Соры аю
Соры аю, көрән аю яки гади аю (лат. Ursus arctos) — куе йонлы, авыр гәүдәле имезүче ерткыч хайван.
Соры аю — тайга зонасында тереклек итүче ерткычларның иң эресе. Бик хәрәкәтчән хайван: ул тиз йөгерә дә, сикерә дә, агачка да менә, йөзә дә белә. Караңгы урманнарны ярата, шуңа күрә Идел-Каманың төньяграк районнарында яши. Үзенең балаларын ияртеп, ана аюның Татарстан районнарына да керүе билгеле. Мәсәлән, 2014 елның җәендә алар Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча районнары урманнарында күренгәләгән.[14] Бу эре ерткыч төрле азык белән туклануы ягыннан башка ерткычлардан аерылып тора, һәм аның рационын күбрәк үсемлек азык тәшкил итә. Кышын аю өнендә йокыга тала. Анда ана аю гадәттә 1—2 бала тудыра. 100—120 кг лы аю нибары 500 г авырлыктагы балалар тудыра. Көрән аю Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Күрше Башкортстанда меңгә якын аю яши.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
- ↑ 1 2 3 Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
- ↑ Grzimeks Enzyklopädie (нем.) — 1 — München: Kindler Verlag, 1988. — Vol. 3. — S. 498.
- ↑ Wildscreen ARKive (ингл.) — 2003.
- ↑ 1 2 3 4 5 Кызыл китап — 1964.
- ↑ Idaho Species (ингл.)
- ↑ Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — С. 243. — ISBN 978-3-662-46270-6 — doi:10.1007/978-3-662-46270-6
- ↑ 1 2 Portál informačního systému ochrany přírody (чеш.) — Agentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World (ингл.) — 1 — 2005.
- ↑ http://www.keio-kampo.jp/vc/catalog/herbs/fel-ursi.html
- ↑ Kyoto Encyclopedia of Genes and Genomes (ингл.)
- ↑ ТЯ, 1.7.2014 саны.
Чыганак
- Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит193 2016 елның 5 март көнендә архивланган.