Караганда
Караганда (каз. Qarag'andy, Қарағанды) — Казакъстанда урнашкан шәһәр, Караганда өлкәсе үзәге. Казакъстанның сәнәгый, мәдәни һәм фәнни үзәкләренең берсе.
Зурлыгы буенча ул Алматы, Нурсолтан һәм Чимкент шәһәрләреннән соң дүртенче урында.
Унтугызынчы гасырда далада күмер табыла, тора-бара бирегә руслар килеп күмер табу белән шөгыльләнә башлаган, соңыннан аларга француз һәм инглиз эшкуарлары кушылган. Күмер табу киң җәелә башлагач, 1931 елда Караганды эшчеләр бистәсе төзелә.
1934 елның 10 февралендә Караганда шәһәр статусын ала. Биредә казах, рус, татар, украин, алман, кореялы, белорус, азәрбайҗан, үзбәк, калмык, чәчән һәм башка милләтләрдән торучы ярты миллион кеше яши.[1]
Җәй эсселеге һәм корылыгы белән аерылып торса, кышкы температура миныс 30 градуска кадәр җитә, көзләр гадәттә бик яңгырлы килә. Вакыт исә Мәскәү вакытыннан ике сәгатькә алда бара.
Караганды шәһәре үзенең шахталары һәм АЛЖИР, Карлаг дигән лагерьлары белән дә мәгълүм. Биредә А. Солженицын, Н.Заболоцкий, Л.Гумилев кебек күренекле шәхесләр тоткынлыкта булган.
Халык
Танылган шәхесләр
татарлар
- Шамил Шаһидуллин - Казакъстан һәм Русиянең театр һәм кино артисты (1968-2011)
- Анатолий Юнысов (1934-1997), машина йөртүче,
Социалистик Хезмәт Каһарманы (1986).
башкалар
- Әхмәт Кадыйров,
Чечня президенты (2003-2004).
Искәрмәләр
- ↑ Кайда-кайда? Карагандада!
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
- ↑ 1 2 Перепись населения Республики Казакъстан 2009 года. Население Республики Казакъстан (том 1) (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-02-27, retrieved 2013-11-05