кавказ артында үсә.

Тартмачыктагы йомшак массаны астында орлыклары бул. Орлыгын гомуми массадан аерып алуы бик җиңел түгел. Олыклары җепселләр, ягъни бик нечкә, озын һәм кыска сүсләр белән чуалган. Киндер һәм җитеннең сүсләре — сабакларында булса, мамык үсемлегенең — орлыкларында була.

Орлыкларыннан шулай ук май сыгып чыгаралар. Ул консерв сәнәгатендә кулланыла һәм маргарин эшләүгә китә. Болардан тыш, мамык маен сабын кайнатуда кулланалар, аннан гөлсирин һәм стеарин алалар. Мамык маен сыкканнан соң түп кала. Ул — туклыклы терлек азыгы. Майны сыгу процессында калган башка калдыклардан гудрон аерып алалар. Аны юлның каты түшәмәсенә һәм кызуга түзүчән лаклар җитештерүдә кулланалар. Орлык кабыклары этил һәм метил спирты ясауга китә. Сабаклары — ягулык һәм төзү материалы булып хезмәт итә. Яфракларыннан исә алма һәм лимун кислотасы алырга була.

undefined

Искәрмәләр

  1. United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
  2. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 49(2) / за ред. Ф. Гомэй — 1984. — Т. 49(2). — С. 94.
  3. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  4. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052
  5. 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — С. 309. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  6. Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 693.
  7. Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит230, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-10-15 

Чыганаклар

  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.

Төркемнәр